Менделеевск яңалыклары

Менделеевск районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Шәһәрнең кыяфәте үзгәрешләр кичерәчәк

Районның баш архитекторы Равил Хәбиров шәһәр инфраструктурасына үзгәрешләр кертү буенча шәһәр төзелеше советы карары белән таныштырды. Аның сүзләренчә, мәйданда тыл хезмәтчәннәренә, сугыш чоры балаларына һәйкәл һәм районның Мактау тактасын урнаштырып, Җиңү аллеясын үзгәртеп кору планлаштырыла. Ленин һәйкәлен шундый исемле скверга күчерүне исәпкә алып, район хакимияте бинасы алдындагы мәйданда төзекләндерү эшләре...

Районның баш архитекторы Равил Хәбиров шәһәр инфраструктурасына үзгәрешләр кертү буенча шәһәр төзелеше советы карары белән таныштырды.

Аның сүзләренчә, мәйданда тыл хезмәтчәннәренә, сугыш чоры балаларына һәйкәл һәм районның Мактау тактасын урнаштырып, Җиңү аллеясын үзгәртеп кору планлаштырыла. Ленин һәйкәлен шундый исемле скверга күчерүне исәпкә алып, район хакимияте бинасы алдындагы мәйданда төзекләндерү эшләре үткәреләчәк. Скверны "Юность" район мәдәният йорты белән рәттән ясау ниятләнә. Шәһәрнең өченче микрорайонында Нефтьчеләр проспекты барлыкка киләчәк.
- Аны иҗтимагый оешмалар, ветераннар хәрәкәте активистлары, районда теркәлгән партия лидерлары хуплаганда гына, бу карар гамәлгә ашырылачак, - дип аңлатма кертте район җитәкчесе Валерий Чершинцев.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Менделеевск Менделеевск яћалыклары шђџђрдђ њзгђрешлђр