Менделеевск яңалыклары

Менделеевск районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Үсмерләр һәм аларның сәнгате турында

"Нәрсә белән юанса да ярый, бала еламасын гына", ди халык әйтеме. Ләкин кайвакыт балаларның шуклыгы өчен әти-әниләренә җавап бирергә туры килә. Соңгы елларда кайбер "сәнгатькәр үсмерләр" биналар фасадларына теләсә нәрсә яза башладылар, шундый юл белән алар шәһәрнең кыяфәтен бозалар, әле генә ремонтланган йортларны ямьсезлиләр. Бу гамәлләр әти-әниләренең юл куюлары, узып...

"Нәрсә белән юанса да ярый, бала еламасын гына", ди халык әйтеме. Ләкин кайвакыт балаларның шуклыгы өчен әти-әниләренә җавап бирергә туры килә.

Соңгы елларда кайбер "сәнгатькәр үсмерләр" биналар фасадларына теләсә нәрсә яза башладылар, шундый юл белән алар шәһәрнең кыяфәтен бозалар, әле генә ремонтланган йортларны ямьсезлиләр. Бу гамәлләр әти-әниләренең юл куюлары, узып баручыларның битарафлыгы нәтиҗәсендә килеп чыга. Видеокамералар урнаштыру хокук бозулар санын киметү, "яшь рәссамнарны" барлау һәм ремонт өчен әти-әниләре кесәсеннән түләтү мөмкинлеге бирер иде. Мәктәпләрдә әлеге проблеманы күтәрергә кирәк дип уйлыйм. Җәмгыятькә хөрмәт кечкенәдән тәрбияләнергә тиеш һәм бу әти-әниләрнең бурычы. Менделеевлылар, үзебез яши торган шәһәрне яратыйк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Менделеевск Менделеевск яналыклары усмерлэр хэм аларнын сэнгате турында