Символлар һәм аллегорияләр теле
469
0
0
Истәлекле дата алдыннан газета редакциясенә менделеевлылардан берничә шалтырау кабул ителде. Алар шәһәр символикасы турында тулырак белергә телиләр - Менделеевскиның үз гербы кайчан барлыкка килгән, ул нәрсәне аңлата һәм авторлары кем. Шәһәрнең үз гербы булу хокукы Россиядә унсигезенче гасыр ахырында барлыкка килә, хәер, герблар турында феодаль җәмгыять заманыннан ук билгеле. 1781...
Истәлекле дата алдыннан газета редакциясенә менделеевлылардан берничә шалтырау кабул ителде. Алар шәһәр символикасы турында тулырак белергә телиләр - Менделеевскиның үз гербы кайчан барлыкка килгән, ул нәрсәне аңлата һәм авторлары кем.
Шәһәрнең үз гербы булу хокукы Россиядә унсигезенче гасыр ахырында барлыкка килә, хәер, герблар турында феодаль җәмгыять заманыннан ук билгеле.
1781 елда Екатерина II тарафыннан Казанның һәм Казан губерниясе өяз шәһәрләренең герблары раслана, алар арасында хәзерге Арча, Лаеш, Мамадыш, Свияжск, Тәтеш, Чистай, Алабуга була. Совет чорында рәсми статусы булмаган гербка охшаган эмблемалар үсеш ала. Татарстанның территориаль геральдикасында яңа сулыш 2002 елда, Татарстан Республикасы Президенты каршында Геральдик Совет төзегәннән соң башлана. Мондый эшнең беренче әһәмиятле нәтиҗәсе булып 2007 елда республиканың барлык районнары өчен гербларны һәм флагларны эшләү һәм раслау тора.
2007 елның 5 мартында район башлыгы Рөстәм Гафаров эгидасында Менделеевск муниципаль район Советы гербны һәм флагны раслый, алар Россиянең һәм Татарстанның Дәүләт геральдика реестрларына кертелә. Герб символлар һәм аллегорияләр телендә Менделеевск районының табигый, икътисадый һәм тарихи үзенчәлекләрен чагылдыра.
Тасвирламасында әйтелгән: "Көмеш басуда баганадан төзелгән зәңгәрсу фигура, сурәте белән химик колбага ошаган, бу район икътисадының әйдәп баручы тармагын - химия промышленностен символлаштыра. Алтын каешта көмеш ыңгырчак һәм аның астында ике энәсе аска караган көмеш дага; фигура ян-ягыннан караңгы кызыл лилияләр белән озатыла". Фигураның зәңгәрсу төсе Кама сусаклагычы ярында урнашкан район тормышында мөһим роль уйнаучы зур су киңлекләренә күрсәтә. Лилияләр районның табигый байлыкларын, биредәге урыннарның матурлыгын символлаштыра. Ыңгырчак һәм дага Менделеевлар ыруының фамилия гербыннан алынган. Бу элементлар белән районның тарихи үткәненә, өлешчә алганда, биредә эшләгән һәм исеме белән Менделеевск шәһәре аталган бөек галим Дмитрий Иванович Менделеев мирасына хөрмәт ассызыклана".
Болардан тыш, алтын (сары төс) - уңыш, байлык, тотрыклылык, хөрмәт һәм интеллект символы.
Көмеш (ак) - ачыклык, гөнаһсызлык символы.
Кызыл төс - батырлык, көч һәм матурлык, бәйрәм символы.
Зәңгәрсу - югары омтылышлар, намус, дан, тугрылык, үлемсезлек символы.
Гербның идеясе: Илнур Миңнуллин (Казан). Герб ТР Президенты каршындагы Геральдика советы һәм Рамил Хәйретдинов (Казан), Радик Салихов (Казан), Константин Мочёнов (Химки), Оксана Афанасьева (Мәскәү), Вячеслав Мишин (Химки) составындагы Геральдчылар союзы белән берлектә эшләп бетерелде.
Гербның кабул итү моментыннан менделеев-лыларның күбесен бер сорау борчый: дага ничек дөрес урнашырга тиеш - энәләре белән аскамы, әллә өскәме? Без ачыклаганча, даганың энәләре белән өскә караган "дөрес" урнашуы геральдик традициягә түгел, халык магиясенә кагыла. Безнеке кебек дагалар Россиянең күп танылган фамилияләре гербларын бизәгән, шул исәптән Менделеевларныкын да. Ә хәзер аларны Тосно, Шебекино, Ковель һәм башка шәһәрләр гербларында күрергә була.
