Менделеевск яңалыклары

Менделеевск районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Шумный күперендә боз вату эшләре алып барыла

Район территориясендә язгы ташуга әзерлек турында ТР МЧС район бүлеге начальнигы Айдар Әхмәдуллин муниципалитетта узган эшлекле киңәшмәдә сөйләде.

Су басу куркынычы булган Тойма елгасы үзәнендә тиешле эшләр башкарыла. Чулманда боз калынлыгы бер метр тәшкил итә, Тойма елгасында – 60 сантиметр. Шулай ук Абалач, Монаш һәм Иске Гришкин авыллары җирлекләрендә су басу мөмкин булган урыннар борчылу тудыра.

– Менделеевлыларга мөрәҗәгать итәсем килә. Шәһәрдә кар өемнәре һәм боз белән капланган урамнар бар. Шәхси йортлар алдын беркем дә чистартмаячак, шуның өчен анда яшәүче һәр кеше үз өстенә җаваплылык алып, территорияне мөстәкыйль рәвештә тәртипкә китерергә тиеш, аеруча шәхси секторда, – дип игътибарны юнәлтте А.Әхмәдуллин.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев