Советская урамын июль ахырына ремонтлаячаклар
Озакламый Советская урамыннан биек үкчәле туфлиләрдә йөрергә мөмкин булачак, шофёрлар да тигез юлдан җилдертәчәк. Биредә тулы куәткә ремонт эшләре бара. Юлчылар иртәдән кичкә кадәр тыгыз режимда эшлиләр. Биредә "Татнефтедор" белгечләре хезмәт куя. Участок начальнигы Александр Фёдоров аңлатуынча, ремонтка 15 кеше һәм алты берәмлек техника җәлеп ителгән: асфальттүшәгеч, ике каток, өч...
Озакламый Советская урамыннан биек үкчәле туфлиләрдә йөрергә мөмкин булачак, шофёрлар да тигез юлдан җилдертәчәк. Биредә тулы куәткә ремонт эшләре бара.
Юлчылар иртәдән кичкә кадәр тыгыз режимда эшлиләр. Биредә "Татнефтедор" белгечләре хезмәт куя. Участок начальнигы Александр Фёдоров аңлатуынча, ремонтка 15 кеше һәм алты берәмлек техника җәлеп ителгән: асфальттүшәгеч, ике каток, өч "КамАЗ".
- Асфальтның аскы катламы салынды, хәзер өскесен түшибез. Урамның озынлыгы бер километр чамасы. Июль ахырына төгәлләрбез дип уйлыйм, - дип аңлата Александр Иванович.
- Ә тротуарларны кем алыштыра? - дип кызыксынабыз без.
- Бу эш белән субподряд оешмасы шөгыльләнә.
Дөньяда барлыгы 23 млн. километр юл бар. 140 мең километр - түләүле. Заманча, уңайлы, сәгатенә 100 км дан артык тизлектә йөри торган юллар өчен дөньяның 30дан артык илендә түлиләр.
Җәяүлеләр фикере:
- Шәһәрдә сирәк булам, үзгәрешләрне күрү шатландыра. Безнең авылда да юлны ремонтласыннар иде, - ди Монайда яшәүче Оксана Льдокова.
- Безнең урамны ремонтлаячакларына сөендек, - дип бүлешә Виктория Миронова, - хәзер су җыелып тормас дип уйлыйм. Вакытлыча кыенлыкларга аңлау белән карыйбыз.
Ә машина йөртүчеләр нәрсә уйлый?
Павел Просвиркин:
- Эш буенча күп йөрергә туры килә. Элек Советскаяда чокырлар күп иде. Автохуҗалар минем белән килешер, мондый юлларда машина тиз таушала. Акрынлап булса да юлларның ремонтлануы куандыра.
Николай Костин:
- Әлегә Советская урамын урап йөрибез, ләкин аны озакламый ачарлар дип өметләнәбез. Шәһәрдә "җәяүлеләр үтү урыны" билгесе алдында ятып торучы полицейскийлар урнаштырсыннар иде. Мин балаларның иминлеге өчен борчылам.
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз
-
5 март 2021 - 16:03Хачапури рецепты Сырлы ризыклар яратучылар хачапури белән аш та ашый, чәй дә эчә ала.11700
-
5 март 2021 - 15:59Тихоновода яшәүче Анна Филатова икеләтә бәйрәм билгеләде Анна Григорьевнаны 95 яше һәм Халыкара хатын-кызлар көне белән район башлыгы урынбасары Ләйсән Галиева котлады.9600
-
5 март 2021 - 14:40Менделеевскиның 1 нче мәктәбе туган телләрне өйрәнүгә иҗади якын килә Туган телләр һәм халыклар бердәмлеге көне уңаеннан 1 нче мәктәпнең туган тел һәм әдәбият укытучылары Алсу Ганиева һәм Алсу Кәримова «Телләр белгән – илләр белгән» исемле чара үткәрделәр.10800
-
5 март 2021 - 14:38«Тоннель» кагыйдә бозучыларны ачыклады ЮХИДИ инспекторлары «Тоннель» профилактик рейдын үткәрделәр. Аның барышында автобуслар берөзлексез тикшерелде.11800
-
5 март 2021 - 14:371 нче мәктәп укучылары өчен технология дәресе 1 нче мәктәптә 17 тегү машинасы һәм 15 верстак юнәтелгән. 5-9 нчы сыйныфлар укучылары технология дәресендә тегү серләренә өйрәнәләр һәм махсус станокларда агач эшләнмәләр кисәләр һәм уялар.9700
-
5 март 2021 - 14:35Әлфия Когогина район активын 8 Март белән котлады РФ Дәүләт Думасы депутаты Әлфия Когогина 8 Март алдыннан Менделеевск хатын-кызлары белән очрашты.11900
-
4 март 2021 - 14:26Район прокуроры сәламәтлек мөмкинлекләре чикле мәктәпнең укытучылар һәм укучылар коллективлары белән очрашты Актлар залында 7-9 сыйныфлар укучылары һәм мөгаллимнәр җыелды.12000
-
5 март 2021 - 14:42ЮХИДИ хезмәткәрләре менделеевск автоледиларына розалар һәм тюльпаннар бүләк иттеләр8 март Халыкара хатын-кызлар көне уңаеннан дәүләт автоинспекторлары һәм ЮИД отряды «Автоледилар өчен чәчәкләр» акциясен үткәрделәр9700
-
2 март 2021 - 10:38ТР атказанган мәдәният хезмәткәре Клара Галләмованың юбилей кичәсе С.Гассар исемендәге мәдәният сараенда уздыКлара Гәлимҗановна ветераннар халык хоры һәм «Талларым» татар җырлары ансамбленең алыштыргысыз җитәкчесе.9100
-
4 март 2021 - 13:07КҮҢЕЛЛЕ ӘЛИФБА #13 / "К" хәрефе Татар әлифбасын балалар белән бергә өйрәнәбез.18700
-
4 март 2021 - 13:22Бәзәкә авыл мәдәният йортында татар мәдәнияте концерты булды Дәртле җырлар һәм очкынлы биюләр белән тамашачыны Бәзәкә, Татар Тәкәше, Абалач, Тойма, Камай, Песәй, Тойгуҗа, Турай һәм Татахтиял клублары артистлары шатландырды.13900
-
4 март 2021 - 14:26Район прокуроры сәламәтлек мөмкинлекләре чикле мәктәпнең укытучылар һәм укучылар коллективлары белән очрашты Актлар залында 7-9 сыйныфлар укучылары һәм мөгаллимнәр җыелды.12000
© ТАТМЕДИА. Все материалы, размещенные на сайте, защищены законом.
Перепечатка, воспроизведение и распространение в любом объеме информации,
размещенной на сайте, возможна только с письменного согласия редакций СМИ.
При поддержке Республиканского агентства по печати и массовым коммуникациям «ТАТМЕДИА».
Наименование СМИ: Менделеевск яӊалыклары (Менделеевские новости)
№ свидетельства о регистрации СМИ, дата: ЭЛ № ФС 77 - 73819 от 28.09.2018
выдано Федеральной службой по надзору в сфере связи,
информационных технологий и массовых коммуникаций
ФИО главного редактора: Искандарова Джулия Анатольевна
Адрес редакции: 423650, Республика Татарстан, Менделеевский р-н, г. Менделеевск, ул. Фомина, д. 20
Телефон редакции: (85549) 2-14-55
Политика о персональных данных
Антикоррупционная политика