Менделеевск яңалыклары
  • Рус Тат
  • Служба ветераны

    12 мартта Россиянең җинаять-башкарма системасына 125 ел тула. Әлеге дата уңаеннан бу службада эшләүгә озак еллар гомерен багышлаган шәхес турында сөйләргә телибез. Ул 10 нчы колониянең элеккеге начальнигы, отставкадагы полковник, Эчке эшләр министрлыгының атказанган ветераны Рәфкат Әхмәтов. Бондюг мәктәбен тәмамлап, Рәфкат Әхмәтович В.И.Ленин исемендәге Казан дәүләт университетының тарих факультетына укырга...

    12 мартта Россиянең җинаять-башкарма системасына 125 ел тула. Әлеге дата уңаеннан бу службада эшләүгә озак еллар гомерен багышлаган шәхес турында сөйләргә телибез. Ул 10 нчы колониянең элеккеге начальнигы, отставкадагы полковник, Эчке эшләр министрлыгының атказанган ветераны Рәфкат Әхмәтов.
    Бондюг мәктәбен тәмамлап, Рәфкат Әхмәтович В.И.Ленин исемендәге Казан дәүләт университетының тарих факультетына укырга керә, аннан Казанның ЭЭМ каршындагы хәрби-сәяси училищесын тәмамлый, Заполярьеның регуляр гаскәрләрендә хезмәт итә. Әхмәтовлар гаиләсе хатирәләреннән билгеле булганча, алар тормыш башлаганда башта палаткада, аннан баракта яшиләр.
    Рәфкат Әхмәтовичның башкарган җаваплы вазифалары: партиянең район комитеты пропагандисты, мәдәният бүлеге мөдире, ВЛКСМның район комитеты беренче секретаре, "Октябрь байрагы" газетасының авыл хуҗалыгы бүлеге мөдире, Алабуга һәм Алабуга районы башкарма комитетлары бүлек мөдире, эшче яшьләр мәктәбендә тарих укытучысы, УЭ 148/10 учреждениесе каршындагы кичке мәктәп директоры, 3 нче мәктәп директоры. 1971 елдан сәяси-тәрбия эшләре буенча колония начальнигы урынбасары, 1973 елдан - Түбән Камада 4 нче хезмәт белән төзәтү колониясе начальнигы.
    Рәфкат Әхмәтович 1976 елда ул вакытта кыенлыклар кичергән 10 нчы колония начальнигы итеп билгеләнә. Аңа җитештерүне җайга салу, торак һәм җитештерү корпуслары, складлар, ашханә, тулай торак, хезмәткәрләр өчен фатирлар төзү белән шөгыльләнергә туры килә. Мөстәкыйль җитештерүне ачу өчен махсус рөхсәт һәм өстәмә финанслау таләп ителә. Аны республика гына хәл итә алмый. Шул вакыт майор Әхмәтов моңарчы күрелмәгән адым ясый - турыдан-туры СССРның Министрлар Советы рәисе Алексей Косыгинга мөрәҗәгать белән чыга, анда хезмәт белән төзәтү колониясенең киләчәген ничек күрүе турында фикерләрен яза, промышленность участогын оештыруда йогынты күрсәтүен сорый. Бәхетле очрак туры килеп, хат Алексей Николаевич кулына эләгә. Косыгин кыю офицерны исендә калдыра һәм автомобиль промышленносте министрын үзе янына чакыра, колонияне "КамАЗ" заводына беркетү мәсьәләсен йөкли.
    Эшләү өчен квалификацияле кадрлар да кирәк була һәм шул вакыт Рәфкат Әхмәтович башка предприятиеләрдән тәҗрибәле белгечләрне чакырып, ныклы җитәкче звено оештыру өчен бөтен көчен куя. Акрынлап тире эшкәртү, тегү, агач эшкәртү, җиһаз ясау, авыл хуҗалыгы җитештерүе барлыкка килә. Казан вертолёт заводы, КамАЗ, Чистай тегү фабрикасы белән тыгыз элемтәдә эшлиләр.
    Җинаять-башкарма системасында 16 ел армый-талмый эшләү Р.Әхмәтовка ведомство җитәкчелеге һәм учреждение коллективының хөрмәтен китерә. Хәзер дә, ветеранның ярдәме кирәк булганда, беренче чакыруга кулын суза.
    Рәфкат Әхмәтович Әхмәтовны җинаять-башкарма системасының 125 еллыгы белән ихлас күңелдән котлыйбыз, сәламәтлек, озын гомер, оптимизм телибез.

    Родион Камашев, 10 нчы холык төзәтү колониясе начальнигы урынбасары

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: