Менделеевск яңалыклары

Менделеевск районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Су запасы хәлне коткарды

30 марттан 1 апрельгә кадәр ике тәүлек диярлек менделеевлылар кайнар су белән тәэмин ителүдән мәхрүм булдылар. Аны бирүне туктатуның сәбәбе - Менделеевскины һәм Алабуганы су белән тәэмин итүче Турай суалгычында җитди авария. Без гадәттән тыш хәлләр буенча комиссия рәисе, район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Алексей Корниенкодан ситуациягә комментарий бирүен сорадык....

30 марттан 1 апрельгә кадәр ике тәүлек диярлек менделеевлылар кайнар су белән тәэмин ителүдән мәхрүм булдылар.
Аны бирүне туктатуның сәбәбе - Менделеевскины һәм Алабуганы су белән тәэмин итүче Турай суалгычында җитди авария. Без гадәттән тыш хәлләр буенча комиссия рәисе, район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Алексей Корниенкодан ситуациягә комментарий бирүен сорадык.
Алексей Александрович сүзләренчә, 30 мартта 5.30да шәһәрнең Бердәм диспетчерлык службасына суагызгычта басым төшүе турында сигнал алына. Безнең шәһәргә һәм Алабугага су килми башлый. 1 метр диаметрлы торбаның тишелү урынын 13.00 дә Әтәс районы тирәсендә торак пунктлар арасында табалар. Авария Алабугада яшәүчеләрнең күбесен сусыз калдыра, аларга 31 мартта иртәнге 9 дан көнкүреш ихтыяҗлары һәм эчәргә куллану өчен су китерә башлыйлар.
Менделеевлыларга зыян азрак сизелде. Хәлне коткарырга "Менделеевсказот" ҖЧҖдә 4 мең куб. м су запасы ярдәм итте.
А.Корниенко барлык халык исеменнән "Татгазинвест" ЯАҖ генераль директоры, Дәүләт Советы депутаты Ринат Ханбиковка рәхмәт әйтте. Аның тырышлыгы белән Менделеевскида су өчен резервуар булдырылды. Шәһәр нәкъ шул запаска була ике көн яшәде. Аварияне бетерүгә техник һәм кеше ресурслары җәлеп ителде.
Проблема Менделеевск һәм Алабуга җитәкчелеге Игорь Привалов һәм Геннадий Емельянов, төзелеш һәм ТКХ министрының беренче урынбасары Фәрит Хәнифов тарафыннан көчәйтелгән контрольгә алынды.
Тишелгән урын 31 мартның көн уртасына төзекләндерелде. Ләкин 1 апрель кичендә тагын бер авария булды. Җир асты разведкасын үткәрү барышында тишелү урыны Тойма елгасы ягыннан Яңабирде авылыннан 3 км читтә табылды. Штаб чираттагы аварияне бетерү буенча эшне дәвам итә, аңа "Л.Я.Карпов исемендәге химия заводы" ААҖ, "Менделеевсказот" ҖЧҖ, "Вода Прикамья" ҖЧҖ техникасы җәлеп ителде, Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы белгечләре, Менделеевск һәм Алабуга районнарының тиешле службалары эшли.
Редакциядән: Номер калыпка салынганда безгә барлык авария эшләренең 2 апрельдә 23.40та тәмамлануын хәбәр иттеләр. Авария урынында ТР Премьер-министры Илдар Халиков, ТР буенче РФ Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы Идарәсе начальнигы генерал-майор Рафис Хәбибуллин булып киттеләр. 3 апрельдә иртәнге 3.00тә Менделеевскига салкын су штат режимында бирелә башлады.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев