Спорт – стимул буларак
"Патриот" яшүсмерләр клубының спорт залы шөгыльләнергә теләгән физик мөмкинлекләре чикле менделеевлыларны кабул итәргә әзер. Без булган көнне анда Р.Миңнегәрәев һәм Н.Прохоров күнекмәләр ясыйлар иде. - Без җиңел атлетика буенча республика чемпионатына әзерләнәбез, - диләр инвалид спортчылар. Николай Иванович ел ярым элек гаиләсе белән Чаллыдан Менделеевскига күчеп килгән. Ул балачактан инвалид....
"Патриот" яшүсмерләр клубының спорт залы шөгыльләнергә теләгән физик мөмкинлекләре чикле менделеевлыларны кабул итәргә әзер.
Без булган көнне анда Р.Миңнегәрәев һәм Н.Прохоров күнекмәләр ясыйлар иде.
- Без җиңел атлетика буенча республика чемпионатына әзерләнәбез, - диләр инвалид спортчылар.
Николай Иванович ел ярым элек гаиләсе белән Чаллыдан Менделеевскига күчеп килгән. Ул балачактан инвалид. Әмма, бернигә дә карамастан, гомере буена эшли һәм физик культура белән шөгыльләнә.
- Озак еллар җиңел атлетика, велосипед, шахмат һәм шашка уеннары белән мавыгам. Төрле дәрәҗәдәге спорт ярышларында катнаштым һәм катнашачакмын, - ди Николай Иванович. - Спорт тормышымда ярдәм итә, көч, яшәү дәрте өсти, актив, файдалы ял итә белергә өйрәтә.
Ветеранның архивында грамоталар һәм медальләр күп. Шахмат яратучы менделеевлылар Н.Прохоровның мөмкинлекләренә лаеклы бәя бирделәр, ул спорт мастерына кандидат. Николай Иванович ветераннар советы тормышында актив катнаша, әйләнә-тирәдәгеләргә оптимизм рухы өсти белә.
Кул кушырып тик утырырга яратмый ул. Хатыны, өч кызы һәм оныкларының беренче ярдәмчесе, киңәшчесе.
- Оныклар институтта укый, ярдәм итәргә кирәк, - дип елмая Н.Прохоров. - Шуның өчен эшмәкәрлек белән шөгыльләнәм.
Намус белән яшәү һәм эшләү - ветеранның девизы.
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз
-
20 апрель 2021 - 16:06Менделеевскида Виктор Соловьев исемендәге II муниципаль олимпиада узды С. Гассар ис. Мәдәният сараенда Туган якны өйрәнү музее белән берлектә Виктор Соловьев исемендәге II муниципаль олимпиада узды.4200
-
20 апрель 2021 - 15:11Теннис баталияләре Россия махсус олимпиадасы кысаларында «Батыр» спорт мәктәбендә өстәл теннисы буенча XVI республика ярышларының зона этабы узды.4900
-
20 апрель 2021 - 08:36Михаил Чаговский: «Мин сугышның икенче ягын күрдем» Һәр ветеранның үз язмышы. Михаил Константиновичныкы да үзенчәлекле. «МН» журналисты Рәхилә Мирзаянова элеккеге концлагерьлар тоткыны белән очрашты һәм аның сугыш елларында күргәннәре, тыныч тормыштагы лаеклы эшчәнлеге турында белеште.5400
-
19 апрель 2021 - 16:22Изгелек эшләргә ашыгыйк Менделеевскида мохтаҗ гаиләләргә ярдәм күрсәтелә.6000
-
19 апрель 2021 - 16:21Менделеевск районына тернәкләнү узарга өч медицина хезмәткәре килде Ковидлы авырулар белән эшләүче медиклар «Шифалы су-Ижминводы» санаториендә реабилитация уза.6300
-
19 апрель 2021 - 16:19Волейбол буенча Ачык Беренчелек узды Туган телләр һәм халыклар бердәмлеге елы уңаеннан «Батыр» спорт мәктәбендә 2009-2010 елда туган кызлар һәм аннан да кечерәкләр арасында тренер В. М. Наборщиков истәлегенә волейбол буенча Ачык Беренчелек узды.7200
-
19 апрель 2021 - 16:18Гөрләвекләр акканда Песәй мәдәният йортында «Гөрләвекләр акканда...» дип исемләнгән театрләштерелгән тамаша булып узды.5700
-
19 апрель 2021 - 11:25Менделеевскида фестиваль хәрәкәте тәмамландыЙомгаклау концертын Карпов исемендәге химзаводның үзешчән артистлары тәкъдим итте.8400
-
16 апрель 2021 - 11:22Менделеевскида «Аммоний» һәм «Менделеевсказот» җәмгыятьләре хезмәткәрләре катнашында район халык иҗаты фестивале уздыС. Гассар исемендәге Мәдәният сараенда «Аммоний» АҖ һәм «Менделеевсказот» ҖЧҖ хезмәткәрләре катнашында ХХ район халык иҗаты фестивале булды.13800
-
15 апрель 2021 - 14:23КҮҢЕЛЛЕ ӘЛИФБА #19 / "Ө" хәрефе Татар әлифбасын балалар белән бергә өйрәнәбез.18500
-
15 апрель 2021 - 14:33Менделеевскида яшәүче Айгөл һәм Рәис Хәйретдиновлар бриллиант туйларын билгеләделәр Айгөл һәм Рәис Хәйретдиновлар кулга-кул тотынышып, мәхәббәт һәм тугрылык юлыннан 60 ел бергә атлыйлар.14600
-
14 апрель 2021 - 14:48Чиратагы авыл хуҗалыгы ярминкәсе узды Узган шимбәдә «Юность» район мәдәният йорты мәйданында иртә белән сәүдә рәтләре җәелдерелде.14100
© ТАТМЕДИА. Все материалы, размещенные на сайте, защищены законом.
Перепечатка, воспроизведение и распространение в любом объеме информации,
размещенной на сайте, возможна только с письменного согласия редакций СМИ.
При поддержке Республиканского агентства по печати и массовым коммуникациям «ТАТМЕДИА».
Наименование СМИ: Менделеевск яӊалыклары (Менделеевские новости)
№ свидетельства о регистрации СМИ, дата: ЭЛ № ФС 77 - 73819 от 28.09.2018
выдано Федеральной службой по надзору в сфере связи,
информационных технологий и массовых коммуникаций
ФИО главного редактора: Искандарова Джулия Анатольевна
Адрес редакции: 423650, Республика Татарстан, Менделеевский р-н, г. Менделеевск, ул. Фомина, д. 20
Телефон редакции: (85549) 2-14-55
Политика о персональных данных
Антикоррупционная политика