Менделеевск яңалыклары

Менделеевск районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Сулагай булу җиңелме?

13 августта Халыкара сулагайлар көне - сул кулга өстенлек бирүче кешеләргә багышланган рәсми булмаган бәйрәм билгеләнә. Бу дата алдыннан корреспондентыбыз Вәсилә Мортазина, шулай ук сулагай, заманча уң куллы дөньяда "коллегаларының" ничек яшәве белән кызыксынды. Виталия Петрова, БСМ скрипка сыйныфы чыгарылышы: - Сулагайлыгымнан аерым дискомфорт сизмим. Безнең музыка сыйныфындагыларның барысы да...

13 августта Халыкара сулагайлар көне - сул кулга өстенлек бирүче кешеләргә багышланган рәсми булмаган бәйрәм билгеләнә. Бу дата алдыннан корреспондентыбыз Вәсилә Мортазина, шулай ук сулагай, заманча уң куллы дөньяда "коллегаларының" ничек яшәве белән кызыксынды.
Виталия Петрова, БСМ скрипка сыйныфы чыгарылышы:
- Сулагайлыгымнан аерым дискомфорт сизмим. Безнең музыка сыйныфындагыларның барысы да кебек үк, кәманчаны (смычок) уң кулымда тотам, ә сулы белән кылларына басам. Абыем Алексей да сулагай. Өйдә дә, мәктәптә дә уң кул белән язарга өндәмәделәр.
Евгений Гырдасов, 86 нчы янгын часте хезмәткәре:
- Сулагай булу кыен түгел. Барысын да көзге чагылышында эшлисең - язасың, компьютер тычканын тотасың. Ашаганда калакның кайсы кулымда икәнлегенә игътибар да бирмим. Янгынчы һөнәренә килгәндә, монда төгәл таләпләр юк. Янгын җиңсәсен сул кул белән сүтәргә дә, утны сүндерергә дә була.
Айрат Гасыймов, юл-патруль службасы инспекторы:
- Мәктәптә кыенлыклар булмады, партадашым белән терсәкләр белән бәрешмәс өчен, "дөрес" утырырга тырыштым. Инспектор булгач, проблема белән очраштым: жезлны уң кулда тотарга кирәк, озак ияләндем. Сулагайларга "Ничек язасың? Кыен түгелме?" дигән сораулар бирергә яраталар. Сулагай балаларны дөресләргә тырышырга кирәкми, югыйсә үсешләрендә тайпылышлар булырга мөмкин.
Юрий Власенков, спортчы:
- Балачагымда сулагайлыкның уңай һәм тискәре яклары турында уйланганым булмады. Сулагайлык, җирән чәчләрем кебек үк, мине башкалардан аерып торучы үзенчәлегем. Көрәш белән ике ел шөгыльләнәм. Спортның бу төрендә сулагайлык мөһим түгел. Тренерым Илдар Халитович кына һәрвакыт исемә төшереп тора: "Син бит сулагай, кайсы яктан уңайлырак?" Әни ягыннан әбиемнең әнисе сулагай булган. Ә компьютер тычканын уң кулымда тотам, мускулларым да шул кулда көчлерәк. Мине берәү дә өйрәтергә тырышмады, тәҗрибә максатыннан кайвакыт уң кул белән ашыйм һәм язам. Язуым кыеграк чыга, ә калакны тотуы уңайлы.
Зәкия Әхмәдуллина, БИҮ кулланма-гамәли иҗат бүлеге мөдире:
- Безнең түгәрәккә сулагай балалар язылганда, башта кыенлыклар туа. Мәсәлән, бәйләргә өйрәткәндә андыйлар минем - уң куллы педагогның хәрәкәтләрен көзге чагылышы кебек кабатларга тырышалар. Ә болай барып чыкмый. Мин аларга уң кул белән бәйләп карарга тәкъдим итәм, күпләре өйрәнәләр, аеруча энәләр белән бәйләүне. Бер сулагай шәкертем крючок белән бәйләүне үзләштерде. Кәгазь белән эшләгәндә мондый кыенлыклар тумый. Безнең бүлекне тәмамлаган улым Ленар шулай ук сулагай. Кечкенә чагында сулагайлар турында китап алдым, аны бергәләп өйрәндек. Әйтергә кирәк, сулагайларның бәйләм, чигү эшләре, рәсемнәре бәйгеләргә куела һәм призлы урыннар яулый.
Резидә Сәлимгәрәева, "Менделеевск" МҮ хезмәткәре:
- Ул замандагы күпләр кебек, мин "дөрес өйрәтелгән" сулагай. Мәктәптә укытучы ручканы уң кулга тотарга мәҗбүр итә иде. Бу норма булып исәпләнде. Сул кулымны бәйләп куйганнарын да хәтерлим. Хәзер уң кул белән язам, ләкин күп эшләрдә сулагайлык өстенлек итә. Улларым Наил һәм Рамил дә сулагайлар, аларны "дөресләүне" кирәк дип санамадым.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Менделеевск Менделеевск яналыклары блицсораштыру