Менделеевск яңалыклары

Менделеевск районы

Рус Тат
Җәмгыять

“Сәләт”тән район гимны яңгыравында

"Максимум" мәктәп җирле үзидарәсе советы балалары Биләр мәдәни-тарихи тыюлык территориясендә узган "Сәләт" халыкара яшьләр форумында катнаштылар. Сәләт - талант дигән төшенчәне аңлата. Чыннан да, монда сәләтле балалар һәм яшьләр, олимпиада һәм төрле конкурсларда катнашучылар, яшүсмерләр хәрәкәте лидерлары катнашты. Азат Тимергалиев һәм Нәфис Сираҗетдинов лагерьда икенче тапкыр, киләсе елга алар әйдәман...

"Максимум" мәктәп җирле үзидарәсе советы балалары Биләр мәдәни-тарихи тыюлык территориясендә узган "Сәләт" халыкара яшьләр форумында катнаштылар.
Сәләт - талант дигән төшенчәне аңлата. Чыннан да, монда сәләтле балалар һәм яшьләр, олимпиада һәм төрле конкурсларда катнашучылар, яшүсмерләр хәрәкәте лидерлары катнашты. Азат Тимергалиев һәм Нәфис Сираҗетдинов лагерьда икенче тапкыр, киләсе елга алар әйдәман булырга планлаштыралар. Балалар әйтүенчә, аланда үткәрелгән алты көн сизелми дә узды. Быел шартлар да үзенчәлекле - кырдагы кебек булды, палаткаларда 4-5 кеше яшәде.
Чараларга бай программага тренинглар, мастер-класслар, белем бирү-сәламәтләндерү һәм мәдәни-спорт чаралары кертелде.
Традиция буенча, лагерьда республика Президенты Рөстәм Миңнеханов булып китте. Балалар өчен тарихи урыннарга экскурсияләр, концерт, дискотекалар, КВН, "Нәрсә? Кайда? Кайчан?" уеннары оештырылды.
- Без вакытны файдалы үткәрдек, яңа дуслар таптык. Смена азагында форумда катнашучы таныклыгы бирделәр. Безне Менделеевск районы гимны яңгыравында озатулары күңелле булды, - дип тәэсирләре белән бүлешә яшүсмерләр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Менделеевск Менделеевск районы “Сђлђт”