Скандинавча яшәү
1093
0
0
Вәсилә Мортазина Һәр кичне Набережная урамында сез чаңгыныкына охшаган таяклар тоткан энергияле ханымны очрата аласыз. Чаңгыларын югалткан дип уйламагыз, ул безнең шәһәр өчен гадәти булмаган "скандинавча" йөрү белән шөгыльләнә. Бу ханым - 1 нче мәктәпнең география укытучысы Рушания Гыйльметдинова. - Минус 12 килограмм - берничә ай тырышып шөгыльләнүләр һәм дөрес...
Вәсилә Мортазина
Һәр кичне Набережная урамында сез чаңгыныкына охшаган таяклар тоткан энергияле ханымны очрата аласыз. Чаңгыларын югалткан дип уйламагыз, ул безнең шәһәр өчен гадәти булмаган "скандинавча" йөрү белән шөгыльләнә. Бу ханым - 1 нче мәктәпнең география укытучысы Рушания Гыйльметдинова.
- Минус 12 килограмм - берничә ай тырышып шөгыльләнүләр һәм дөрес туклану нәтиҗәсе, - ди Рушания Гаязовна. - Көз көне мин "Жемчужина" санаториенда ял иттем, шунда төньяк илләреннән килгән бу спорт төре турында беренче тапкыр ишеттем. - Дөрес, ул вакытта "скандинавча" йөрү буенча мастер-класс үтәргә кыймадым. Өйгә кайткач интернетта мәгълүматны өйрәнә башладым. Мине чаллылылар тәэсирләндерде, аларда бу спорт төре киң таралган. Мин чаңгы таяклары алдым һәм, җитди карарга килеп, тренировкага чыктым. Шуннан бирле бу йөрүләр гадәткә керде.
Спортчы сүзләренчә, шөгыльләр файда китерсен өчен, экипировканы дөрес сайларга кирәк. Өс киеме иркен, хәрәкәтләрне чикләмәскә, аяк киеме уңайлы булырга тиеш. Таякны кирәкле озынлыкта сайлау да мөһим. Моның өчен кешенең буен 0,68гә тапкырлыйбыз. Мәсәлән, буегыз 160 см икән, 160×0,68=108,8 см, димәк сезгә 105-110 см озынлыктагы таяклар туры киләчәк. Алар җиңел булырга тиеш, шуңа күрә алюминий таяклар сайлау зарур.
- Бервакыт чираттагы шөгыль вакытында узып баручы чаңгыларымны кая югалтканлыгым белән кызыксынды. Минем аңлатуларым бушка булды, - дип елмаеп искә ала бу очракны язмабыз герое. - Мин аңлыйм: әлеге мавыгу безнең шәһәрдә сәер булып күренә, озакламый скандинавча йөрү модага керер дип өметләнәм. Спортның бу төренең каршылыклары юк диярлек. Елның теләсә кайсы фасылында шөгыльләнергә була.
Якыннары Рушания Гаязовнаның яңа мавыгуын хуплыйлар. Тормыш иптәше Фәрит Гыйльметдинов болай ди:
- Минем хатыным искиткеч. Аны беренче тапкыр студентлар чарасында бәйгедә токмач кискәндә күрдем һәм гашыйк булдым. Ул шуннан бирле үзгәрмәде, шундый ук тынгысыз. Эшкә кадәр кәҗәләрне ашатып һәм савып өлгерер өчен, иртә тора. Дөрес, ул берничә көн Казанда булганда, кәҗәләрне тәрбияләү минем өскә йөкләнде. Аннан мәктәпкә дәресләренә йөгерә. Кич белән "скандинавча" йөрү белән шөгыльләнә, бер генә минут та тик утырмый.
Таяклар ярдәмендә йөрү аякларга гына түгел, кулларга, аркага һәм җилкәләргә дә нагрузка бирә. Галимнәр ышандырганча, кызу темпта бер сәгать скандинавча йөрү 300 килокалориядән котылырга ярдәм итә. Саф һавада интенсив йөрүдән соң кәеф тә күтәрелә. Димәк, уйланыр нәрсә бар.
