Табигать белән гармониядә
29 апрельдә Бондюг егете Александр Максютин үзенең олуг юбилеен билгеләде. Ул завод эшчеләренең күп балалы гаиләсендә дөньяга килә. Җидееллыкны тәмамлагач, әти-әниләре үрнәгендә цехка эшкә килә. Аннан хәрби хезмәткә чакыру алгач, Польша җиренә юллама белән армия сафларына озатыла. Танк батальоны командиры, сержант Александр Андреевич ул еллар хатирәләрен әле дә искә ала....
29 апрельдә Бондюг егете Александр Максютин үзенең олуг юбилеен билгеләде.
Ул завод эшчеләренең күп балалы гаиләсендә дөньяга килә. Җидееллыкны тәмамлагач, әти-әниләре үрнәгендә цехка эшкә килә. Аннан хәрби хезмәткә чакыру алгач, Польша җиренә юллама белән армия сафларына озатыла.
Танк батальоны командиры, сержант Александр Андреевич ул еллар хатирәләрен әле дә искә ала.
Туган йортына әйләнеп кайткач, А.Максютин эшче яшьләр мәктәбендә белем ала, аннан Казан химия-технология институтында читтән торып укый. Химия предприятиесендә 20 елга якын эшли, механик, берләштерелгән цех начальнигы, участок начальнигы була. Ул җитәкчелек иткән коллектив нәтиҗәле эшли, зур җаваплылык тоеп хезмәт куючылар арасында М.Некрасов, А.Муравьев, В.Гыйләҗетдинов, М.Хәбибуллин һәм башкалар була.
- Цехларда җиһаз иске, еш сафтан чыга, кайвакыт төнлә дә эшкә чакырып алалар иде. Күмәк көч белән алга куелган бурычны үтәргә тырыштык, - дип хатирәләр белән уртаклаша А.Максютин.
Хезмәт биографиясенең икенче этабы "Прикамнефть" белән бәйле аның. 14 ел буена А.Максютин Тын таудагы су бүлеп бирү заборында җитәкче була. Халык телендә бу объектны "стакан" дип атыйлар. Ул еллардагы яшүсмерләр кичләрен аңа кадәр барып җитсәләр дә, аның билгеләнеше турында уйланмаганнардыр.
- Ул нефть объектларын су белән өзлексез тәэмин итү һәм иң мөһиме - ул суны чистарту өчен файдаланылды, - дип аңлата ветеран. Чистарту бүлеген үткәннән соң су күз яше кебек чистарып чыга иде. Технология буенча шул таләп ителде.
Александр Андреевич кечкенәдән шахмат уены белән мавыга. Аны китап-журналлар ярдәмендә үзлегеннән өйрәнә. Һәм ярты гасырдан артык аңа тугрылыклы булып кала.
- Шахмат уйнаудан канәгатьләнү хисе алам. Аның белән шөгыльләнгәндә вакыт үткәне сизелми...
Ю.Дюжакин, Р.Абдрашитов, Н.Прохоров һәм башка шахматчылар Александр Андреевич өчен фикердәшләр, уен буенча партнерлар. Ул үзе уйнап кына калмый, башкаларны да өйрәтә, бу уен серләренә төшендерә, "Химик" спорт комплексында 8 нче балалар бакчасының ике төркеме һәм бер зурлар төркеме белән күнекмәләр үткәрә. Тәҗрибәле тренер кул астында 52 бала сәнгать булып танылган уенга өйрәнәләр.
А.Максютинның күңеленә тагын бер шөгыль - табигатьтә булу бик якын. Ул гөмбә, җиләк җыярга, балыкка йөрергә ярата. Үз-үзе һәм табигать белән гармониядә булу - ветеран гомере буена шушы принципка нигезләнеп яши.
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз
-
22 гыйнвар 2021 - 10:48Иң яхшы Халыклар дуслыгы йорты Халыклар дуслыгы йорты директоры Фирүзә Габдрахманова сүзләренә караганда, узган елда барлык чаралар да өч күренекле дата: ТАССРның –100 еллыгын, Бөек Ватан сугышында Җиңүнең – 75 еллыгын, район оешуның 35 еллыгын бәйрәм итү кысаларында оештырылды.3500
-
22 гыйнвар 2021 - 10:47Районда терлекчелек буенча ел йомгаклары уңай Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе начальнигы Илнур Фәрухшин сүзләренчә, 2020 елда терлекчелек продуктлары 335 миллион сумга җитештерелде, бу узган елның отчет чорына караганда 16 %ка артык.2800
-
22 гыйнвар 2021 - 10:46Татарстанда 13 яшьлек кыз югалган Мәктәп укучысы Яшел Үзәндә 18 гыйнварда югалган. Эзләү отрядының социаль челтәрләрдәге сәхифәсендә шул хакта хәбәр ителә.2700
-
21 гыйнвар 2021 - 16:26Менделеевск районында яшәүче хезмәт ветераны Оркыя Фатыйхова 90 яшен билгеләде Район башкарма комитеты җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Екатерина Ямалиева Оркыя Шәймөхәмәтовнаны 90 яшьлек юбилее белән котлады, аңа Россия Президенты Владимир Путин һәм район башлыгы Валерий Чершинцев исеменнән открыткалар, истәлекле бүләкләр тапшырды.4200
-
21 гыйнвар 2021 - 16:24Менделеевскида Бөтенроссия яшь хоккейчылар клубының зона ярышлары узды 20-21 гыйнварда «Айсберг» Боз сараенда «Алтын алка» яшь хоккейчылар клубы Бөтенроссия ярышларының зона этабы узды.4100
-
21 гыйнвар 2021 - 16:17«Менделеевские новости» редакциясендә хуш ис яратучы кызлар очрашуы булды Чара «Татарстанның эшлекле хатын-кызлары» иҗтимагый оешмасы яклавында узды. Очрашуда иҗтимагый оешма Президенты Лиана Сәетова һәм аромастилист Елена Комадинская катнаштылар.4600
-
21 гыйнвар 2021 - 14:54КҮҢЕЛЛЕ ӘЛИФБА #7 / "Е" хәрефе Татар әлифбасын балалар белән бергә өйрәнәбез.6600
-
21 гыйнвар 2021 - 10:42«Алтын башак» хуҗалыгында проблемалы мәсьәләләр каралды Хакимият бинасында район башлыгы җитәкчелегендә 2020 елга «Алтын башак» ҖЧҖ эшчәнлеге буенча баланс комиссиясе утырышы булды.6000
-
21 гыйнвар 2021 - 16:16Бөтендөнья татар конгрессының җирле бүлекчәсендә «перезагрузка»Халыклар дуслыгы йортында Бөтендөнья татар конгрессы Менделеевск бүлекчәсенең отчёт-сайлау җыелышы булды.4400
-
15 гыйнвар 2021 - 10:41Эшлекле очрашуда районның социаль-икътисадый мәсьәләләре каралдыРайон башлыгы Валерий Чершинцев РФ Дәүләт Думасы депутаты Әлфия Когогина белән территориянең социаль-икътисадый мәсьәләләрен тикшерде.10500
-
18 гыйнвар 2021 - 14:29Менделеевск районында ике автомобиль һәм «КАМАЗ»бәрелеште Автомобильләрнең берсендә бер яшьлек бала да була.10300
-
18 гыйнвар 2021 - 14:31Сугыш ветераны Билал Вәлиев: «Тормышны яратыгыз һәм игелекле булыгыз» 95 яшьлек юбилеен билгеләүче Билал Вәлиев яшь буынга шундый сүзләр белән мөрәҗәгать итте.10200
-
19 гыйнвар 2021 - 15:49Эшлекле киңәшмәдә яңа билгеләнүләр турында хәбәр иттеләр Хакимияттә предприятиеләр, оешмалар җитәкчеләре белән киңәшмәне район башлыгы урынбасары Ләйсән Галеева үткәрде.8600
© ТАТМЕДИА. Все материалы, размещенные на сайте, защищены законом.
Перепечатка, воспроизведение и распространение в любом объеме информации,
размещенной на сайте, возможна только с письменного согласия редакций СМИ.
При поддержке Республиканского агентства по печати и массовым коммуникациям «ТАТМЕДИА».
Наименование СМИ: Менделеевск яӊалыклары (Менделеевские новости)
№ свидетельства о регистрации СМИ, дата: ЭЛ № ФС 77 - 73819 от 28.09.2018
выдано Федеральной службой по надзору в сфере связи,
информационных технологий и массовых коммуникаций
ФИО главного редактора: Искандарова Джулия Анатольевна
Адрес редакции: 423650, Республика Татарстан, Менделеевский р-н, г. Менделеевск, ул. Фомина, д. 20
Телефон редакции: (85549) 2-14-55
Политика о персональных данных
Антикоррупционная политика