Менделеевские новости
  • Рус Тат
  • Соцпакет – баш тартыргамы, яңартыргамы?

    1 октябрь - 2013 елга социаль хезмәтләр җыелмасыннан баш тарту яки яңарту турында Пенсия фондына гаризалар кабул итүнең соңгы көне. Социаль хезмәтләр җыелмасына (СХҖ) айга 613 сумлык дарулар белән тәэмин итү, санаторий-курорт дәвалануы (94,83 сум), бушлай йөрү (88,05 сум) керә. Пенсия фонды идарәсе начальнигы урынбасары Р.Иштанова билгеләгәнчә, Менделеевск районында 2221...

    1 октябрь - 2013 елга социаль хезмәтләр җыелмасыннан баш тарту яки яңарту турында Пенсия фондына гаризалар кабул итүнең соңгы көне.

    Социаль хезмәтләр җыелмасына (СХҖ) айга 613 сумлык дарулар белән тәэмин итү, санаторий-курорт дәвалануы (94,83 сум), бушлай йөрү (88,05 сум) керә. Пенсия фонды идарәсе начальнигы урынбасары Р.Иштанова билгеләгәнчә, Менделеевск районында 2221 кешенең җыелма алуга хокукы бар. Шуларның 1522 се СХҖдан баш тартты, бу районның федераль ташламалылары санының 73% тан артыграгы.
    Натураль ташламалар яки аларның тулаем яки өлешчә акчалата эквивалентын алу - һәр кешенең хокукы. Ләкин безнең беребез дә тормышта нинди хәлләр буласын белми.
    Мәсәлән, узган ел соцпакеттан баш тарткан ветеранда гыйнварда онкология диагностикаланды. Авыртуны баса торган кыйммәтле дарулар кирәк булды. Гаилә әгъзалары күз яшьләре белән соцпакетка хокукны яңартуны сорап Пенсия фонды белгечләренә мөрәҗәгать иттеләр, ләкин баш тарту турында гариза бер ел дәвамында гамәлдә.
    - Кайвакыт диабетиклар яки хроник авырулар белән интегүчеләр шундый хәлдә кала. Шуңа күрә СХҖдән баш тарту турында карарны мөмкин булган барлык хәлләрне истә тотып кабул итәргә кирәк, - дип киңәш бирә медиклар һәм фонд хезмәткәрләре.
    11 кеше 2013 елдан соцхезмәтләр җыелмасын алуны яңартырга карар кылды.
    30 сентябрь ял көне булганлыктан, Пенсия фонды соцпакеттан баш тарту яки яңарту турында гаризаларны 1 октябрьне дә кертеп кабул итә.
    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: