Менделеевск яңалыклары

Менделеевск районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Студентлар эшлекле иртәнге ашта

Яхшы укучы студентларның район башлыгы, "Бердәм Россия" партиясенең җирле бүлекчәсе сәяси советы секретаре Игорь Привалов белән очрашуы гадәти булмаган форматта үтте. Ул "Ханами" рестора-нының киң, уңайлы залында узды. Чәй табыны артында урын алган егетләр һәм кызларны сәламләп, районның беренче җитәкчесе болай дип ассызыклады: - Бүгенге көндә 25 гыйнварда билгеләп үтелә...

Яхшы укучы студентларның район башлыгы, "Бердәм Россия" партиясенең җирле бүлекчәсе сәяси советы секретаре Игорь Привалов белән очрашуы гадәти булмаган форматта үтте.
Ул "Ханами" рестора-нының киң, уңайлы залында узды. Чәй табыны артында урын алган егетләр һәм кызларны сәламләп, районның беренче җитәкчесе болай дип ассызыклады:
- Бүгенге көндә 25 гыйнварда билгеләп үтелә торган Студентлар көне турында белмәгән яшь кеше юктыр. 2005 елның 25 гыйнварыннан Россия Президенты Указы белән Россия студентлары көне рәсми рәвештә расланды.
Әңгәмә барышында район башлыгы үз тормышыннан һәм һөнәри эшчәнлегеннән кызыклы мизгелләр турында сөйләде, узган елда ирешелгән уңышлар, район һәм шәһәрнең инфраструктурасын үстерү буенча планнары белән уртаклашты.
Студентлар үзләрен кызыксындырган сораулар бирделәр. Бизнеска йогынты күрсәтү институтының яшьләр белән эшне оештыру факультеты беренче курс студенты Азат Тимергалиев туристлык юнәлешендә шәһәр үсеше перспективасы белән кызыксынды.
Игорь Привалов болай дип билгеләп үтте:
- Кече ватанының тарихын һәркем белергә тиеш. Без Менделеевскины туристлар җәлеп итәрлек итеп үстерү юнәлешендәге мәсьәләләр белән шөгыльләнәбез, планда - тарихи урыннар буенча маршрут эшләү, китап һәм брошюралар чыгару. Алабугалылар белән бергәләп эшләү варианты да карала, өлешчә алганда - районның тарихи елъязмасы турында бай материал туплаучы Алабуга университеты студентлары белән.
Экскурсия маршрутларын төзегәндә Л.Я.Карпов исемендәге химия заводына, уникаль Ижевск чыганагына өстенлек биреләчәк.
Казан федераль уни-верситетының беренче курс студенты Нәфис Сираҗетдинов якташларыбыз - Советлар Союзы Геройлары турында видеосюжетлар оештыру тәкъдимен әйтте.
Район башлыгы җирле телевидениенең материаль-техник базасын ныгытып, тапшырулар он-лайн режимында чыга башлагач, телевизион проектлар өстендә эшләүнең мөмкинлекләре тагын да артачак, дип ышандырды.
КФУның чит телләр факультеты студенты Алсу Михайлова педагогларга социаль ярдәм, торак белән тәэмин итү перспективасы турында сорау бирде.
- Бүген укытучылар лаеклы хезмәт хакы ала, бу аларга социаль ипотека программасында катнашу мөмкинлеге бирә. Без йортлар төзибез һәм төзиячәкбез, димәк, теләге булганнар фатирсыз калмас, - диде Игорь Привалов.
Промышленность кооперативы студентлары һәм булачак нефтьчеләр Максим Редькин һәм Максим Пермяков Л.Я.Карпов исемендәге химия заводы үсеше перспективалары, яшь белгечләрнең хезмәт хакы дәрәҗәсе белән кызыксындылар.
- Заводның киләчәге бар, катализатор җитеш-терүе оештырылды. Коррозиягә каршы компонентлар, тимплекс һ.б.лар чыгарыла. Сату базарында продукциянең яңа төрләренә ихтыяҗ арта. Ә менә заводта яшь белгечнең күпме алганын белмим, очрашкач, җитәкчеләрдән сорашырмын, - диде район башлыгы.
Журналистлар белән әңгәмәдә студентларның күбесе уку йортларында дәресләргә теләп йөрүләре турында белдерделәр.
- Алган белемнәребез туган шәһәребездә куллану табар дип уйлыйбыз, - диделәр алар.
Алабуга институтының технология факультеты беренче курс студенты Гошгар Гасанов инженер булырга әзерләнә.
- Бу һөнәргә ихтыяҗ бар дип саныйм. Дөрес, әлегә эш турында уйларга иртә, укырга кирәк. Миңа институтта шөгыльләр ошый, - дип фикере белән бүлешә Гошгар.
Булачак коллегабыз - Казан федераль университетының журналистика факультеты өченче курс студенты Гүзәл болай диде:
- Беренче курста лекцияләргә бик теләп йөрдем. Ә хәзер безгә практик биремнәрне аз бирәләр.
Без Гүзәлгә җәй көне редакциядә практика үтәргә тәкъдим ясадык. Безгә журналистика өлкәсе белгечләре бик кирәк.
Чараның яхшы тәэсир калдыруы турында ишетү дә күңелле булды.
- Без район җитәкчесенең яшь белгечләр турында аталарча кайгыртуын тойдык, - диделәр очрашуда катнашучылар.

Лариса Кривилёва


Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Менделеевск Менделеевск яналыклары Россия студентлары кљненђ