Менделеевск яңалыклары

Менделеевск районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Стендларны 320 исем тулыландырды

Геройлар аллеясында Бөек Ватан сугышында катнашкан 320 якташыбызның исемнәре белән тагын ике стенд урнаштырылды. Ветераннар Советы һәм туган якны өйрәнү музее тарафыннан яуларда башын салган һәм тыныч вакытта үлгән бондюглылар турында мәгълүмат җыю буенча зур эш башкарыла. - Үлемсез полк стендлары безгә Җиңүнең нинди бәягә яуланганын искәртә, - диде ветераннар...

Геройлар аллеясында Бөек Ватан сугышында катнашкан 320 якташыбызның исемнәре белән тагын ике стенд урнаштырылды.

Ветераннар Советы һәм туган якны өйрәнү музее тарафыннан яуларда башын салган һәм тыныч вакытта үлгән бондюглылар турында мәгълүмат җыю буенча зур эш башкарыла.

- Үлемсез полк стендлары безгә Җиңүнең нинди бәягә яуланганын искәртә, - диде ветераннар Советы рәисе Любовь Сорокина. - Шулай ук шәһәр юбилеена тыл хезмәтчәннәренә, толларга һәм сугыш чоры балаларына һәйкәл урнаштырылачак. Хәзер ирекле рәвештә акча җыю бара. Шәфкатьлелек акциясенә предприятие һәм учреждениеләрнең күпчелеге кушылды. Менделеевлыларны бу изге эштән читтә калмаска өндибез, чөнки районда сугыш кагылмаган бер генә гаилә дә юк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев