Менделеевск яңалыклары
  • Рус Тат
  • Сугыш хатын-кызлар эше түгел

    Хәрби хезмәт хатын-кызлар өчен түгел дисәләр дә, Бөек Ватан сугышы елларында алар да ир-егетләр белән беррәттән яу кырындагы авырлыкларны үз җилкәләрендә татыдылар. Көтелмәгәндә башланып дүрт ел буена сузылган сугыш афәте безнең язмабыз герое язмышында да тирән эз калдырды. Нәкыя әби Зарипова бу көннәрдә 90 яшьлек юбилеен билгеләде. Район башлыгы урынбасары...

    Хәрби хезмәт хатын-кызлар өчен түгел дисәләр дә, Бөек Ватан сугышы елларында алар да ир-егетләр белән беррәттән яу кырындагы авырлыкларны үз җилкәләрендә татыдылар.
    Көтелмәгәндә башланып дүрт ел буена сузылган сугыш афәте безнең язмабыз герое язмышында да тирән эз калдырды.
    Нәкыя әби Зарипова бу көннәрдә 90 яшьлек юбилеен билгеләде. Район башлыгы урынбасары Рөстәм Хәбибуллин, ветеранны беренче җитәкче Игорь Привалов исеменнән котлап, аңа Россия Федерациясе Президенты Владимир Путинның истәлекле адресын, чәчәк бәйләме һәм бүләк тапшырды. Котлауларга Социаль яклау идарәсе начальнигы Әлфия Салаватуллина, сугыш һәм хезмәт ветераннары советы рәисе Любовь Сорокина да кушылдылар.
    Нәкыя Зарипова тумышы белән Минзәлә районы Наратлы Кичү авылыннан. 1944 елның 21 июнендә хәрби комиссариат чакыруы буенча фронтка алына. 20 яшьлек кыз Казанда пешекчеләр әзерләү курсы һәм хәрби хәзерлек үтә.
    - Авыл баласы бит, татар мәктәбендә укыдык. Элемтәче булырга теләгән идем. Русча белмәгәнлектән, аңлатып әйтә алмадым, пешекчеләр курсына эләктем, - дип сөйли ветеран, хатирәләрен яңартып.
    Нәкыя Салиховна икенче Балтыйк буе фронтында элемтәчеләр батальоны составында өлкән пешекче булып хезмәт итә.
    - Күбрәк кухня тирәсендә кайнашсам да, сугыш читләтеп үтмәде: снаряд кыйпылчыклары эләгеп, гәүдәләре телгәләнеп беткән, дошман пулясыннан вакытсыз гомерләре өзелгән, авыр яраланган, контузия алган солдатлар озак вакытлар күз алдымнан китмәде, - ди ветеран. - Кыйпылчыкларның берсе миңа да тиде: үземнең туган көнемдә яраландым. Дәвалану өчен Ленинградка госпитальгә озаттылар. Җиңү хәбәрен шунда ишеттем. Шатлыктан култык таякларын ташлап, тән яралары турында онытып, биергә керештек, барлык авырулар урамга чыкты, хисләрне яшерү мөмкин түгел, бер-беребезне котлыйбыз, көлешәбез, кемдер җыр суза.
    Демобилизацияләнеп кайткач, Нәкыя бәхет эзләп Урал якларына чыгып китә. Пермь өлкәсендә 37 ел тимер юлда диспетчер, сакчы, табель тутыручы булып эшли. Көчле рухлы, хезмәт сөючән, ныклы холыклы ханымга нинди генә вазифалар йөкләсәләр дә, аларны җиренә җиткереп, намус белән башкара.
    1992 елда Менделеевскига күчеп кайта. Бүгенге көндә бердәнбер улы Наил һәм килене Фирдәвес тәрбиясендә яши.
    - Көче һәм егәре барында, аяклары йөргәндә безнең эштән кайтуны тәмле ашлар пешереп көтеп ала иде. Балаларыбызны үстерешүдә дә аның өлеше зур, - ди Фирдәвес ханым кайнанасы турында.
    Яу кырында алган яра 53 елдан соң кабат үзен сиздерә. Аяклары авыр хәрәкәтләнә башлый. Соңгы вакытта Нәкыя әби бөтенләй диярлек йөри алмый. Әмма, шулай да, балаларына, оныклары Тимур белән Гүзәлгә зирәк киңәшләре белән ярдәм итеп, төшенкелеккә бирелмичә яши. Тимур югары белемле белгеч, Чаллы шәһәре предприятиесендә эшли. Гүзәл быел мәктәпне тәмамлый, медицина университетына укырга керергә хыяллана.
    - Бүгенге көндә тормышымнан зарланмыйм. Балаларыма, оныкларыма ихлас күңелдән рәхмәтле, бик тәрбиялиләр. Теләгем бер генә: сугышлар булмасын, барыбызга да иминлектә яшәргә язсын.

    Мәдинә Григорьева

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: