Менделеевск яңалыклары

Менделеевск районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Шушы көннәрдә тыл һәм хезмәт ветераны Галия Хисмәтуллина 90 яшен билгеләде

Казанда туган кыз күп балалы гаиләдә тәрбияләнә. Бөек Ватан сугышы башлангач, ундүрт яшьлек кыз госпитальдә эшли, аннан соң өлкәннәр белән бергә сугышчыларга Ленин орденлы фабрикада җылы киемнәр тегә. Аларның девизы: «Барысы да фронт өчен, барысы да җиңү өчен” була.

Казанда туган кыз күп балалы гаиләдә тәрбияләнә. Бөек Ватан сугышы башлангач, ундүрт яшьлек кыз госпитальдә эшли, аннан соң өлкәннәр белән бергә сугышчыларга Ленин орденлы фабрикада җылы киемнәр тегә. Аларның девизы: «Барысы да фронт өчен, барысы да җиңү өчен” була. Сугыштан соңгы елларда Тоймадан фронтовик Шәмгулла белән таныша. Гаилә коргач ике бала: ул һәм кыз тәрбияләп үстерәләр. Уллары Равил гаиләсе белән Красноярскийда яши. Кызлары Зөлфия, лаеклы ялда булуына карамастан Л.Карпов ис. химзаводның хлорлы барий цехында эшләвен дәвам итә. Галия Набиулловнаның эш стажы 43 ел, ул үзе дә әлеге цехта озак еллар эшләгән. Моннан тыш сәүдә өлкәсендә сатучы, буфетчы, склад мөдире булып хезмәт куйган. Ветеран күпсанлы Мактау кәгазьләрен кадерләп саклый.
Юбилярны район башкарма комитеты җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары вазифасын башкаручы Айдар Сәфәргалин, "Карповчы " ТИС рәисе Гөлсинә Заһретдинова, якыннары, туганнары котладылар.
Айдар Нәгыймович район җитәкчесе Радмир Беляев исеменнән Галия Нәбиулловнага чәчәк бәйләме һәм бүләк тапшырды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев