Сыйфатлы хезмәт – төп максат
1999
0
0
Фәймә Вахриева "Юность" район мәдәният йортында медицина системасы хезмәткәрләренең традицион отчет җыелышы булды. Үзәк хастаханәнең баш табибы Мөслим Гилёв узган елгы эшчәнлеккә нәтиҗә ясады, киләчәккә планнар белән таныштырды. Бу өлкәдә билгеләнгән хезмәт юнәлешләренә, учреждениенең техник яктан тәэмин ителешенә, ремонт, реконструкция эшләренә тукталды. Халыкка хезмәт күрсәтү сыйфатына кадрлар җитмәве чагылыш табуы,...
Фәймә Вахриева
"Юность" район мәдәният йортында медицина системасы хезмәткәрләренең традицион отчет җыелышы булды.
Үзәк хастаханәнең баш табибы Мөслим Гилёв узган елгы эшчәнлеккә нәтиҗә ясады, киләчәккә планнар белән таныштырды. Бу өлкәдә билгеләнгән хезмәт юнәлешләренә, учреждениенең техник яктан тәэмин ителешенә, ремонт, реконструкция эшләренә тукталды. Халыкка хезмәт күрсәтү сыйфатына кадрлар җитмәве чагылыш табуы, яшьләрне кеше сәламәтлеген саклау хезмәтенә тарту һ.б. мәсьәләләр дә читтә калмады. Медиклар төрле категориягә аттестация узалар, осталык дәрәҗәләрен күтәрәләр.
Медицина учреждениеләрен кадрлар белән тәэмин итү буенча да күләмле эш алып барыла. Хәзерге көндә аларның гомуми саны - 449, табиблар - 59, шәфкать туташлары - 220. Кадрлар дефициты 37,4 процент тәшкил итә. Пенсия яшенә җиткәннәр 13 кеше. Лаеклы ялда булып та халыкка хезмәт күрсәтүчеләр - 18. Яр Чаллыдан Сәламәтлек саклау министрлыгы идарәсе җитәкчесе Илнур Шәрәфетдинов залдагыларның игътибарын бу өлкәдәге уңышларга һәм киләчәккә куйган бурычларга юнәлтте.
Район башлыгы Игорь Привалов чыгышында болай диде:
- Менделеевск халкының сәламәтлеге торышы медиклар кулында. җәмгыять сезгә ышаныч белән карый. Без, үз чиратыбызда, ак халатлы хезмәткәрләрнең эш шартларын яхшырту өстендә һәрдаим эшлибез.
Игорь Анатольевич сәламәтлек саклау өлкәсендә ирешкән уңышлары өчен педиатрия бүлеге мөдире Рәсинә Гәрәевага, поликлиниканың участок врач-педиатры Наталья Панферовага Мактау грамотасы һәм акчалата премия тапшырды.
Наркология кабинеты врач-психиатры Нурия Әхмәдуллина, стоматология бүлеге мөдире Ольга Залесинская, яшүсмерләр кабинеты шәфкать туташы Галина Изергина, гинекология бүлеге акушеры Назалия Шәрәфетдинова, гомумполиклиника медицина статисты Людмила Кравченко, гинекология бүлегенең палата шәфкать туташы Елена Захарова күпьеллык фидакарь хезмәтләре өчен хастаханә администрациясенең Мактау грамотасы һәм акчалата премиясе белән билгеләнделәр.
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз
Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
-
22 апрель 2021 - 16:07«Посёлок» ТИС территориясендә яшәүчеләр җиде төрле милли ризык турында сөйләделәр Икенче мәктәптә «Милли аш-су — халыклар дуслыгына ачкыч» исемле бәйрәм оештырылды.2000
-
22 апрель 2021 - 16:06Татар Кокшаны авылында сугыш кырында башларын салган якташларга һәйкәл куярга телиләр Халыкны кабул иткәндә шәһәрдәшебез район башлыгына шундый гозер белән мөрәҗәгать итте.2200
-
22 апрель 2021 - 15:15Балалар иҗат үзәгендә «Традицияләр һәм инновация ялганышында кулдан заманча тукучылык» өстәмә белем укытучылары өчен республика стажировкасы булды Аның төп максаты — станокларда туку традицияләрен саклау, аны ТРсы халыклары мәдәни мирасының бер өлеше буларак өйрәнү. Чарада Зәй, Яр Чаллы, Тукай, Алабуга, Әгерҗе һәм Ютазы районнары педагоглары катнашты.2400
-
22 апрель 2021 - 11:20Менделеевлылар һөнәри укый алалар Халык мәшгульлеге үзәге директоры Елена Мөхәмәдиева 2021 елда эшсез гражданнарны эшкә урнаштырганда юридик һәм шәхси эшмәкәрләрне дәүләт яклавы турында программа белән таныштырды.2900
-
20 апрель 2021 - 16:06Менделеевскида Виктор Соловьев исемендәге II муниципаль олимпиада узды С. Гассар ис. Мәдәният сараенда Туган якны өйрәнү музее белән берлектә Виктор Соловьев исемендәге II муниципаль олимпиада узды.7300
-
20 апрель 2021 - 15:11Теннис баталияләре Россия махсус олимпиадасы кысаларында «Батыр» спорт мәктәбендә өстәл теннисы буенча XVI республика ярышларының зона этабы узды.8800
-
20 апрель 2021 - 08:36Михаил Чаговский: «Мин сугышның икенче ягын күрдем» Һәр ветеранның үз язмышы. Михаил Константиновичныкы да үзенчәлекле. «МН» журналисты Рәхилә Мирзаянова элеккеге концлагерьлар тоткыны белән очрашты һәм аның сугыш елларында күргәннәре, тыныч тормыштагы лаеклы эшчәнлеге турында белеште.10100
-
22 апрель 2021 - 11:21Татарстанның икътисад министрлыгы вәкилләре эш визиты белән Менделеевск районында булдыларДелегация җитештерү мәйданчыкларында булды, предприятиеләрнең хезмәт коллективлары белән очрашты һәм алар белән аралашты.3100
-
22 апрель 2021 - 11:17Гадәттән тыш хәлләрдә яңа техника ярдәмгә киләчәк«Аммоний» АҖнең 79 нчы янгыннан коткару бүлегенә техника алынды.2700
-
15 апрель 2021 - 14:23КҮҢЕЛЛЕ ӘЛИФБА #19 / "Ө" хәрефе Татар әлифбасын балалар белән бергә өйрәнәбез.18700
-
15 апрель 2021 - 14:33Менделеевскида яшәүче Айгөл һәм Рәис Хәйретдиновлар бриллиант туйларын билгеләделәр Айгөл һәм Рәис Хәйретдиновлар кулга-кул тотынышып, мәхәббәт һәм тугрылык юлыннан 60 ел бергә атлыйлар.14800
-
15 апрель 2021 - 15:29Шәһәр ишегаллары төзекләндереләчәк Район башлыгы урынбасары Ләйсән Галеева Химиклар урамының 6, 7, 8 һәм 9 йортларында яшәүчеләр белән очрашты. Әлеге ишгаллары буйлап тротуарларны, парковка урыннарын төзекләндерү һәм юлларны киңәйтү планлаштырыла.14700
© 2011 - 2021. Менделеевск яӊалыклары (Менделеевские новости). Все права защищены.
© ТАТМЕДИА. Все материалы, размещенные на сайте, защищены законом.
Перепечатка, воспроизведение и распространение в любом объеме информации,
размещенной на сайте, возможна только с письменного согласия редакций СМИ.
При поддержке Республиканского агентства по печати и массовым коммуникациям «ТАТМЕДИА».
Наименование СМИ: Менделеевск яӊалыклары (Менделеевские новости)
№ свидетельства о регистрации СМИ, дата: ЭЛ № ФС 77 - 73819 от 28.09.2018
выдано Федеральной службой по надзору в сфере связи,
информационных технологий и массовых коммуникаций
ФИО главного редактора: Искандарова Джулия Анатольевна
Адрес редакции: 423650, Республика Татарстан, Менделеевский р-н, г. Менделеевск, ул. Фомина, д. 20
Телефон редакции: (85549) 2-14-55
Политика о персональных данных
Антикоррупционная политика
© ТАТМЕДИА. Все материалы, размещенные на сайте, защищены законом.
Перепечатка, воспроизведение и распространение в любом объеме информации,
размещенной на сайте, возможна только с письменного согласия редакций СМИ.
При поддержке Республиканского агентства по печати и массовым коммуникациям «ТАТМЕДИА».
Наименование СМИ: Менделеевск яӊалыклары (Менделеевские новости)
№ свидетельства о регистрации СМИ, дата: ЭЛ № ФС 77 - 73819 от 28.09.2018
выдано Федеральной службой по надзору в сфере связи,
информационных технологий и массовых коммуникаций
ФИО главного редактора: Искандарова Джулия Анатольевна
Адрес редакции: 423650, Республика Татарстан, Менделеевский р-н, г. Менделеевск, ул. Фомина, д. 20
Телефон редакции: (85549) 2-14-55
Электронная почта редакции: paradox_12@mail.ru
Учредитель СМИ: АО «ТАТМЕДИА»Политика о персональных данных
Антикоррупционная политика
Телефон АО «ТАТМЕДИА»: (843) 222 09 84