Менделеевск яңалыклары

Менделеевск районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Сәламәтлек – барыннан да элек

Эшлекле дүшәмбе киңәшмәсен ачып, район җитәкчесе Игорь Привалов кадрлар алышынуы турында игълан итте. Билгеләнүләр "Менделеевск-сервис" МУП директоры вазифасына элек Казан башкарма комитетында административ-техник инспекция җитәкчесе булып эшләгән Илдар Турсинбаевич Эгамбердиев билгеләнде. Шартлар тудырырга Үзәк больницаның баш табибы Мөслим Гилев докладында медицина хезмәте күрсәтүнең заман таләпләренә һәм халык ихтыяҗларына туры килергә...

Эшлекле дүшәмбе киңәшмәсен ачып, район җитәкчесе Игорь Привалов кадрлар алышынуы турында игълан итте.
Билгеләнүләр
"Менделеевск-сервис" МУП директоры вазифасына элек Казан башкарма комитетында административ-техник инспекция җитәкчесе булып эшләгән Илдар Турсинбаевич Эгамбердиев билгеләнде.
Шартлар тудырырга
Үзәк больницаның баш табибы Мөслим Гилев докладында медицина хезмәте күрсәтүнең заман таләпләренә һәм халык ихтыяҗларына туры килергә тиешлеге яңгырады.
Ул билгеләп киткәнчә, Алабуга районында һәм Алабуга шәһәрендә ТР буенча Роспотребнадзор идарәсе территориаль бүлегенең күчмә тикшерүе вакытында үзәк больницаның бала тудыру йортында санитария-эпидемиология таләпләрендә сизелерлек кимчелекләр булу ачыкланды. Аның эшчәнлеген вакытлыча туктату турында беркетмә төзелде. Бүлекчәне үзгәртеп кору өчен күләмле финанс салымнары таләп ителә.
ТР Сәламәтлек саклау министрлыгы приказы нигезендә һәм пациентларның тормыш һәм сәламәтлек куркынычсызлыгын тәэмин итү максатында авырлы һәм бала табучы хатыннар Чаллының перинаталь үзәкле Кама аръягы балалар больницасына җибәреләчәк, биредә Европа стандартлары дәрәҗәсендә квалификацияле медицина ярдәме күрсәтү өчен барлык шартлар да тудырылган. Шулай ук район предприятиеләре һәм учреждениеләре хезмәткәрләренең өстәмә диспансеризация үтү мәсьәләсе тикшерелде.
Әйтелгәннәрне анализлап, Игорь Привалов хуҗалык җитәкчеләрен хезмәт коллективларында өстәмә диспансеризация үткәрү эшен активлаштырырга чакырды.
- Сәламәтлек - иң элек. Җитәкчеләр халыкның сәламәтлеген ныгытуга һәм профилактикалауга юнәлдерелгән программаларны тормышка ашыруда ярдәм итәргә тиешләр, - диде ул.
Уртак йортыбызда тәртип булдырыйк
Менделеевскиның 45 еллыгын бәйрәм итүгә әзерлек буенча чаралар планы белән районның баш архитекторы Равил Хәбиров таныштырды.
- Нигездә шәһәр территориясендә тәртип булдыруга һәм төзекләндерүгә кагылышлы чаралар планлаштырыла. Җаваплылар - шәһәр службалары һәм предприятиеләр җитәкчеләре, - диде ул.
Район җитәкчесе Игорь Привалов йомгаклау сүзе белән чыгыш ясады:
- Шәһәргә керү мәйданчыкларына аерым игътибар бирергә кирәк. Реклама щитлары һәм проспектлары да яңартуны таләп итә. Кайбер урыннарда аерым элементларын буярга кирәк.
Бордюрларны һәм агачларны агарту, үлән чабу, территорияне чүп-чардан арындыру турында әйтеп тә тормыйм. Моны шулай тиеш дип кабул итәргә кирәк.
Киләсе киңәшмәдә һәр җитәкче башкарылган эш турында җавап тотачак.
Түләүләр - сыйфат дигән сүз
Торак-коммуналь хуҗалыгы предприятиеләре хезмәтләренә түләү мәсьәләсе район җитәкчелегенең даими контролендә.
Район предприятиеләрендә һәм оешмаларында 30 июльгә түләүләр торышы турында Бердәм исәп-хисап үзәге директоры Елена Һадиева сөйләде.
Докладчы сүзләренчә, отчет чорында исәпләүләрнең гомуми күләме 18036 мең сум тәшкил итте. "Нептун" ИК аша 16280 мең сум түләнде (95%) һәм авыл җирлекләрендә - 228 мең сум (78%).
Территориясендә "Тихоново" торак милекчеләре ширкәте средстволар җыю белән шөгыльләнгән Тихоново авылы халкының бурычы юк.
"Челнинка" ТМШдә ТКХ хезмәтләре өчен 82% средстволар җыелды. Торак-хуҗалык предприятиеләренә халыкның бурычы миллион сумга якын.
- Бюджет сферасы хезмәткәрләре торак-коммуналь хуҗалыгы предприятиеләре хезмәтләренә үз вакытында түләргә бурычлы, чөнки хезмәт хакы тоткарлыкларсыз, вакытында түләнә. Авыл халкының да бурычы булмаска тиеш: су һәр торак пунктка проблемаларсыз бирелә, чүп даими чыгарыла. Хезмәтләр өчен түләргә кирәк. Түләүләрдән башка хезмәтләрнең сыйфаты турында сүз алып барып булмый, - дип ассызыклады Игорь Привалов.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Менделеевск яћалыклары Сђламђтлек – барыннан да элек