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз
Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
-
20 апрель 2021 - 16:06Менделеевскида Виктор Соловьев исемендәге II муниципаль олимпиада узды С. Гассар ис. Мәдәният сараенда Туган якны өйрәнү музее белән берлектә Виктор Соловьев исемендәге II муниципаль олимпиада узды.3800
-
20 апрель 2021 - 15:11Теннис баталияләре Россия махсус олимпиадасы кысаларында «Батыр» спорт мәктәбендә өстәл теннисы буенча XVI республика ярышларының зона этабы узды.4600
-
20 апрель 2021 - 08:36Михаил Чаговский: «Мин сугышның икенче ягын күрдем» Һәр ветеранның үз язмышы. Михаил Константиновичныкы да үзенчәлекле. «МН» журналисты Рәхилә Мирзаянова элеккеге концлагерьлар тоткыны белән очрашты һәм аның сугыш елларында күргәннәре, тыныч тормыштагы лаеклы эшчәнлеге турында белеште.5200
-
19 апрель 2021 - 16:22Изгелек эшләргә ашыгыйк Менделеевскида мохтаҗ гаиләләргә ярдәм күрсәтелә.5900
-
19 апрель 2021 - 16:21Менделеевск районына тернәкләнү узарга өч медицина хезмәткәре килде Ковидлы авырулар белән эшләүче медиклар «Шифалы су-Ижминводы» санаториендә реабилитация уза.6200
-
19 апрель 2021 - 16:19Волейбол буенча Ачык Беренчелек узды Туган телләр һәм халыклар бердәмлеге елы уңаеннан «Батыр» спорт мәктәбендә 2009-2010 елда туган кызлар һәм аннан да кечерәкләр арасында тренер В. М. Наборщиков истәлегенә волейбол буенча Ачык Беренчелек узды.7100
-
19 апрель 2021 - 16:18Гөрләвекләр акканда Песәй мәдәният йортында «Гөрләвекләр акканда...» дип исемләнгән театрләштерелгән тамаша булып узды.5500
-
19 апрель 2021 - 11:25Менделеевскида фестиваль хәрәкәте тәмамландыЙомгаклау концертын Карпов исемендәге химзаводның үзешчән артистлары тәкъдим итте.8300
-
16 апрель 2021 - 11:22Менделеевскида «Аммоний» һәм «Менделеевсказот» җәмгыятьләре хезмәткәрләре катнашында район халык иҗаты фестивале уздыС. Гассар исемендәге Мәдәният сараенда «Аммоний» АҖ һәм «Менделеевсказот» ҖЧҖ хезмәткәрләре катнашында ХХ район халык иҗаты фестивале булды.13800
-
15 апрель 2021 - 14:23КҮҢЕЛЛЕ ӘЛИФБА #19 / "Ө" хәрефе Татар әлифбасын балалар белән бергә өйрәнәбез.18300
-
15 апрель 2021 - 14:33Менделеевскида яшәүче Айгөл һәм Рәис Хәйретдиновлар бриллиант туйларын билгеләделәр Айгөл һәм Рәис Хәйретдиновлар кулга-кул тотынышып, мәхәббәт һәм тугрылык юлыннан 60 ел бергә атлыйлар.14500
-
14 апрель 2021 - 14:48Чиратагы авыл хуҗалыгы ярминкәсе узды Узган шимбәдә «Юность» район мәдәният йорты мәйданында иртә белән сәүдә рәтләре җәелдерелде.14100
© 2011 - 2021. Менделеевск яӊалыклары (Менделеевские новости). Все права защищены.
© ТАТМЕДИА. Все материалы, размещенные на сайте, защищены законом.
Перепечатка, воспроизведение и распространение в любом объеме информации,
размещенной на сайте, возможна только с письменного согласия редакций СМИ.
При поддержке Республиканского агентства по печати и массовым коммуникациям «ТАТМЕДИА».
Наименование СМИ: Менделеевск яӊалыклары (Менделеевские новости)
№ свидетельства о регистрации СМИ, дата: ЭЛ № ФС 77 - 73819 от 28.09.2018
выдано Федеральной службой по надзору в сфере связи,
информационных технологий и массовых коммуникаций
ФИО главного редактора: Искандарова Джулия Анатольевна
Адрес редакции: 423650, Республика Татарстан, Менделеевский р-н, г. Менделеевск, ул. Фомина, д. 20
Телефон редакции: (85549) 2-14-55
Политика о персональных данных
Антикоррупционная политика
© ТАТМЕДИА. Все материалы, размещенные на сайте, защищены законом.
Перепечатка, воспроизведение и распространение в любом объеме информации,
размещенной на сайте, возможна только с письменного согласия редакций СМИ.
При поддержке Республиканского агентства по печати и массовым коммуникациям «ТАТМЕДИА».
Наименование СМИ: Менделеевск яӊалыклары (Менделеевские новости)
№ свидетельства о регистрации СМИ, дата: ЭЛ № ФС 77 - 73819 от 28.09.2018
выдано Федеральной службой по надзору в сфере связи,
информационных технологий и массовых коммуникаций
ФИО главного редактора: Искандарова Джулия Анатольевна
Адрес редакции: 423650, Республика Татарстан, Менделеевский р-н, г. Менделеевск, ул. Фомина, д. 20
Телефон редакции: (85549) 2-14-55
Электронная почта редакции: paradox_12@mail.ru
Учредитель СМИ: АО «ТАТМЕДИА»Политика о персональных данных
Антикоррупционная политика
Телефон АО «ТАТМЕДИА»: (843) 222 09 84