Менделеевск яңалыклары

Менделеевск районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Социаль хезмәт күрсәтү өлкәсендә – закончалыклы яңалыклар

2015 елның 1 гыйнварыннан "Россия Федерациясендә кешеләргә социаль хезмәт күрсәтүнең төп нигезләре турында" 442 нче федераль закон гамәлгә керү белән, социаль хезмәтләр яңача күрсәтелә башлаячак. Менделеевлыларны нинди яңалыклар көтүе турында без социаль яклау бүлеге начальнигы Әлфия Салаватуллина белән әңгәмә кордык. - Әлфия Кәраметдиновна, социаль хезмәт күрсәтү турында яңа закон ни...

2015 елның 1 гыйнварыннан "Россия Федерациясендә кешеләргә социаль хезмәт күрсәтүнең төп нигезләре турында" 442 нче федераль закон гамәлгә керү белән, социаль хезмәтләр яңача күрсәтелә башлаячак. Менделеевлыларны нинди яңалыклар көтүе турында без социаль яклау бүлеге начальнигы Әлфия Салаватуллина белән әңгәмә кордык.
- Әлфия Кәраметдиновна, социаль хезмәт күрсәтү турында яңа закон ни өчен кирәк?
- 1995 елда ук кабул ителгән закон актуальлеген югалтты. Ул вакытта социаль хезмәт өчен федераль үзәк тә, регионнар да җаваплы булды. 2005 ел башыннан социаль хезмәт күрсәтү буенча вәкаләтләр субъектларга тапшырылды. Һәркем үз мөмкинлекләреннән чыгып эшләде. Яңа закон тулы мәгънәсендә тәҗрибәне, шул исәптән тискәресен дә кертеп, чынбарлыкны тасвирлый. Бу документның максаты - Россия территориясендә социаль хезмәт күрсәтүнең бердәм нормаларын кертү.
- Сезнең клиентларга яңа законны яттан белү мәҗбүри түгел. Ләкин яңарышның асылын аңлау өчен кайбер төп терминнар һәм билгеләмәләр мөһим.
- Безнең карамактагылар өчен иң мөһиме - социаль хезмәтнең максатын белү. Болар - кешенең яшәеш шартларын яхшырту һәм төп тормыш ихтыяҗларын мөстәкыйль тәэмин итү мөмкинлекләрен киңәйтү. "Тормышта авыр хәлдә калган кеше" билгеләмәсе "социаль хезмәткә мохтаҗ кеше" дип үзгәртелде. Социаль хезмәт күрсәтүнең яңа принципы - кешенең гадәти кулай мохиттә булуын саклап калу. Хезмәт төрләре мондый: социаль-көнкүреш, медицина, психологик, педагогик, хокукый эш, ә шулай ук яшәештә мөмкинлекләре чикләнгән кешеләрнең фикерләрен тапшыру мөмкинлеген арттыру.
- Әлфия Кәраметдиновна, яңа законда "авыр тормыш хәле" төшенчәсе булмавы гаҗәп. Аңа алмашка нәрсә килә?
- 15 нче маддәдә кешенең нинди очракларда социаль хезмәткә мохтаҗ булуы төгәл билгеләнгән. Авыру, җәрәхәт алу, яше яки инвалидлыгы сәбәпле тулаем яки өлешчә үз-үзенә хезмәт күрсәтү сәләтен югалткан кешеләр ярдәм алачак. Бер яки берничә инвалид булган гаиләләр, шул исәптән инвалид балалар, социаль яраклашуда кыенлык кичергән балалы гаиләләр, эшсез һәм яшәү өчен акчасы булмаган кешеләр безнең игътибардан читтә калмаячак. Йортта агрессия, хатын-кызлар һәм балаларны җәфалау хакимлек иткәндә, наркоман, алкоголик, комарлы уеннарга бәйлелеге булган кешеләргә дә социаль хезмәткәр ярдәмгә киләчәк.
- Принципиаль яңалыкларның берсе - социаль хезмәт күрсәтүнең индивидуаль программасы. Ул даими кабат рәсмиләштерү белән бәйле мәшәкать тудырмасмы?
- Бу программа - хезмәт күрсәтүнең "юл картасы". Аны төзү - социаль яклауның территориаль органнары өстенлеге. Ул социаль хезмәтнең формасын, төрен, күләмен, чорын, шартларын, аны күрсәтү вакытын, тәкъдим ителгән тәэмин итүчеләрне һәм социаль озата баручыны да кертеп, өч елга төзелә. Программа кеше өчен тәкъдим итү характеры йөртә, ә хезмәт белән тәэмин итүчегә - мәҗбүри.
Программа безнең карамактагылар өчен уңайлы. Мисал өчен, инвалид баласы булган ата-аналарга юллама алыр өчен елга ике мәртәбә безгә килергә кирәк иде. Индивидуаль программа гамәлгә кертелү белән, алар өч елга бер генә киләчәкләр. Мондый программада катнашучы кеше республиканың башка районына яки илнең башка регионына күчәргә уйлый икән, аңа яңа урында хезмәтләрнең бар төрен күрсәтәчәкләр.
- Әлфия Кәрамет-диновна, кемнәргә һәм кайда бушлай социаль хезмәт күрсәтеләчәк?
- Балигъ булмаганнар, гадәттән тыш хәлләр һәм милләтара кораллы конфликтлар нәтиҗәсендә зыян күрүчеләр һәм һәр кеше башына уртача яшәү минимумының бер ярым күләменнән түбән керемнәре булган гаиләләр бушлай социаль хезмәт алачак. Без бушлай хезмәт алучылар санының артуын фаразлыйбыз. Пенсия фонды идарәсе мәгълүматлары буенча, республикада 158,6 мең кешенең, шул исәптә пенсия яшендәге инвалидларның, шулай ук эшләргә сәләтле 60,2 мең инвалидның пенсиясе яшәү минимумының бер ярым күләменнән түбән.
Яңа законда хезмәт күрсәтү формаларының төрләре төгәл билгеләнгән: йортта, ярымстационарда (тәүлекнең билгеле бер вакытында) һәм стационар формада (тәүлек буена яшәп атнага биш көнлек).
- Яңа елдан шәхси оешмалар да социаль хезмәт өлкәсенә кертелә. Бу хезмәт базарына теләсә кем килә аламени?
- Яңа закон социаль эшмәкәрлеккә яшел ут кабыза һәм зур мөмкинлекләр ача.
2015 елдан дәүләт социаль стандартлар билгели һәм андый хезмәтләрне күрсәтүне финанслауны үзендә калдыра. Социаль хезмәткә заказлар конкурс нигезендә бүленәчәк. Аларны тәэмин итүчеләр коммерцияле һәм коммерциясез оешмалар һәм шәхси предприятиеләр булырга мөмкин. Хезмәтне тәэмин итүчеләр реестры оештыралачак, анда эләгү өчен билгеләнгән таләпләрне (санитария нормативлары, янгын куркынычсызлыгы кагыйдәләре, инвалидлар өчен кулай мохит шартлары һ.б.лар) үтәргә кирәк. Болардан тыш, дәүләт һәм җәмәгатьчелек контролен беркем дә бетермәгән. Безнең рәсми сайтта кызыксындырган мәгълүмат белән танышырга була.
- Әлфия Кәрамет-диновна, ниндидер яңалык турында ишетүгә, халык борчыла башлый: ә бәлки уңайларына караганда, тискәре яклары күбрәк булыр?
- Гадәти уңайлылык зонасыннан чыгу һәрвакыт җиңел булмый. Безнең очракта тормышлары катлаулы һәм авырлыклардан торган кешеләр турында сүз бара. Безнең барлык учреждениеләр штатлы режимда эшчәнлеген дәвам итәчәк. Ә иң мөһиме, социаль хезмәтләр исемлеге, аның шартлары начарланырга тиеш түгел. Ел дәвамында Татарстанда киң масштаблы ведомствоара эш алып барылды. Республикада кирәкле документлар пакеты вакытында кабул ителәчәк. Алар белән коралланып, безнең ведомство социаль хезмәтне сыйфаты ягыннан яңа дәрәҗәгә күтәрәчәк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Менделеевск Менделеевск яналыклары социаль хезмэтлэр янача курсэтелэ башлаячак