Сугышлар кабатланмасын
Әфган сугышы юлларын узган менделеевлыларга тирән хөрмәт күрсәтү, Ватан алдындагы изге бурычын намус белән үтәп, сугыш кырында һәлак булганнарны искә алу өчен сугыш һәм хезмәт ветераннары, предприятие, оешма һәм учреждениеләр хезмәт коллективлары җитәкчеләре һәм вәкилләре, мәктәп укучылары шәһәр мәйданына җыелды. Көн геройларын сәламләп, алып баручы Виктор Никифоров район башкарма комитет...
Әфган сугышы юлларын узган менделеевлыларга тирән хөрмәт күрсәтү, Ватан алдындагы изге бурычын намус белән үтәп, сугыш кырында һәлак булганнарны искә алу өчен сугыш һәм хезмәт ветераннары, предприятие, оешма һәм учреждениеләр хезмәт коллективлары җитәкчеләре һәм вәкилләре, мәктәп укучылары шәһәр мәйданына җыелды.
Көн геройларын сәламләп, алып баручы Виктор Никифоров район башкарма комитет җитәкчесе урынбасары Алексей Корниенкога митингны ачу өчен сүз бирде.
Әфганстан сугышында катнашканнарга мөрәҗәгать итеп:
- Еллар яшен тизлеге белән уза, ләкин Әфган сугышы белән бәйле вакыйгалар безнең хәтердән җуелмый саклана.
Менделевскидан 80 егет, үз өлешләренә тигән сынауны лаеклы һәм намус белән үтәделәр. Бүгенге көндә алар районның иҗтимагый-сәяси тормышында актив катнашалар, яшь буын өчен остазлар һәм аларны патриотик рухта тәрбияләүдә үзләреннән өлеш кертәләр. Без сезнең батырлыгыгыз алдында баш иябез һәм:
"Сугыш беркайчанда булмасын дип кабатлыйбыз".
Хәрби комиссар Дамир Вәлиев һәм сугышчы-интернационалистлар берлеге рәисе Сергей Поспелов митингка җыелганнар алдында чыгыш ясадылар.
- Әфганстандагы канкойгыч сугышта 15 меңнән артык егетнең гомере өзелде. Безнең якташларыбыз Андрей Семенов һәм Владимир Куршаков та яу кырында башларын салдылар.
Менделеевлылар бер минутлык тынлык һәм өч катлы залп белән аларны искә алды. Бу көнне Ватанның фидакарь егетләрен тәрбияләп үстергән аналар хөрмәтенә ихластан рәхмәт сүзләре яңгырады.
Сабырлык, түземлек күрсәткән өчен Анна Матвеевна Семенова һәм Раиса Максимовна Куршаковага район җитәкчелеге исеменнән чәчәк букетлары тапшырылды.
Мемориалга чәчәк бәйләмнәре һәм гирляндалар салу белән митинг тәмамланды. Әфган сугышы ветераннары истәлеккә фотога төштеләр. Кичә С.Гассар исемендәге мәдәният сараеның банкет залында дәвам итте.
