Менделеевск яңалыклары

Менделеевск районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Система һәм колония юбилеена

Россиянең Җинаять-башкарма системасына - 135, унынчы холык төзәтү колониясе оешуга 50 ел тулу уңаеннан тантаналы чара узды. Колониянең актлар залында учреждениене үстерүгә, материаль-техник базасын ныгытуга өлеш керткән ветераннар да бар иде. Очрашуны колония начальнигы вазыйфаларын башкаручы Руслан Йосыпов ачты. - Бүгенге чарада катнашучы ветераннарыбыз Раил Сәмигуллин, Рәфкат Әхмәтов, Фаил Кәримов...

Россиянең Җинаять-башкарма системасына - 135, унынчы холык төзәтү колониясе оешуга 50 ел тулу уңаеннан тантаналы чара узды.
Колониянең актлар залында учреждениене үстерүгә, материаль-техник базасын ныгытуга өлеш керткән ветераннар да бар иде.
Очрашуны колония начальнигы вазыйфаларын башкаручы Руслан Йосыпов ачты.
- Бүгенге чарада катнашучы ветераннарыбыз Раил Сәмигуллин, Рәфкат Әхмәтов, Фаил Кәримов - Ватанга фидакарь хезмәт итү үрнәге. Сез җәмгыятьне, дәүләтне закон бозучылардан саклауда армый-талмый тырыштыгыз, - диде Руслан Досович.
Җыелганнарны ветераннар советы рәисе Тамара Тунгускова сәламләде һәм коллегаларына җылы теләкләрен җиткерде. Россия буенча Җинаять-башкарма системасы идарәсе юбилее уңаеннан Рөстәм Сираҗетдиновка эчке служба капитаны званиесе бирелде. Ветераннар хезмәт итү вакытында җинаять-башкарма сәясәтен гуманлаштыру чоры, ярты гасырлы традицияле учреждениенең җинаять кылучыларны тәрбияләүдә туплаган тәҗрибәләре, производствоны үстерүдәге уңышлары турында сөйләделәр. Подполковник Руслан Йосыпов очрашу истәлеге итеп кунакларга бүләкләр тапшырды.

Фәймә Вахриева

Рәис Сәхапов фотолары

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Менделеевск колония вакыйга