Сергей Романов фотосы
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз
Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
-
26 гыйнвар 2021 - 15:25Covid-19дан прививка ясату өчен дәүләт хезмәтләре порталында язылырга мөмкин Язылу өчен «Covid-19дан түләүсез вакцинация» яисә «Табибка язылу» баннерының старт битен ачыгыз.3700
-
26 гыйнвар 2021 - 15:23Хезмәт һәм химзавод ветераны Раиса Сафина 80 яшен билгеләде Р.Сафина 12 ел заводта, фармакопея цехында эшли, соңрак реактив тозлар цехына күчә.3200
-
25 гыйнвар 2021 - 15:53Татарстанның кайбер районнарында медицина кадрлары җитми Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Сәламәтлек саклау министрлыгының коллегия утырышында медицина хезмәткәрләре җитмәгән районнарны атады.4700
-
22 гыйнвар 2021 - 10:48Иң яхшы Халыклар дуслыгы йорты Халыклар дуслыгы йорты директоры Фирүзә Габдрахманова сүзләренә караганда, узган елда барлык чаралар да өч күренекле дата: ТАССРның –100 еллыгын, Бөек Ватан сугышында Җиңүнең – 75 еллыгын, район оешуның 35 еллыгын бәйрәм итү кысаларында оештырылды.9100
-
22 гыйнвар 2021 - 10:47Районда терлекчелек буенча ел йомгаклары уңай Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе начальнигы Илнур Фәрухшин сүзләренчә, 2020 елда терлекчелек продуктлары 335 миллион сумга җитештерелде, бу узган елның отчет чорына караганда 16 %ка артык.8500
-
22 гыйнвар 2021 - 10:46Татарстанда 13 яшьлек кыз югалган Мәктәп укучысы Яшел Үзәндә 18 гыйнварда югалган. Эзләү отрядының социаль челтәрләрдәге сәхифәсендә шул хакта хәбәр ителә.8300
-
21 гыйнвар 2021 - 16:26Менделеевск районында яшәүче хезмәт ветераны Оркыя Фатыйхова 90 яшен билгеләде Район башкарма комитеты җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Екатерина Ямалиева Оркыя Шәймөхәмәтовнаны 90 яшьлек юбилее белән котлады, аңа Россия Президенты Владимир Путин һәм район башлыгы Валерий Чершинцев исеменнән открыткалар, истәлекле бүләкләр тапшырды.9000
-
21 гыйнвар 2021 - 16:24Менделеевскида Бөтенроссия яшь хоккейчылар клубының зона ярышлары узды 20-21 гыйнварда «Айсберг» Боз сараенда «Алтын алка» яшь хоккейчылар клубы Бөтенроссия ярышларының зона этабы узды.8800
-
21 гыйнвар 2021 - 16:16Бөтендөнья татар конгрессының җирле бүлекчәсендә «перезагрузка»Халыклар дуслыгы йортында Бөтендөнья татар конгрессы Менделеевск бүлекчәсенең отчёт-сайлау җыелышы булды.9000
-
15 гыйнвар 2021 - 10:41Эшлекле очрашуда районның социаль-икътисадый мәсьәләләре каралдыРайон башлыгы Валерий Чершинцев РФ Дәүләт Думасы депутаты Әлфия Когогина белән территориянең социаль-икътисадый мәсьәләләрен тикшерде.11300
-
21 гыйнвар 2021 - 14:54КҮҢЕЛЛЕ ӘЛИФБА #7 / "Е" хәрефе Татар әлифбасын балалар белән бергә өйрәнәбез.12300
-
21 гыйнвар 2021 - 10:42«Алтын башак» хуҗалыгында проблемалы мәсьәләләр каралды Хакимият бинасында район башлыгы җитәкчелегендә 2020 елга «Алтын башак» ҖЧҖ эшчәнлеге буенча баланс комиссиясе утырышы булды.10400
-
21 гыйнвар 2021 - 16:17«Менделеевские новости» редакциясендә хуш ис яратучы кызлар очрашуы булды Чара «Татарстанның эшлекле хатын-кызлары» иҗтимагый оешмасы яклавында узды. Очрашуда иҗтимагый оешма Президенты Лиана Сәетова һәм аромастилист Елена Комадинская катнаштылар.9100
© 2011 - 2021. Менделеевск яӊалыклары (Менделеевские новости). Все права защищены.
© ТАТМЕДИА. Все материалы, размещенные на сайте, защищены законом.
Перепечатка, воспроизведение и распространение в любом объеме информации,
размещенной на сайте, возможна только с письменного согласия редакций СМИ.
При поддержке Республиканского агентства по печати и массовым коммуникациям «ТАТМЕДИА».
Наименование СМИ: Менделеевск яӊалыклары (Менделеевские новости)
№ свидетельства о регистрации СМИ, дата: ЭЛ № ФС 77 - 73819 от 28.09.2018
выдано Федеральной службой по надзору в сфере связи,
информационных технологий и массовых коммуникаций
ФИО главного редактора: Искандарова Джулия Анатольевна
Адрес редакции: 423650, Республика Татарстан, Менделеевский р-н, г. Менделеевск, ул. Фомина, д. 20
Телефон редакции: (85549) 2-14-55
Политика о персональных данных
Антикоррупционная политика
© ТАТМЕДИА. Все материалы, размещенные на сайте, защищены законом.
Перепечатка, воспроизведение и распространение в любом объеме информации,
размещенной на сайте, возможна только с письменного согласия редакций СМИ.
При поддержке Республиканского агентства по печати и массовым коммуникациям «ТАТМЕДИА».
Наименование СМИ: Менделеевск яӊалыклары (Менделеевские новости)
№ свидетельства о регистрации СМИ, дата: ЭЛ № ФС 77 - 73819 от 28.09.2018
выдано Федеральной службой по надзору в сфере связи,
информационных технологий и массовых коммуникаций
ФИО главного редактора: Искандарова Джулия Анатольевна
Адрес редакции: 423650, Республика Татарстан, Менделеевский р-н, г. Менделеевск, ул. Фомина, д. 20
Телефон редакции: (85549) 2-14-55
Электронная почта редакции: paradox_12@mail.ru
Учредитель СМИ: АО «ТАТМЕДИА»Политика о персональных данных
Антикоррупционная политика
Телефон АО «ТАТМЕДИА»: (843) 222 09 84