Менделеевск яңалыклары
  • Рус Тат
  • Суперәби сайланды

    7 нче "Алтын балык" балалар бакчасында (Елена Грицук) "Суперәби" бәйгесе узды. Анда районның ветераннар Советы рәисе Любовь Сорокина, "Химик" ТИҮ рәисе Әлфия Талыйпова, йорт комитеты рәисе Римма Тарасова катнашты. Өлкәннәр көненә багышланган чарада иң яхшы әби исемен алуга өченче яшь вәкилләре Раиса Иванова, Суфия Максютина һәм Розина Дорофеева дәгъва белдерделәр....

    7 нче "Алтын балык" балалар бакчасында (Елена Грицук) "Суперәби" бәйгесе узды.

    Анда районның ветераннар Советы рәисе Любовь Сорокина, "Химик" ТИҮ рәисе Әлфия Талыйпова, йорт комитеты рәисе Римма Тарасова катнашты.

    Өлкәннәр көненә багышланган чарада иң яхшы әби исемен алуга өченче яшь вәкилләре Раиса Иванова, Суфия Максютина һәм Розина Дорофеева дәгъва белдерделәр.

    Бәйге мәктәпкәчә яшьтәге балаларның музыкаль чыгышы белән башланды.

    Конкурсантлар үзең белән таныштыру, әкиятләр белү, оныкларының киемнәрен табып киендерү, иҗади сәләтләрен күрсәтү, сәхнә һәм аш-су осталыгы буенча биремнәрдә сыналдылар.

    Бәйге барышында Розина Тимершиновнаның җиде оныкның дәү әнисе булуы, Суфия Кимматовнаның кул эшләренә, Раиса Иванованың җыр-биюгә һәвәслеге ачыкланды. Алар җанатарларның хуплавы астында программада каралган һәр биремне тырышып үтәделәр.

    Нәтиҗәдә, Р. Иванова - суперәби, С.Максютина уңган хуҗабикә, Р.Дорофеева иң бай дәү әни булып танылдылар. Аларга дипломнар һәм бүләкләр тапшырылды.

    Раиса Геннадьевна район бәйгесендә катнашуга юллама алды.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: