Менделеевск яңалыклары
  • Рус Тат
  • Сугыш белән өтелгән язмышлар

    Бөек Ватан сугышы һәр гаилә язмышында тирән эз калдырды. Күп еллар үтсә дә, кешеләр һаман да ул чорда югалган туганнарын эзлиләр һәм табалар. Менделеевскида яшәүче Леонид Ерохин да 1945 елның апреленнән элемтәдә булмаган абыйсын табу бәхетенә ирешә. Аны эзләү юлы озын һәм сикәлтәле, очрашу мизгелләре дулкынландыргыч һәм йөрәккә уелып калырлык...

    Бөек Ватан сугышы һәр гаилә язмышында тирән эз калдырды. Күп еллар үтсә дә, кешеләр һаман да ул чорда югалган туганнарын эзлиләр һәм табалар.
    Менделеевскида яшәүче Леонид Ерохин да 1945 елның апреленнән элемтәдә булмаган абыйсын табу бәхетенә ирешә. Аны эзләү юлы озын һәм сикәлтәле, очрашу мизгелләре дулкынландыргыч һәм йөрәккә уелып калырлык була. Хәер, барысы турында тәртип буенча сөйлик.
    - Минем әбием һәм бабам, аларның балалары сугыш елларында аерылышалар, - ди Леонид Сергеевич, - һәм калган гомерләрен бер-берсе турында берни белмичә, аерым үткәрәләр.
    Леонид Сергеевичның әтисе Сергей Фёдорович Танайкада туган. Сугыш башланганчы Белоруссиягә китә, анда Нина Шеметовецка өйләнә. Яшь парның гаилә бәхете озакка бармый. Сугыш башлана, Белоруссияне немецлар оккупацияли.
    Бөек Ватан сугышы тарихында күләмле басып алу операцияләре шактый, әмма нәкъ менә "Багратион" операциясе турында Леонид Ерохин барысын да диярлек белә. Россия полководецы исемен алган бөек һөҗүм башланганда, аңа нибары өч ай була. Оккупация барышында немецлар күпсанлы алышынып торучы миномётлы позицияләре, дзотлары һәм блиндажлары белән көчәйтелгән берничә оборона линиясе булдыралар. Алар үз позицияләрен җиңел һәм гади генә бирергә җыенмыйлар, ә җирле халыкны көнчыгыш Пруссиягә куарга карар кылына. Шеметовец-Ерохиннар гаиләсе дә моннан качып котыла алмый.
    - Без күп идек, - дип дәвам итә Л.Ерохин, - ике бала белән әти-әнием, балалары Евгений, Анатолий һәм Константин белән әби-бабам, әбиемнең абыйсының гаиләсе.
    Кечкенә балалар белән тыныч халыкның күпсанлы колоннасында хәрби хәрәкәтләр, артиллерия һөҗүме шартларында барырга туры килә. Калининград өлкәсендә бомбага тоту вакытында гаиләсе белән әбиемнең абыйсы бүленеп кала һәм әбием Женяны эзләргә җибәрә. Кыз озак кына югалып тора, әтием әнигә: "Кыздан башка кире кайтма!" дип фәрман бирә. Шулай итеп, гаилә икегә бүленә.
    Ерохиннар, бабам Степан Фёдорович һәм аның ике яшүсмер улы тикшерү-фильтрлау лагерына эләгәләр. НКВДның бу бүлекчәсенең максаты - немецлар биләп алган территорияләрдә булган армия яшендәге кешеләрне барлау. Җентекле игътибар астына эләккәннәрнең язмышы төрлечә була - арест, армия яки хезмәт лагерьлары. Балалары белән Ерохиннар гаиләсен җибәрәләр, һәм әтием туган иленә, Татариягә кайтырга карар кыла. Тимер юл буйлап озак кайтканнан соң, алар 1945 елда Танайкага килеп чыгалар.
    Әгәр офицерларның берсе Литва территориясендә урнашкан ярдәмче хәрби хуҗалыкта эш тәкъдим итмәсә, бабам һәм аның улларының язмышы нинди юнәлеш алган булыр иде микән, билгесез. Ул аларны урнаштыра, торак белән тәэмин итә. Соңрак ярдәмче хуҗалыкны җирле совхозга бирәләр. Еллар уза, Константин һәм Анатолий олыгаялар, эшче һөнәрләр алалар, аннан әтиләре белән Латвиягә күчеп китәләр.
    Әбием Софья Семёновна кызы Женя белән кире Белоруссиягә кайта, ә илленче еллар башында алар кызлары Нина янына Танайкага күченәләр.
    Бу еллар дәвамында әбием Софьяның бердәнбер теләге ирен һәм улларын табу була. Еллар уза, әмма ул күңелендә яра белән, якыннары язмышы өчен борчылып яшәвен дәвам итә.
    - Аның хыялы тормышка ашмый калды, - дип сөйли Леонид Сергеевич, - аларны эзләү минем тормыш максатыма әверелде.
    Төрле инстанцияләргә мөрәҗәгать итү нәтиҗә бирми. 1986 елда Л.Ерохин хатыны белән Белоруссиягә юл ала. Элек алар яшәгән авыл инде юк, аны немецлар яндырган. Әбисенең абыйсы линиясе буенча туганнарын табуга ирешәләр, ләкин Степан Фёдорович һәм аның улларының язмышы турында беркем дә белми. Аннан союз таркала башлый, эзләүләр туктала. "Көт мине" программасы барлыкка килүгә, өмет тагын уяна. Һәр тапшыруда гаиләләр берләшүне, туганлык элемтәләре урнашуны күрергә була. Леонид Сергеевич, озак уйлап тормыйча, Интернет буенча туганнарын эзләүгә заявка җибәрә. Сигез ел көтәргә туры килә.
    Апрель аенда Ерохиннар фатирында шәһәрара шалтырау яңгырый. "Сезгә "Көт мине" тапшыруыннан шалтыраталар. Сезне катнашырга чакырабыз". Анда баруның максаты төгәл билгеле - туганнары табылган.
    Соңрак туганнары сөйләвенчә, аларның әтисе сугыш елларында гаиләсе белән Татариягә киткән апасы турында күптән түгел генә сөйләгән. "Көт мине" тапшыруына мөрәҗәгать иткәч, аларны инде күптән эзләүләре ачыклана.
    Ерохиннар чакырылган тапшыру Җиңү көне алдыннан эфирга чыгарга тиеш була, ләкин алар бара алмыйлар. 85 яшьлек Анатолий Шеметовецның балалары да, әтиләренең сәламәтлеге начараеп китүдән куркып, тәвәккәлләргә кыймыйлар. Очрашу телекамералар аша, гаиләләр белән генә уза. Моның өчен ирле-хатынлы Ерохиннарга чит ил паспорты, шенген визасы рәсмиләштерергә һәм тирән дулкынлану белән Мәскәү-Рига поездында барырга туры килә. "Без сезне вокзалда ничек танырбыз?" дип сорыйлар туганнары телефоннан.
    - Алар безне кызыл сумкадан таныячак дигән шарт куелды, - дип сөйли Л.Ерохинның хатыны Алевтина Ивановна. - Рига вокзалында очрашкач, кочаклаштык, елаштык һәм "Ошаган, безнеке!" дигән сүзләрне ишеттек.
    Анатолий Степанович сабый чагында күргән абыйсының улына карый һәм үз күзләренә ышанмый. Бәлки туганында алты ел элек фани дөньядан киткән өлкән апасы Нинаның йөз чалымнарын тапкандыр. А.Шеметовец шул дәвердән бирле Латвиядә, Елгавадан ерак түгел яши, аның ике кызы һәм улы, оныклары бар. Абыйсы Константин һәм бабасы бу очрашуга кадәр яши алмыйлар. Степан Фёдорович та, Софья Семёновна да кабат гаилә корырга омтылмаганнар, җитмешенче елларда берсе - 78, икенчесе 84 яшьтә вафат булалар.
    Бабасы соңгы тукталышын ерак Латвиядә таба, Леонид Сергеевич аның каберендә була, изге рухына баш ия. Әбисе Алабугада җирләнгән.
    Леонид Сергеевичның уй-кичерешләрен сүз белән әйтеп бирүе кыен, болар бәлки, җиңеллек һәм туганнары, якыннары алдында бурычы үтәлү хисләредер.
    Фото гаилә архивыннан

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: