Менделеевск яңалыклары

Менделеевск районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Штрафны барыбер түләргә кирәк булачак

Юл хәрәкәте кагыйдәләрен тупас бозуны профилактикалауның төп формаларыннан берсе - җәзаның котылгысызлыгы принципы. Үлемгә китерүче һәлакәтләр статистикасында өч сәбәп лидерлыкта: каршы полосага чыгу, тизлек режимын арттыру, җәяүлеләргә өстенлек бирмәү. Агымдагы елның 23 июленнән 196 нчы федераль закон гамәлгә кертелгәннән соң, машина йөртүгә хокук таныклыгын алу кебек чара юкка чыгарылды. ЮХИДИ...

Юл хәрәкәте кагыйдәләрен тупас бозуны профилактикалауның төп формаларыннан берсе - җәзаның котылгысызлыгы принципы.
Үлемгә китерүче һәлакәтләр статистикасында өч сәбәп лидерлыкта: каршы полосага чыгу, тизлек режимын арттыру, җәяүлеләргә өстенлек бирмәү. Агымдагы елның 23 июленнән 196 нчы федераль закон гамәлгә кертелгәннән соң, машина йөртүгә хокук таныклыгын алу кебек чара юкка чыгарылды. ЮХИДИ бүлеге начальнигы Тәлгат Фазлыев сүзләренчә, бу административ җәзаларны үтәү буенча эшнең нәтиҗәлелеген сизелерлек киметте.
- Җәзаның котылгысыз булу принципы эшләми, - дип аңлата хәлне Тәлгат Галиәхмәтәвич. - Штраф суммасы һәм хокук бозу очраклары күпме булуга карамастан, барыбер түләргә туры киләчәк. Бу очракта РФ Административ хокук бозулар кодексының 20.25 нче маддәсе 1 нче өлешендә билгеләнгән җәзаны куллану буенча эшчәнлекне активлаштыру штраф түләмәүчеләргә карата йогынтының төп профилактик чарасы булып тора.
Юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозып, административ җәзага тартылган машина йөртүчеләрнең бурычларын ничек түләтергә соң? Юл хәрәкәтендә катнашучылардан шул турыда сораштык.
Рәйсә Әхмәтова, юл һәлакәте шаһиты:
- Күптән түгел юл һәлакәте шаһиты булдым. Бәхеткә каршы, автомобильләр генә зыян күрде, җитди механик җәрәхәтләр алды. Соңрак ачыкланганча, гаепле машина йөртүче һәм аның пассажиры исерек булганнар. Соңгысы күптән түгел җәяүлеләр армиясенә өстәлгән, шундый ук закон бозу өчен ул автомобиль йөртү хокукыннан мәхрүм ителгән. Андыйларга карата ДАИ хезмәткәрләре махсус чаралар - 15 тәүлеккә кадәр арест яки 50 сәгатькә кадәр мәҗбүри эш кулланырга хокуклы. Алар, мисал өчен, ишегалды себерүчеләр сафын тулыландырырга мөмкин. Бигрәк тә хәзер, урамда шулкадәр күп кар яуганда!
Вадим, юридик факультет студенты:
- Минемчә, Дәүләт автоинспекциясе хезмәткәрләре эчке эшләр бүлегенең көч һәм средстволарын комплекслы куллануны гамәлгә ашыру белән штраф түләүнең законда билгеләнгән вакытын үтәмәгән шофёрларны ешрак тикшерергә тиешләр. Бурычлыларга билгеләнгән сумманы икеләтә арттырып түләтүне кертү зарур. Шул ук вакытта штраф суммасы да көчендә кала. Минем машина йөртү тәҗрибәм зур түгел, андый хәлләрдән качарга тырышам. Закон яклы гражданин буларак штраф түләүне сузмас идем.
Наталья Шәфыйкова, суд приставларының Менделеевск районара бүлеге начальнигы урынбасары:
- Түләнмәгән штрафлар, салым, алимент, кредитлар буенча бурыч - безне борчый торган мәсьәләләр. Күптән түгел генә без Дәүләт автоинспекциясе белән тыгыз элемтәдә эшли башладык. Бигрәк тә Яңа ел һәм Раштуа бәйрәмнәре алдыннан бурычлыларның чит илгә чыгуын чикләү, минемчә, тәэсирле чара. Ел башыннан андыйларга илебез чикләрен үтеп чыгуны чикләү турында 24 карар чыгарылды. Җәй азагыннан трассада эшләүче "юл приставлары" безгә ярдәм итә. Бу аппаратлы-программалы комплекслар автоматик режимда йөртүчеләренең бурычлары булган автомобильләрнең дәүләт номерларын таныйлар. Соңгы өч айда үзара хәбәрләшеп 230 меңнән артык штраф түләтелде, кредит буенча бурычы булган бер машина хуҗасы тоткарланды һәм автомобиле сатуга куелды. Шундый юл белән без җәзаның котылгысыз булу принципын гамәлгә ашырабыз.

Роза Шәрәфиева

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Менделеевск Менделеевск яналыклары ДАИ тђрђзђсе