Менделеевские новости
  • Рус Тат
  • Су, салым, урамнарны яктырту

    Район һәм шәһәр башлыгы Игорь Привалов авыл җирлекләре башлыклары белән үткәргән киңәшмәдә шушы һәм башка проблемалар турында сөйләшү булды. "Жилэнергосервис" һәм "Энергосбыт" директорлары Ринат Шәрипов һәм Исмәгыйл Хафизов торак пунктларны су һәм электр энергиясе белән тәэмин итү, урамнарны яктырту турында мәгълүмат бирделәр. Башкарма комитет җитәкчесенең икътисад буенча урынбасары Рәмзия Әхмәдиева...

    Район һәм шәһәр башлыгы Игорь Привалов авыл җирлекләре башлыклары белән үткәргән киңәшмәдә шушы һәм башка проблемалар турында сөйләшү булды.
    "Жилэнергосервис" һәм "Энергосбыт" директорлары Ринат Шәрипов һәм Исмәгыйл Хафизов торак пунктларны су һәм электр энергиясе белән тәэмин итү, урамнарны яктырту турында мәгълүмат бирделәр.
    Башкарма комитет җитәкчесенең икътисад буенча урынбасары Рәмзия Әхмәдиева җир һәм физик затлар кеременә салым буенча бурычлар проблемасын күтәрде.
    - Абалач, Тойгуҗа, Песәй авылы җирлекләре, шулай ук шәһәрдә яшәүчеләрнең бурычлары зур суммада булганнар шактый, - диде ул.
    - Авыл халкы салымнарны вакытында түли. Без акчаны "Агропромбанк"ка тапшырабыз. Әмма банкта, аннан территориаль казначылыкта мәгълүмат озак эшкәртелә, - диделәр җирлек башлыклары.
    Контрольдәге мәсьәләләр үтәлешен анализлап, Игорь Привалов район башкарма комитет җитәкчесенең инфраструктураны үстерү буенча урынбасары Илнур Йосыповка торак-коммуналь хуҗалык предприятиеләре хезмәтенә тарифлар оештыру, авыл җирлекләрендә каты көнкүреш калдыкларын чыгаруга йорт хуҗалыклары белән аерым килешү төзү, урам яктыртуга ревизия мәсьәләләрен тикшерүне йөкләде.
    - Шушы көннәрдә "Нептун" идарәче компаниясенең "Жилэнергосервис" ҖЧҖ белән үзара мөнәсәбәтләрен юридик рәсмиләштерү буенча эшне төгәлләү кирәк, - дигән бурыч куйды Игорь Анатольевич.
    Яшәеш өчен мөһим мәсьәләләрне тикшерүне дәвам итеп, И.Привалов район һәм шәһәр башкарма комитеты алдында торак пунктларны төзекләндерү, карт агачларны кисү бурычы куйды.
    Шулай ук 2013 елның беренче яртысына газеталарга язылу кампаниясен үткәрү һәм оештыру проблемасы ассызыкланды.
    Район һәм шәһәрнең беренче җитәкчесе, бер вариант буларак, авыл җирлегендәге халыкны район газетасына альтернатив яздыру темасын өйрәнү тәкъдиме кертте.
    - Җирлек башлыклары бу эштә ярдәмче булырга тиеш, газетаны авыл Советына алып кайту алар вазифасына йөкләнә, аннан авыл халкы вакытлы басманы үзе килеп алырга тиеш була. Альтернатив язылу бәясе арзан, - диде район башлыгы.
    Л.Минигалеева
    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: