Менделеевск яңалыклары

Менделеевск районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Социаль проектлар халыктан

Республикада муниципаль районнар (шәһәр округлары) халык социаль проектлары бәйгесе бара. Анда катнашучы һәркемнең призга шансы бар. Оештыру комитеты һәм бәйге жюрие рәистәшләре булып Дәүләт Советы Рәисе урынбасары Римма Ратникова һәм ТР икътисад министры Мидхәт Шаһиәхмәтов торалар. - Бәйге идеясен "Бердәм Россия" партиясенең ТРБ сәяси советы тәкъдим итте, - дип мәгълүмат...

Республикада муниципаль районнар (шәһәр округлары) халык социаль проектлары бәйгесе бара. Анда катнашучы һәркемнең призга шансы бар.
Оештыру комитеты һәм бәйге жюрие рәистәшләре булып Дәүләт Советы Рәисе урынбасары Римма Ратникова һәм ТР икътисад министры Мидхәт Шаһиәхмәтов торалар.
- Бәйге идеясен "Бердәм Россия" партиясенең ТРБ сәяси советы тәкъдим итте, - дип мәгълүмат бирде "Бердәм Россия" партиясенең җирле бүлекчәсе башкарма комитеты җитәкчесе Клавдия Смирнова. - Эш шунда, агымдагы елның мартыннан маена кадәр безнең республикада күпләргә таныш "Бердәм Россия" көннәре" партия проекты тормышка ашырылды.
Акция барышында кешеләр республика тормышын, район һәм шәһәрләр территорияләрен яхшырту буенча тәкъдимнәр, сораулар белән мөрәҗәгать иттеләр.
- Барлык тәкъдимнәр гомумиләштерелде, һәм депутатлар үтенече буенча Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин Президентка мөрәҗәгать итте. Илбашы бәйге үткәрү идеясен хуплады. "Халык социаль проектлары" дигән исеме дә шуннан, димәк, муниципалитетларда яшәүчеләрдән алынган һәм урыннарда социаль проблемаларны хәл итүгә юнәлдерелгән, - дип ассызыклады Клавдия Ивановна.
- Безнең районнан республика комиссиясе карамагына ике проект юнәлдерелде: "Мин бу җирне ватаным дип атыйм" һәм "Мин үз ватаным Россия белән горурланам". Беренче проектның авторы - Тат.Чаллы мәдәният йорты директоры Флера Халикова. Проектның максаты - Татар Чаллысының 400 еллыгына багышланган тантаналарны тиешле дәрәҗәдә оештыру, - дип аңлатты район башкарма комитетының икътисад бүлеге начальнигы Лариса Мөхәммәтшина. - Икенче проект авторлары - мәктәп директорының тәрбия эше буенча урынбасары, "Бердәм Россия"дән район Советы депутаты Людмила Ярославцева эгидасында 1 нче мәктәпнең өлкән сыйныф укучылары советы.
Людмила Валерьевна әйтүенчә, проектны тормышка ашыру яшь буынны патриотизм, үз халкының мәдәниятенә хөрмәтле мөнәсәбәт рухында тәрбияләүгә хезмәт итәчәк.
- Без мәктәптә фольклор коллективлары булдырырга, аларга костюмнар тегәргә, Мәдәният көннәре үткәрергә, фильмнар төшерергә планлаштырабыз, - диде Людмила Валерьевна.
Газета калыпка салынганда, 9 июльдә Алабугада бәйгенең төп этабы үтте. Тиздән кайсы проектларның җиңүче булганын беләчәкбез. Бәйгенең финалы 15 августка билгеләнгән, ә агымдагы елның 1 октябрендә җиңүче-проектлар тормышка ашырылачак.
Лариса Миңнегалиева

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Менделеевск Менделеевск яналыклары рђсми