Менделеевск яңалыклары
  • Рус Тат
  • СПИДка каршы бергәләп

    Поликлиникада СПИДка каршы көрәш буенча профилактик акция булды. Аны "Светоч" хәйрия фонды һәм Чаллының СПИД үзәге вәкилләре үткәрде. Белгечләр һәм волонтерлар авыруның медицина һәм социаль аспектлары турында сөйләделәр. Нигездә ВИЧ-инфекцияне йөртүчеләр сәламәт кешедә курку тудыра. Әмма бу дөрес позиция түгел, дип раслый белгечләр. Элек диагноз, кагыйдә буларак, наркотик кулланучыларда һәм...

    Поликлиникада СПИДка каршы көрәш буенча профилактик акция булды. Аны "Светоч" хәйрия фонды һәм Чаллының СПИД үзәге вәкилләре үткәрде.
    Белгечләр һәм волонтерлар авыруның медицина һәм социаль аспектлары турында сөйләделәр. Нигездә ВИЧ-инфекцияне йөртүчеләр сәламәт кешедә курку тудыра. Әмма бу дөрес позиция түгел, дип раслый белгечләр. Элек диагноз, кагыйдә буларак, наркотик кулланучыларда һәм амораль яшәү рәвеше алып баручыларда өстенлек итте. Бүген социаль статус гарантия түгел, ВИЧ-инфекцияле кешеләр саны арта. Ләкин дөрес дәваланганда, якыннары ярдәм иткәндә авыруның гомерен озайтырга була.
    Закон буенча ВИЧ-инфекцияле кешенең диагнозын сер итеп саклау хокукы бар. СПИД үзәге белгечләре медицина хезмәткәрләренә бу турыда искәрттеләр. Әмма кечкенә шәһәрләрдә һәр кешенең тормышы күз алдында. Шуның өчен күпләр Чаллыдагы клиникага мөрәҗәгать итәләр.
    Проблеманың башка ягы да бар. Йөкле хатын иренең СПИД белән авыруы турында белми. "Бу очракта нәрсә эшләргә?" - дип сорыйлар медицина хезмәткәрләре. "Ул бу турыда хатынына үзе әйтергә тиеш," - дип билгеләп үтте Хәйрия фонды директоры Светлана Цуканова.
    Белгечләр һәм волонтерлар белешмә материал, контрацепция чаралары өләштеләр. Киләчәктә ВИЧ-инфекциялеләргә психологик ярдәм күрсәтә алырлык консультант әзерләү планлаштырыла.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: