Менделеевск яңалыклары
  • Рус Тат
  • Судьялар иҗади конкурста

    Мәдәният елы кысаларында Түбән Камада судьялар арасында I республика иҗат конкурсы оештырылды. "Фемида музалар дуслыгында" фестивале бу өлкә белгечләренең иҗади тормышын һәм төрле шөгыльләрдә осталыкларын ачуны максат итте. Зона этабында Әгерҗе, Актаныш, Алабуга, Зәй, Яр чаллы һәм башка район һәм шәһәр суд хезмәткәрләре белән беррәттән менделеевлылар да уңышлы чыгыш ясадылар....

    Мәдәният елы кысаларында Түбән Камада судьялар арасында I республика иҗат конкурсы оештырылды.
    "Фемида музалар дуслыгында" фестивале бу өлкә белгечләренең иҗади тормышын һәм төрле шөгыльләрдә осталыкларын ачуны максат итте. Зона этабында Әгерҗе, Актаныш, Алабуга, Зәй, Яр чаллы һәм башка район һәм шәһәр суд хезмәткәрләре белән беррәттән менделеевлылар да уңышлы чыгыш ясадылар.
    "Вокаль ансамбль" номинациясендә суд рәисе ярдәмчесе Юлия Шәрифҗанова, суд утырышы секретаре Элла Ситникова беренче урын яуладылар. Җиңүче буларак алар декабрьдә Казанда фестивальнең финал турында сыналачаклар. "Хореография", "Вокал-соло" номинациясендә судья ярдәмчесе Светлана Халитова, Айрат Гатауллин катнаштылар.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: