Менделеевск яңалыклары
  • Рус Тат
  • Сәламәт булыйк

    Вакцина ярдәмендә генә инфекцияне контрольдә тотарга була Йогышлы авыруларның 95 процентын кискен респираторлы вируслы инфекция (ОРВИ) һәм грипп биләп тора. Болар сулыш органнары өстенлекле зарарлану белән характерлана торган авырулар төркеме. Кеше - бердәнбер инфекция чыганагы, бу авырулар һава-тамчы юлы белән күчә. ОРВИ гомуми интоксикация күренешләре сүлпән билгеләнгән рәвештә характерлана, сулыш...

    Вакцина ярдәмендә генә инфекцияне контрольдә тотарга була
    Йогышлы авыруларның 95 процентын кискен респираторлы вируслы инфекция (ОРВИ) һәм грипп биләп тора. Болар сулыш органнары өстенлекле зарарлану белән характерлана торган авырулар төркеме. Кеше - бердәнбер инфекция чыганагы, бу авырулар һава-тамчы юлы белән күчә.
    ОРВИ гомуми интоксикация күренешләре сүлпән билгеләнгән рәвештә характерлана, сулыш трактының өске бүлекләрен күбрәк зарарлап, гомумән алганда зыянсыз үтә. Сулыш органнары зарарлану ринит, ринофарингит, трахсоларингит, бронхит, сирәк кенә пневмания формасында билгеләнә. Профилактиканың гади һәм нәтиҗәле ысуллары бар - алдан вакцина ясау грипп белән авыруны һәм инфекциядән катлаулану ешлыгын киметә. Грипп вирусы ел саен үзгәрә, бөтендөнья фармакологиясе дә бер урында тормый, шунлыктан табиблар халыкка ел саен вакцина ясатырга тәкъдим итәләр, чөнки прививка гриппка каршы булу өстенә, аның белән авырганнан соң катлаулануны кисәтә. Югыйсә мәкерле вирус йөрәк, бөер, күз, колак, үпкә, кан тамырларын зарарларга мөмкин.
    2006 елдан федераль закон нигезендә гриппка каршы профилактик прививка милли календарьга кертелде. Вакцина ясау тәкъдим ителгән аеруча куркыныч төркемгә балалар, өлкән яшьтәгеләр, хроник авырулар белән җәфа чигүчеләр, медицина һәм мәгариф учреждениеләре хезмәткәрләре керә. Галим-инфекционист Ахилл Склаво куркыныч тудыручы инфекцияләрне контрольдә тотуның перспектиавалы ысулы - вакцинация дип саный.
    Гриппка каршы вакцина ясатырга теләүчеләр өлкәннәр поликлиникасындагы 315 нче кабинетка шимбә һәм якшәмбедән тыш 8.00-16.00 сәгатьләрдә мөрәҗәгать итә алалар. Үзегез һәм якыннарыгыз турында кайгыртыгыз.
    Дамира Кашапова,
    үзәк больницаның баш табиб урынбасары

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: