Менделеевск яңалыклары

Менделеевск районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Судьялар җәзаның котылгысыз булуы принципы яклы

Беренче квартал узган елдагы эшчәнлеккә традицион йомгак ясау вакыты. 2013 ел районның федераль һәм мировой юстициясе өчен ничек узды, суд системасы эшчәнлегендә нинди яңалыклар булды - корреспондентыбыз Роза Шәрәфиева район суды рәисе, юридик фәннәр кандидаты Ирек Нәбиев белән шулар турыда әңгәмә корды. - Ирек Гыйльмегаянович, Менделеевск судьяларының эшчәнлеге саннарда ничек...

Беренче квартал узган елдагы эшчәнлеккә традицион йомгак ясау вакыты. 2013 ел районның федераль һәм мировой юстициясе өчен ничек узды, суд системасы эшчәнлегендә нинди яңалыклар булды - корреспондентыбыз Роза Шәрәфиева район суды рәисе, юридик фәннәр кандидаты Ирек Нәбиев белән шулар турыда әңгәмә корды.
- Ирек Гыйльмегаянович, Менделеевск судьяларының эшчәнлеге саннарда ничек күзаллана?
- Статистика буенча, эшләр кимегәне сизелми. 2013 елда федераль судьялар тарафыннан 112 җинаять эше, 713 гражданлык һәм 1795 башка суд эшләре тикшерелде, мировой судьялар - 126 җинаять, 3091 гражданлык эше, шулай ук 1358 административ материал. Соңгы вакытта гражданлык эшләре арту тенденциясе күзәтелә, мисал өчен, мировой суд тарафыннан узган елдагыга караганда 800 эшкә күбрәк каралган. Әмма бу кабул ителә торган суд карарларына берничек тә йогынты ясамый.
- Судларда эшләр саны артуны исәпкә алып, суд процессын модернизацияләү аеруча актуаль булып чыга. Безнең судта нинди техник яңалыклар кертелде?
- Бу суд процессына гына түгел, даими яңартылып һәм камилләштерелеп торучы куркынычсызлык системасына да кагыла. Минем коллегаларыма секретарьлар белән берлектә хөкем ителгәннәр катнашындагы эшләрне тикшерү өчен 10 нчы колониядә булырга туры килә. Бу вакытны ала һәм матди чыгымнарга, эшне тикшерү вакытының кысалардан чыгуына китерә. Гамәлдәге закон хөкем ителгәннәрнең суд утырышында видео-конференц-элемтә аша катнашу мөмкинлеге бирә.
Бүгенге көндә тиешле җиһазларны урнаштыру эшләре бара, бу, һичшиксез, суд җитештерүе процессына вакытны экономияләү, аның ачыклыгы һәм уңайлылыгы принципларын тормышка ашыруга ярдәм итә.
- Ирек Гыйльмегаянович, РФ Югары һәм арбитраж судларын берләштерү турындагы закон кабул ителү белән суд эшчәнлегендә нинди үзгәрешләр көтелә?
- Россия Президенты агымдагы елның 5 февралендә бу законга кул куйды. Безнең илебездә Югары суд оешачак, ул гражданлык, җинаять, административ эшләрне тикшерүче, шулай ук икътисадый бәхәсләрне һәм бу органга буйсынучы башка эшләрне хәл итү буенча суд органы булачак. Узган елның июнь аенда Владимир Путин гражданнар, шулай ук оешмалар катнашында, дәүләт власте һәм җирле үзидарә органнары белән үзара бәхәсләрне хәл итүгә бердәм якын килүне булдыру максатында судларны берләштерүне тәкъдим иткән иде. Моңа старт җәй көне үк бирелгән булса да, әлегә кадәр юридик өлкәдә киң тикшерү дәвам итә. Безгә закон положениеләренең гамәлгә керүен көтәсе генә кала, аларның күбесе 180 көннән соң үз көченә керә.
- Закон бозучылар штрафларын вакытында түләсен, җәзаның котылгысыз булу принципы эшләсен өчен судлар нинди чаралар күрә?
- Чыннан да, юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозган өчен билгеләнгән штрафларның күбесе түләнми. Җәзаның котылгысыз булуы үтәлмәү андый хокук бозуларның кабатлануына китерә. Нәтиҗәдә бу республика юлларындагы хәлне катлауландыра һәм юл-транспорт һәлакәтләренә китерә, алар еш кына зыяннар белән тәмамлана. Шул сәбәпле ТР Югары Суды штраф түләмәүчеләрне контрольгә алды, ә Менделеевск судьялары, үз чиратында, андый хокук бозулар өчен 15 тәүлеккә кадәр кулга алуны киң кулланачаклар. Бу РФ Административ хокук бозулар Кодексының 20.25 маддәсендә каралган. Иң мөһиме, әгәр кешенең түләнмәгән штрафлары бар икән, ул чит илгә чыгарылмаячак.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Менделеевск Менделеевск яналыклары Суд