Социаль хезмәткәрләр хөрмәтенә
Бәйрәм даталары фейервергында Социаль хезмәткәрләр көне тулы хокук буенча үзенчәлекле урын били. 9 июньдә иң гуманлы һөнәр ияләрен "Юность" район мәдәният йорты сәхнәсеннән район җитәкчесе Игорь Привалов җылы һәм ихлас котлады һәм болай дип билгеләде: - Социаль хезмәткәр пациентның җанын дәвалый, кыенлыклар белән ялгыз көрәшә алмаганнарны тормышка кайтара, мөмкинлекләре чикле...
Бәйрәм даталары фейервергында Социаль хезмәткәрләр көне тулы хокук буенча үзенчәлекле урын били.
9 июньдә иң гуманлы һөнәр ияләрен "Юность" район мәдәният йорты сәхнәсеннән район җитәкчесе Игорь Привалов җылы һәм ихлас котлады һәм болай дип билгеләде:
- Социаль хезмәткәр пациентның җанын дәвалый, кыенлыклар белән ялгыз көрәшә алмаганнарны тормышка кайтара, мөмкинлекләре чикле кешеләргә ярдәм кулы суза. Сездән башка муниципалитет хезмәткәрләренә гражданнарны дулкынландырган проблемаларны хәл итүе кыен булыр иде.
Игорь Привалов халыкка социаль ярдәм күрсәтү үзәгенең гаиләләргә һәм балаларга социаль ярдәм бүлекчәсе мөдире Надежда Волковага, үзәкнең социаль-реабилитация бүлекчәсенең дәвалау физкультурасы кабинеты инструкторы Галина Спиридоновага, "Кама таңнары" приюты пешекчесе Нәзифә Әхмәдиевага, приютның шәфкать туташы Надежда Черняевага, Республика матди ярдәм үзәгенең 28 нче филиалы бухгалтеры Марина Егоровага район җитәкчесенең грамоталарын тапшырды.
ТР Дәүләт Советы депутаты Р.Ханбиковның киңәшчесе Рөстәм Гафаров җыелганнарга җылы котлау сүзләре адреслады. "Кама таңнары" приюты аның тырышлыгы белән ачылды һәм уңышлы эшли.
Рөстәм Исмәгыйлович нәтиҗәле хезмәттәшлек, социаль сферада хәйрия эшчәнлеге өчен һәм приют ачылуның ун еллыгы уңаенан ТР Хезмәт, мәшгульлек һәм социаль яклау министрлыгының Рәхмәт хаты белән бүләкләнде.
"Социаль хезмәт күрсәтү учреждениесенең иң яхшы хезмәткәре" Бөтенроссия конкурсының республика этабында өченче урынны алган приют тәрбиячесе Марина Куликова - диплом һәм 25 мең сумга сертификат, тәрбияче Вәсимә Шакирова ТР Хезмәт, мәшгульлек һәм соцяклау министрлыгының Мактау грамотасы белән билгеләнделәр.
Социаль яклау идарәсе начальнигы Әлфия Салаватуллина иң яхшы хезмәткәрләргә Мактау грамоталары һәм социаль хезмәт эшенә ярдәм күрсәтүче "Л.Я.Карпов ис. химзавод" ААҖ генераль директоры Д.Шәмсинга, АТП генераль директоры Р.Моратовка, суд приставларының районара бүлеге начальнигы В.Коровинга, ТР буенча Россия Федераль миграция службасы идарәсенең Менделеевск бүлекчәсе начальнигы Е.Алиевага, "Менделеевск" МҮ директоры Л.Кривилёвага, мәдәният идарәсе начальнигы П.Мироновка, "Сан-Вей" ҖЧҖ директоры Р.Гыймазовка Рәхмәт хатлары тапшырды.
Чара бай эчтәлекле концерт программасы белән тәмамланды.
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз
-
20 апрель 2021 - 16:06Менделеевскида Виктор Соловьев исемендәге II муниципаль олимпиада узды С. Гассар ис. Мәдәният сараенда Туган якны өйрәнү музее белән берлектә Виктор Соловьев исемендәге II муниципаль олимпиада узды.3900
-
20 апрель 2021 - 15:11Теннис баталияләре Россия махсус олимпиадасы кысаларында «Батыр» спорт мәктәбендә өстәл теннисы буенча XVI республика ярышларының зона этабы узды.4700
-
20 апрель 2021 - 08:36Михаил Чаговский: «Мин сугышның икенче ягын күрдем» Һәр ветеранның үз язмышы. Михаил Константиновичныкы да үзенчәлекле. «МН» журналисты Рәхилә Мирзаянова элеккеге концлагерьлар тоткыны белән очрашты һәм аның сугыш елларында күргәннәре, тыныч тормыштагы лаеклы эшчәнлеге турында белеште.5300
-
19 апрель 2021 - 16:22Изгелек эшләргә ашыгыйк Менделеевскида мохтаҗ гаиләләргә ярдәм күрсәтелә.5900
-
19 апрель 2021 - 16:21Менделеевск районына тернәкләнү узарга өч медицина хезмәткәре килде Ковидлы авырулар белән эшләүче медиклар «Шифалы су-Ижминводы» санаториендә реабилитация уза.6200
-
19 апрель 2021 - 16:19Волейбол буенча Ачык Беренчелек узды Туган телләр һәм халыклар бердәмлеге елы уңаеннан «Батыр» спорт мәктәбендә 2009-2010 елда туган кызлар һәм аннан да кечерәкләр арасында тренер В. М. Наборщиков истәлегенә волейбол буенча Ачык Беренчелек узды.7100
-
19 апрель 2021 - 16:18Гөрләвекләр акканда Песәй мәдәният йортында «Гөрләвекләр акканда...» дип исемләнгән театрләштерелгән тамаша булып узды.5500
-
19 апрель 2021 - 11:25Менделеевскида фестиваль хәрәкәте тәмамландыЙомгаклау концертын Карпов исемендәге химзаводның үзешчән артистлары тәкъдим итте.8300
-
16 апрель 2021 - 11:22Менделеевскида «Аммоний» һәм «Менделеевсказот» җәмгыятьләре хезмәткәрләре катнашында район халык иҗаты фестивале уздыС. Гассар исемендәге Мәдәният сараенда «Аммоний» АҖ һәм «Менделеевсказот» ҖЧҖ хезмәткәрләре катнашында ХХ район халык иҗаты фестивале булды.13800
-
15 апрель 2021 - 14:23КҮҢЕЛЛЕ ӘЛИФБА #19 / "Ө" хәрефе Татар әлифбасын балалар белән бергә өйрәнәбез.18500
-
15 апрель 2021 - 14:33Менделеевскида яшәүче Айгөл һәм Рәис Хәйретдиновлар бриллиант туйларын билгеләделәр Айгөл һәм Рәис Хәйретдиновлар кулга-кул тотынышып, мәхәббәт һәм тугрылык юлыннан 60 ел бергә атлыйлар.14600
-
14 апрель 2021 - 14:48Чиратагы авыл хуҗалыгы ярминкәсе узды Узган шимбәдә «Юность» район мәдәният йорты мәйданында иртә белән сәүдә рәтләре җәелдерелде.14100
© ТАТМЕДИА. Все материалы, размещенные на сайте, защищены законом.
Перепечатка, воспроизведение и распространение в любом объеме информации,
размещенной на сайте, возможна только с письменного согласия редакций СМИ.
При поддержке Республиканского агентства по печати и массовым коммуникациям «ТАТМЕДИА».
Наименование СМИ: Менделеевск яӊалыклары (Менделеевские новости)
№ свидетельства о регистрации СМИ, дата: ЭЛ № ФС 77 - 73819 от 28.09.2018
выдано Федеральной службой по надзору в сфере связи,
информационных технологий и массовых коммуникаций
ФИО главного редактора: Искандарова Джулия Анатольевна
Адрес редакции: 423650, Республика Татарстан, Менделеевский р-н, г. Менделеевск, ул. Фомина, д. 20
Телефон редакции: (85549) 2-14-55
Политика о персональных данных
Антикоррупционная политика