Сугыш ветераны юбилеен билгеләде
Менделеевскида яшәүче сугыш һәм хезмәт ветераны Александр Матвеевич Коновалов шушы көннәрдә 90 яшьлеген билгеләде. Беренче дәрәҗә Бөек Ватан сугышы ордены, "Ленинград оборонасы өчен" медале белән бүләкләнгән Александр Матвеевичка башкарма комитет җитәкчесе урынбасары Павел Миронов Россия Президенты Владимир Путинның адреслы открыткасын, район башлыгы исеменнән бүләк тапшырды. Котлауларга Социаль яклау идарәсе начальнигы...
Менделеевскида яшәүче сугыш һәм хезмәт ветераны Александр Матвеевич Коновалов шушы көннәрдә 90 яшьлеген билгеләде.
Беренче дәрәҗә Бөек Ватан сугышы ордены, "Ленинград оборонасы өчен" медале белән бүләкләнгән Александр Матвеевичка башкарма комитет җитәкчесе урынбасары Павел Миронов Россия Президенты Владимир Путинның адреслы открыткасын, район башлыгы исеменнән бүләк тапшырды. Котлауларга Социаль яклау идарәсе начальнигы Әлфия Салаватуллина, хезмәт һәм сугыш ветераннары советы рәисе Любовь Сорокина, аучылар һәм балыкчылар җәмгыяте әгъзасы Нина Исмәгыйлова кушылдылар.
Л.Карпов исемендәге химия заводында эшләп пенсиягә чыккан ветеранга предприятиенең профком рәисе урынбасары Татьяна Митшина да җылы тәбрикләү сүзләре җиткерде.
Алтынчы сыйныфны тәмамлап заводка килгән үсмер, сугыш башлану турында ишетү белән, "яшем җиткән булса, мин дә немец илбасарларына каршы яуга китәр идем", - дип уйлый. 1942 елда унсигез яше тулган егетне фронтка алалар. А.Коновалов Ленинград оборонасында катнаша. Ул чорны ветеран күз яшьләре белән искә ала:
- Блокада турында күп сөйлиләр, язалар, тик мин барысын үз күзләрем белән күргән солдат буларак әйтәм: ленинградлыларның, совет солдатларының батырлыгын бәяләп бетерерлек түгел. Блокаданың һәр көне сабырлыкка, мәрхәмәтлелеккә сыналу булды. Никадәр солдат башын салды, мин авыр яраландым, - дип хатирәләрен яңарта ул.
1945 елның августында туган җиргә аяк баскан егет заводка слесарь булып урнаша. Тагын бер елдан гаилә кора. Тормыш иптәше белән өч кыз үстерәләр: Нина үзен балалар тәрбияләүгә багышлый, Галина - социаль үзәк белгече, Татьяна - һөнәре буенча бухгалтер, гаиләсе белән ерак Тобольскида яши. Алар өч ел элек әниләрен тәрбияләп соңгы юлга озатканнар. Хәзер әтиләрен кадерләп карыйлар.
- Әти Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 70 еллыгын дулкынланып көтә. Чордашларының күбесе мәрхүм. Актив кеше буларак, соңгы вакытта тормышы фатир бүлмәсендә узуына бик борчыла. Еш кына ялкынлы сугыш елларын, дусларын искә ала, - дип сөйли кызы Галина Александровна.
Ә без, үз чиратыбызда, җиңү солдатына сәламәтлек, күңел тынычлыгы телибез.
Фәймә Вахриева
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз
-
2 март 2021 - 10:43Татарча «Мине штурмлау» «Җиңел форматта 2.0» чираттагы очрашу «Юность» кинотеатрында узды.1400
-
2 март 2021 - 10:42Туган телләр елы уңаеннан, С.Гассар ис. Мәдәният сараенда «Созвездие – Йолдызлык» XXI Ачык республика телевизион яшьләр эстрада сәнгате фестивале район этабының гала-концерты узды Анда 498 бала, 31 вокал һәм хореографик коллектив, вокал һәм конферанс юнәлешләре буенча 57 солист катнашты.1700
-
2 март 2021 - 10:40Боксерлар арасында квалификацион турнир «Батыр» спорт мәктәбендә бокс белән яңа гына шөгыльләнүчеләр арасында квалификацион турнир үткәрелде.1600
-
1 март 2021 - 09:17КҮҢЕЛЛЕ ӘЛИФБА #12 / "Й" хәрефе Татар әлифбасын балалар белән бергә өйрәнәбез.6200
-
25 февраль 2021 - 10:41СалаваTIK - Әпипә Яңа видеоны карагыз, кушылып биергә һәм лайклар куярга онытмагыз!12800
-
23 февраль 2021 - 16:31Татарстан Президенты Казан Суворов хәрби училищесында булды Рөстәм Миңнеханов суворовчылар белән аралашты һәм алар белән истәлеккә фотога төште.9900
-
20 февраль 2021 - 11:27Менделеевск районыннан Курихиннар: без изгелеккә һәм яхшы кешеләргә ышанабыз Мунчада яшәүче гаилә турында региональ телеканалларда сюжет чыккач «МЯ» журналистлары да Акътәҗектә булдылар, ирле-хатынлы Оксана Михайловна һәм Павел Александрович белән аралаштылар.14300
-
19 февраль 2021 - 08:42Ковидка каршы прививка ясату өчен дәүләт хезмәте порталы аша язылырга мөмкин Бу очракта һәркем үзенә уңайлы көнне һәм вакытны сайлый ала.15200
-
2 март 2021 - 10:38ТР атказанган мәдәният хезмәткәре Клара Галләмованың юбилей кичәсе С.Гассар исемендәге мәдәният сараенда уздыКлара Гәлимҗановна ветераннар халык хоры һәм «Талларым» татар җырлары ансамбленең алыштыргысыз җитәкчесе.1600
-
12 февраль 2021 - 16:36Туган якны өйрәнү музеенда «Менделеевск җирендә Борис Пастернак һәм татар мәдәнияте» исемле чара уздыУл Туган телләр һәм халыклар дуслыгы елы уңаеннан язучының туган көненә багышланды.12100
-
25 февраль 2021 - 10:41СалаваTIK - Әпипә Яңа видеоны карагыз, кушылып биергә һәм лайклар куярга онытмагыз!12800
-
23 февраль 2021 - 16:31Татарстан Президенты Казан Суворов хәрби училищесында булды Рөстәм Миңнеханов суворовчылар белән аралашты һәм алар белән истәлеккә фотога төште.9900
-
1 март 2021 - 09:17КҮҢЕЛЛЕ ӘЛИФБА #12 / "Й" хәрефе Татар әлифбасын балалар белән бергә өйрәнәбез.6200
© ТАТМЕДИА. Все материалы, размещенные на сайте, защищены законом.
Перепечатка, воспроизведение и распространение в любом объеме информации,
размещенной на сайте, возможна только с письменного согласия редакций СМИ.
При поддержке Республиканского агентства по печати и массовым коммуникациям «ТАТМЕДИА».
Наименование СМИ: Менделеевск яӊалыклары (Менделеевские новости)
№ свидетельства о регистрации СМИ, дата: ЭЛ № ФС 77 - 73819 от 28.09.2018
выдано Федеральной службой по надзору в сфере связи,
информационных технологий и массовых коммуникаций
ФИО главного редактора: Искандарова Джулия Анатольевна
Адрес редакции: 423650, Республика Татарстан, Менделеевский р-н, г. Менделеевск, ул. Фомина, д. 20
Телефон редакции: (85549) 2-14-55
Политика о персональных данных
Антикоррупционная политика