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз
-
26 гыйнвар 2021 - 15:25Covid-19дан прививка ясату өчен дәүләт хезмәтләре порталында язылырга мөмкин Язылу өчен «Covid-19дан түләүсез вакцинация» яисә «Табибка язылу» баннерының старт битен ачыгыз.3200
-
26 гыйнвар 2021 - 15:23Хезмәт һәм химзавод ветераны Раиса Сафина 80 яшен билгеләде Р.Сафина 12 ел заводта, фармакопея цехында эшли, соңрак реактив тозлар цехына күчә.2800
-
25 гыйнвар 2021 - 15:53Татарстанның кайбер районнарында медицина кадрлары җитми Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Сәламәтлек саклау министрлыгының коллегия утырышында медицина хезмәткәрләре җитмәгән районнарны атады.4400
-
22 гыйнвар 2021 - 10:48Иң яхшы Халыклар дуслыгы йорты Халыклар дуслыгы йорты директоры Фирүзә Габдрахманова сүзләренә караганда, узган елда барлык чаралар да өч күренекле дата: ТАССРның –100 еллыгын, Бөек Ватан сугышында Җиңүнең – 75 еллыгын, район оешуның 35 еллыгын бәйрәм итү кысаларында оештырылды.8600
-
22 гыйнвар 2021 - 10:47Районда терлекчелек буенча ел йомгаклары уңай Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе начальнигы Илнур Фәрухшин сүзләренчә, 2020 елда терлекчелек продуктлары 335 миллион сумга җитештерелде, бу узган елның отчет чорына караганда 16 %ка артык.8200
-
22 гыйнвар 2021 - 10:46Татарстанда 13 яшьлек кыз югалган Мәктәп укучысы Яшел Үзәндә 18 гыйнварда югалган. Эзләү отрядының социаль челтәрләрдәге сәхифәсендә шул хакта хәбәр ителә.7900
-
21 гыйнвар 2021 - 16:26Менделеевск районында яшәүче хезмәт ветераны Оркыя Фатыйхова 90 яшен билгеләде Район башкарма комитеты җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Екатерина Ямалиева Оркыя Шәймөхәмәтовнаны 90 яшьлек юбилее белән котлады, аңа Россия Президенты Владимир Путин һәм район башлыгы Валерий Чершинцев исеменнән открыткалар, истәлекле бүләкләр тапшырды.9000
-
21 гыйнвар 2021 - 16:24Менделеевскида Бөтенроссия яшь хоккейчылар клубының зона ярышлары узды 20-21 гыйнварда «Айсберг» Боз сараенда «Алтын алка» яшь хоккейчылар клубы Бөтенроссия ярышларының зона этабы узды.8800
-
21 гыйнвар 2021 - 16:16Бөтендөнья татар конгрессының җирле бүлекчәсендә «перезагрузка»Халыклар дуслыгы йортында Бөтендөнья татар конгрессы Менделеевск бүлекчәсенең отчёт-сайлау җыелышы булды.8900
-
15 гыйнвар 2021 - 10:41Эшлекле очрашуда районның социаль-икътисадый мәсьәләләре каралдыРайон башлыгы Валерий Чершинцев РФ Дәүләт Думасы депутаты Әлфия Когогина белән территориянең социаль-икътисадый мәсьәләләрен тикшерде.11200
-
21 гыйнвар 2021 - 14:54КҮҢЕЛЛЕ ӘЛИФБА #7 / "Е" хәрефе Татар әлифбасын балалар белән бергә өйрәнәбез.12100
-
21 гыйнвар 2021 - 10:42«Алтын башак» хуҗалыгында проблемалы мәсьәләләр каралды Хакимият бинасында район башлыгы җитәкчелегендә 2020 елга «Алтын башак» ҖЧҖ эшчәнлеге буенча баланс комиссиясе утырышы булды.10200
-
21 гыйнвар 2021 - 16:17«Менделеевские новости» редакциясендә хуш ис яратучы кызлар очрашуы булды Чара «Татарстанның эшлекле хатын-кызлары» иҗтимагый оешмасы яклавында узды. Очрашуда иҗтимагый оешма Президенты Лиана Сәетова һәм аромастилист Елена Комадинская катнаштылар.9100
© ТАТМЕДИА. Все материалы, размещенные на сайте, защищены законом.
Перепечатка, воспроизведение и распространение в любом объеме информации,
размещенной на сайте, возможна только с письменного согласия редакций СМИ.
При поддержке Республиканского агентства по печати и массовым коммуникациям «ТАТМЕДИА».
Наименование СМИ: Менделеевск яӊалыклары (Менделеевские новости)
№ свидетельства о регистрации СМИ, дата: ЭЛ № ФС 77 - 73819 от 28.09.2018
выдано Федеральной службой по надзору в сфере связи,
информационных технологий и массовых коммуникаций
ФИО главного редактора: Искандарова Джулия Анатольевна
Адрес редакции: 423650, Республика Татарстан, Менделеевский р-н, г. Менделеевск, ул. Фомина, д. 20
Телефон редакции: (85549) 2-14-55
Политика о персональных данных
Антикоррупционная политика