Менделеевск яңалыклары

Менделеевск районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Сыйфат билгесенә тиң тормыш

22 октябрьдә сугышта катнашкан, Л.Карпов исемендәге химия заводы ветераны И.Колпаковка район башлыгы Игорь Привалов җитәкчелегендәге вәкиллекле делегация котлау миссиясе белән килде. 90 яшьлек юбилее хөрмәткә лаек менделеевлының өенә барып котлауга сәбәпче булды. Тантана героена Россия Президенты Владимир Путинның исемле открыткасын һәм истәлекле бүләк тапшырып, Игорь Анатольевич район елъязмасында якты эз...

22 октябрьдә сугышта катнашкан, Л.Карпов исемендәге химия заводы ветераны И.Колпаковка район башлыгы Игорь Привалов җитәкчелегендәге вәкиллекле делегация котлау миссиясе белән килде.
90 яшьлек юбилее хөрмәткә лаек менделеевлының өенә барып котлауга сәбәпче булды. Тантана героена Россия Президенты Владимир Путинның исемле открыткасын һәм истәлекле бүләк тапшырып, Игорь Анатольевич район елъязмасында якты эз калдырган кеше белән ихластан соклануын белдерде.
- Сез яшь буын өчен батырлык, фидакарьлек, Ватанны чиксез ярату үрнәге, - диде ул.
- Сезгә ныклы сәламәтлек һәм иминлек телим. Сезнең хезмәт сөючәнлегегез, югары һөнәри осталыгыгыз, туган предприятиегезгә тугры һәм һөнәрегезне зур җаваплылык белән башкаруыгыз күпләргә үрнәк булырлык, - диделәр Л.Карпов исемендәге химия заводының профсоюз комитеты рәисе Зөфәр Сәгъдиев, ветераннар советы рәисе һәм әгъзалары Роза Галиева, Фәйрүзә Ганиева, Нина Романова.
Халыкны социаль яклау идарәсе начальнигы Әлфия Салаватуллина, сугыш һәм хезмәт ветераннары советы рәисе Любовь Сорокина котлауларга кушылдылар.
Чыннан да Иван Александровичның искә алырлык һәм сөйләрлек сүзләре күп.
Иван Колпаковның балачагы гади крестьян гаиләсендә үтә. Сигез классны тәмамлагач ул Л.Карпов исемендәге заводның ФЗӨ мәктәбендә белгечлек ала һәм Казан шәһәренең авиация заводына эшкә җибәрелә. План һәм идеялар белән тулы тормыш башлана, ләкин кинәт башланган сугыш барысын да җимерә.
1942 елда И.Колпаков танк училищесына, аннан фронтка җибәрелә. Аның яу кыры буйлап атлаган урыннары бихисап - Сталинград, Белград, Курск дугасы, Украина, Балтыйк буе, Германия. Даугово янында Иван Александрович яралана. Аннан соң ни булганын гомере буена оныта алмый. Госпитальгә барганда Кызыл Тәре символикалы машиналар колоннасын дошман "мессер"ы утка тота.
Бер снаряд Колпаков утырган машинага эләгә. Аның белән рәттән яткан яралылар үлә, Иван контузия ала. 13 машинаның өчесе генә билгеләнгән урынга барып җитә. Оренбург госпиталендә танкчының хәлен "өметсез" дип билгелиләр. Кич белән дежур табиб "үлгән" дип, аны мәетләр туплау урынына озатырга куша. Иртән аларны төяргә кергән шәфкать туташлары куркышып, аннан йөгереп чыгалар. "Мәет"ләрнең берсе ыңгырашып куя... Колпаковны шунда ук палатага күчерәләр, ә дежур табибны фронтка озаталар.
Яраланудан соң И.Колпаков яшь солдатларны танк йөртүнең нечкәлекләренә өйрәтә, 1945 елда Германиягә җибәрелә һәм анда тагын өч ел хезмәт итә.
Кабат өенә кайткач, химия заводына эшкә килә. Казан химия-технология институтын тәмамлаганнан соң, предприятиедә баш механик була. Аңа күп вазифа йөкләнә, чөнки тара, силикат, транспорт һәм башка цехларны үзгәртеп кору бара.
1964 елда аңа химия заводының партия оешмасын җитәкләү вазифасын ышанып тапшыралар, әмма ике елдан ул элеккеге эш урынына кире кайта. Пенсиягә чыкканнан соң да заводта эшләвен дәвам итә.
Тугрылыклы тормыш иптәше Фаина Георгиевна белән менә дигән балалар үстерәләр. Ике уллары Менделеевскидан читтә - берсе Казанда, икенчесе Ульяновскида яшиләр, әтиләре янына еш кайталар.
Гомерен химия заводына багышлаган кызы Галина һәм кияве Леонид тәрбиясендә яши бүгенге көндә ветеран.

Лариса Кривилёва
Автор фотосы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Менделеевск Менделеевск яналыклары юбилейлар

2
X