Менделеевск яңалыклары

Менделеевск районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Скрипкачы Миңнулла

Тойгуҗа авылының нәкъ уртасында урнашкан, гөл кебек балкып торган бу йортка мин еш керәм. Беләм, бу йорт хуҗалары Миңнулла абый белән Рәхимә апа Галиуллиннар үзләренең якын туганнарыдай каршы алалар: Рәхимә апа чәй өстәле әзерли, тәм-томнарын тезә; Миңнулла абый үзенең моңлы юлдашлары - гармунын, скрипкасын алып уйнап җибәрә. Бу йортта 80...

Тойгуҗа авылының нәкъ уртасында урнашкан, гөл кебек балкып торган бу йортка мин еш керәм.
Беләм, бу йорт хуҗалары Миңнулла абый белән Рәхимә апа Галиуллиннар үзләренең якын туганнарыдай каршы алалар: Рәхимә апа чәй өстәле әзерли, тәм-томнарын тезә; Миңнулла абый үзенең моңлы юлдашлары - гармунын, скрипкасын алып уйнап җибәрә. Бу йортта 80 яшьлек картлар яши дип уйламыйсың. Бөтен җирдә тәртип, йорт тирәсе чәчәккә күмелгән, бакчаларда чисталык.
1930 елда Галиулла һәм Минҗиһан гаиләсендә туган Миңнулланың язмышы тормышның ачы җилләренә үрелеп бара. 9 яшендә инде ат җигеп, сука сукалап йөри, урагын ура; гармунда, скрипкада уйнарга өйрәнә. Ашаган ризыклары кычыткан шулпасы, балтырган, ат кузгалагы, алабута оны...
Әнисе оста чабата үрүче булган. Гөмбә, шомырт, балан, җиләк җыйганнар; чыра яндырып озын кышкы кичләрдә хатын-кызлар кул эше белән утырганда Миңнулла гармун, скрипка уйнаган, агачтан төрле кирәк-яраклар ясаган. Сабый чагының күңелле хәтирәләрен кара сугыш сөреме каплагач, авылның баһадир ир-егетләре фронтка алынып, алар урынына калган яшүсмерләрнең балачаклары авыр эш, кыен тормышта үтә. Сугыш беткәндә Миңнуллага бары 12 яшь була. Бу елларда ул мәктәптә белем ала, соңрак армия хезмәтенә алына, радист була, самолет-бомбардировщикта оча.Авылда комбайнда, тракторда эшли. Хезмәт алдынгысы була. Күрше Татар Сарсазы авылы кызы Рәхимә белән тормыш коралар. Казахстан, Үзбәкстан якларына юл алалар, күп итеп маллар асрап, колхозда эшләп, балалар үстереп, олы яшькә җиткәч, туган Тойгуҗа авылына кайтып төпләнәләр. Олы яшьтә булуларына карамастан, колхозда эшләп йөриләр; Миңнулла абый әле һаман да тик тормый, тынгысыз куллар агачтан 3 скрипка ясап куйгач, шуларның икесен авыл китапханәсенә бүләк иткән. Скрипкадан агылган моңлы көйләр Миңнулла абый белән Рәхимә апаны яшьлекләренә, балачакларына алып кайта... Кабатланмас чорның кабатланмас кешеләре алдында түбәнчелек белән баш иясе килә. Бүгенге рәхәт тормышка рәхмәт укып, авыр чирләрне җиңеп тату, рәхәт яши бу гаилә.
Тормыш авырлыкларына бирешмичә, исәнлек-саулык белән яшәсеннәр дигән теләктә калабыз.
Э.Хәбибрахманов, Тойгуҗа авыл китапханәчесе

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Менделеевск Менделеевск яћалыклары Тойгуќа