Менделеевск яңалыклары
  • Рус Тат
  • Судьялар эш тәҗрибәсе белән уртаклашты

    28 июньдә рәис Ирек Нәбиев эгидасы астында район суды хуҗалар хокукында җинаять эшләрен тикшергәндә туган мәсьәләләр буенча семинар-киңәшмәдә катнашу өчен Менделеевскига килгән Кама буе зонасы район һәм шәһәрләреннән коллегаларының зур делегациясен каршы алды. Чараны оештыру инициаторы - Татарстан Республикасы Югары суды, аның хезмәткәрләре суд системасы эшчәнлегенең нәтиҗәлелеген күтәрүгә тиешле игътибар...

    28 июньдә рәис Ирек Нәбиев эгидасы астында район суды хуҗалар хокукында җинаять эшләрен тикшергәндә туган мәсьәләләр буенча семинар-киңәшмәдә катнашу өчен Менделеевскига килгән Кама буе зонасы район һәм шәһәрләреннән коллегаларының зур делегациясен каршы алды.
    Чараны оештыру инициаторы - Татарстан Республикасы Югары суды, аның хезмәткәрләре суд системасы эшчәнлегенең нәтиҗәлелеген күтәрүгә тиешле игътибар бирәләр.
    "Юность" район мәдәният йорты залына җыелган семинарда катнашучыларны район башлыгы исеменнән урынбасары Рөстәм Хәбибуллин сәламләде.
    - Суд органнарының эш тәҗрибәсен өйрәнү, гомумиләштерү һәм тарату бу система эшчәнлеге сыйфатын күтәрү, гражданнарның хокукларын һәм законлы мәнфәгатьләрен яклау механизмын камилләштерү, җәмгыятьтә аның ролен күтәрү мөмкинлеге бирә, - дип билгеләп үтте ул. Һәм судьяларга нәтиҗәле эшчәнлек, гадел хөкем итү өлкәсендә яңа уңышлар, сәламәтлек теләде.
    Югары суд рәисе урынбасары Максим Беляев киңәшмәне ачты. Ул РФ Конституцион суд карарлары кысасында гаризаларны тикшергәндә проблемалы мәсьәләләргә җыелганнарның игътибарын юнәлдерде. Сак астына алу вакытын озайту, суд актлары төзү сыйфаты белән бәйле шикәятьләрнең судка тикшерү өчен тапшырылырга тиешлегенә басым ясады.
    Семинар барышында җинаять эшләре буенча суд коллегиясе рәисе Роман Давыдов, Мансур Камалов, Илгиз Галимуллин чыгыш ясадылар.
    Доклад темалары федераль законнарда үзгәрешләр, наркотик матдәләр әйләнеше белән бәйле җинаятьләр составын квалификацияләү, мошенниклык өчен җаваплылык, шулай ук суд системасы хезмәткәрләре эшчәнлеге белән бәйле башка мәсьәләләргә багышланды.
    Беренче инстанция судьяларны кызыксындырган сорауларга квалификацияле җаваплар бирелде.
    Лариса Кривилева

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: