Менделеевск яңалыклары

Менделеевск районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Су белән тәэмин итү: сыйфатны кайгыртырга

Эшлекле дүшәмбе киңәшмәсен ачып, район җитәкчесе Игорь Привалов атнаның мөһим вакыйгалары турында мәгълүмат бирде. - Пәнҗешәмбе көнне районга эш визиты белән килгән ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов "Аммоний" ААҖ мәйданындагы төзелеш барышыннан канәгать булуын белдерде, - диде Игорь Анатольевич. - Шул ук көнне килгән авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов...

Эшлекле дүшәмбе киңәшмәсен ачып, район җитәкчесе Игорь Привалов атнаның мөһим вакыйгалары турында мәгълүмат бирде.

- Пәнҗешәмбе көнне районга эш визиты белән килгән ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов "Аммоний" ААҖ мәйданындагы төзелеш барышыннан канәгать булуын белдерде, - диде Игорь Анатольевич. - Шул ук көнне килгән авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов районның авыл хуҗалыгы берләшмәләрендә эшләр торышын анализлады. Агропром җитәкчеләре белән үткәргән киңәшмә барышында җитешсезлекләргә тукталды, перспективаларга игътибарны юнәлдерде. Димәк, уйланырга урын бар, - дип нәтиҗә ясады ул.
Уяулык турында онытмаска
Эчке эшләр бүлеге начальнигы полиция полковнигы Геннадий Сушков райондагы оператив хәл белән таныштырды, барлык төр милек предприятие һәм оешма җитәкчеләрен террор актларын кисәтү максатында ышанып тапшырылган объектларында видеокүзәтү системасы урнаштыруны исәпкә алып, сакны көчәйтергә чакырды.
Җирлек башлыкларына мөрәҗәгать итеп, ташландык йортларга һәм авылга күченеп килгән гражданнарга күзәтчелекне көчәйтү кирәклеген искәртте.
Әйтелгәннәрне анализлап, Игорь Привалов:
- Шәһәр көнен үткәрүгә актив әзерлек бара. Гадәттән тыш хәлләр булмасын өчен, һәр кеше игътибарны һәм уяулыкны югалтмаска тиеш. Яшәеш өчен мөһим объектлар тиешле службалар җитәкчеләренең игътибар үзәгендә булсын, - диде.
Билгеләнүләр
Электр элемтәсе челтәре начальнигы вазифасына Илдар Мансурович Гарипов билгеләнде.
Район Советының оештыру бүлеге начальнигы итеп Илшат Габделфәтович Кәшипов билгеләнде.
"Жилэнергосервис-Менделеевск" эшчәнлеге
Бу турыда мәгълүмат белән директор Ринат Шәрипов чыгыш ясады.
Ринат Сәхиевич сүзләренчә, предприятие шәһәрдә 44 торак йортның электр һәм инженерлык челтәренә, райондагы 24 авылда 32 скважинага һәм 64 км суүткәргеч челтәренә, урамны яктырту системасына хезмәт күрсәтә. Аның эшчәнлегенә йорт яны территорияләрен, тротуарларны җыештыру, 94 подъездны, 156 мең кв.м. мәйданлы контейнер мәйданчыкларын тәртиптә тоту керә.
Килешү нигезендә суүткәргеч-канализация һәм электр челтәренә авария-техник хезмәт күрсәтү, бюджет оешмаларында исәпләү приборларына күзәтчелек буенча эш алып барыла.
Ел башыннан күпкатлы йортларның щитларында 190 автоматлы сүндергеч алмаштырылды, 26 йортта электр челтәренә хезмәт күрсәтүнең техник регламенты башкарылды, җиде йортта подвалларда яктырткычлар куелды. "Якты подъезд" программасы кысаларында энергияне саклаучы 3290 яктырткыч урнаштырылды, нәтиҗәдә гомумкуллану урыннарында энергия куллануны 2,4 тапкырга киметүгә ирешелде.
Урамнарны яктырту системасын баланска кабул иткәннән соң, 550 м кабель алмаштырылды, 285 лампа, 13 көйләү таймеры, КТПда дүрт щит урнаштырылды һәм 47 яктырткыч торгызылды. Поселок урамнарында һәм Бондюгта эш алып барыла. Химиклар урамының 1, 2 нче йортларында, Тукай урамының 3, 7 нче йортларында кайнар су белән тәэмин итү системасы ремонтланды. Бу әлеге йортларда ОДНны 1,7 дән 2,5 тапкырга кадәр киметү мөмкинлеге бирде. 2008-2011 елларда капиталь ремонт булган йортларда подряд оешмалары җибәргән җитешсезлекләрне бетерү, бюджет учреждениеләрендә ремонт эшләрен финанслау һәм авыл җирлекләрен су белән тәэмин итү проблемалы булып кала.
Әйтелгәннәрне анализлап, Игорь Привалов торак-коммуналь хуҗалыкны үстерү мәсьәләсенең район җитәкчелеге контролендә булуын, ТР Президенты ярдәме белән авыл халкын эчәргә яраклы су белән сыйфатлы тәэмин итү буенча программа чараларын финанслау мәсьәләсенең хәл ителүен билгеләп үтте.
- Шәһәр хуҗалыгы һәм авыл җирлекләре фонды бер хуҗа кулында булса, уңайлырак. Без "Жилэнергосервис-Менделеевск" мобиль компаниясенә зур өметләр баглыйбыз. "Нептун" идарәче компаниясенең халыктан җыйган акчалары бик аз. Алар торак фондын ремонтлауга киткән чыгымнарны капларга җитми. Бурыч - федераль һәм республика программаларында актив катнашып, югары инстанцияләрдән өстәмә финанслану мәсьәләсен хәл итү.
Яңа уку елына әзер
Мәгариф учреждениеләренең яңа уку елына әзерлеге турында идарә начальнигы Резидә Гайфуллина мәгълүмат бирде.
Ахыры 2 нче биттә.

Ахыры. Башы 1 нче биттә.
Ул билгеләп үткәнчә, атна дәвамында кабул итү комиссиясе 43 мәгариф учреждениесендә булды. Тикшерү барышында янгын куркынычсызлыгы, санитария таләпләрен үткәрүгә аеруча игътибар бирелде.
Билгеләнгән барлык юнәлешләрдә эш алып барылды. Аерым авыл мәктәпләрендә янгыннан саклау системасы урнаштыру, уңайлы мәктәп җиһазлары сатып алу өчен өстәмә чыгымнар кирәк. Бу мәсьәләләр район җитәкчелеге булышлыгы белән акрынлап хәл ителә.
Җәйге чорда материаль-техник база ныгытылды, мәктәпкәчә мәгариф учреждениеләренә 11 нетбук кайтарылды, 3 нче мәктәпкә - мобиль класс, медицина һәм спорт җиһазлары.
Барлык мәгариф учреждениеләрендә мәктәп һәм балалар бакчалары хезмәткәрләре, социаль партнерлар, иганәчеләр көче белән 929,8 мең сумга косметик ремонт эшләре башкарылды.
Район җитәкчесе Игорь Привалов ягулык сезонына әзерлекне тәмамлау вакытын төгәл билгеләде.
- 1 сентябрьгә җылылык белән тәэмин итү системасына ревизия һәм өрдерү үткәрүне төгәлләргә кирәк. Гомумән алганда, барлык мәктәпләр яңа уку елына әзер.
Мәктәпкә җыенырга ярдәм ит
- "Мәктәпкә җыенырга ярдәм ит" акциясе төгәлләнә. Булачак беренче сыйныфларга портфельләр тапшыру 24 августта "Юность" район мәдәният йортында булачак, - дип мәгълүмат бирде район башкарма комитеты җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Павел Миронов.
- Белем көнендә бер генә бала да үзен кимсетелгән итеп тоярга тиеш түгел. Предприятие җитәкчеләре, эшмәкәрләр бу изге эштән читтә калмаслар һәм аз керемле гаиләләрдән балаларны мәктәпкә әзерләүдә булышырлар дип ышанам, - дип йомгаклады сүзен район җитәкчесе.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Менделеевск Менделеевск яналыклары