Менделеевск яңалыклары

Менделеевск районы

Рус Тат
Җәмгыять

Сугышта аның өлеше

Күптән түгел шәһәрдәшебез, тыл һәм хезмәт, химия производствосы ветераны Миңниса Муллаәхмәтовна Шәйхәттаровага 90 яшь тулды. Яшьлеге сугыш елларына туры килә аның. 14 яшеннән эшкә керешкән Миңниса, күпләр кебек үк, "Барысы да фронт өчен", "Барысы да Җиңү өчен" дип тырыша. Ишле гаиләдә өлкән бала буларак, йорт мәшәкатьләренең дә байтагы аның җилкәсенә...

Күптән түгел шәһәрдәшебез, тыл һәм хезмәт, химия производствосы ветераны Миңниса Муллаәхмәтовна Шәйхәттаровага 90 яшь тулды.
Яшьлеге сугыш елларына туры килә аның. 14 яшеннән эшкә керешкән Миңниса, күпләр кебек үк, "Барысы да фронт өчен", "Барысы да Җиңү өчен" дип тырыша. Ишле гаиләдә өлкән бала буларак, йорт мәшәкатьләренең дә байтагы аның җилкәсенә төшә.
Әти-әнисе - химиклар, М.Шәйхәттарова да хлорлы барий цехына урнаша. Һәм 1967 елга кадәр - лаеклы ялга чыкканчы химзаводта эшли.
Сугыш чорындагы намуслы хезмәте медаль белән билгеләнә, бу бүләккә Җиңү юбилейлары медальләре өстәлә.
Миңниса Муллаәхмәтовна күркәм юбилеенда күпсанлы котлаулар кабул итте. Дүрт баласы, килен-кияүләре, оныклары һәм оныкчыклары яраткан кешеләренә түбәндәге теләкләрне җиткерделәр: "Сау-сәламәт һәм озак яшә, кадерле әниебез һәм әбиебез!"

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: юбилей Менделеевск яћалыклары