Менделеевск яңалыклары

Менделеевск районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Табигать һәм кешеләр иминлеге сагында

30 апрельдә янгыннан саклау хезмәткәрләре һөнәри бәйрәмнәрен билгелиләр. 86 нчы янгыннан сак бүлеге хезмәткәрләре һәр көнне башкара торган эшнең мөһимлеген бәяләп бетерерлек түгел. Бу һөнәр ияләре чит кайгыны үзләренеке кебек кабул итәләр, ару-талуны белмичә, тәүлекнең теләсә кайсы вакытында да ярдәмгә ашыгалар. Янгын сүндерүчеләргә һәм коткаручыларга күптөрле катлаулы бурычларны хәл итәргә...

30 апрельдә янгыннан саклау хезмәткәрләре һөнәри бәйрәмнәрен билгелиләр.
86 нчы янгыннан сак бүлеге хезмәткәрләре һәр көнне башкара торган эшнең мөһимлеген бәяләп бетерерлек түгел. Бу һөнәр ияләре чит кайгыны үзләренеке кебек кабул итәләр, ару-талуны белмичә, тәүлекнең теләсә кайсы вакытында да ярдәмгә ашыгалар.
Янгын сүндерүчеләргә һәм коткаручыларга күптөрле катлаулы бурычларны хәл итәргә туры килә. Әлеге һөнәрне батыр йөрәкле, тиз реакцияле, җаваплы, нык холыклы кешеләр генә үз итә ала. Янгынга каршы көрәш службасы бүлекчәсе нәкъ менә шундый хезмәткәрләрдән тора да инде.
2011 елның октябрь аеннан коллективны бу өлкәдә 17 ел стажы булган Александр Балясов җитәкли. Кечкенәдән ут белән көрәшүчеләр хезмәте белән кызыксынган егет Воронеж янгын-техник училищесын тәмамлый. 1998 елдан Менделеевск районында ут афәтеннән күпләрне саклап калырга булыша, соңгы дүрт елда начальник урынбасары булып хезмәт итә.
Шәхси состав 49 кешедән тора, 42се коткаручы квалификациясенә аттестация үткән. Янгынчылар киң белемле, яхшы физик формадагы белгечләр. Осталыкларын һәр көнне реаль эшләре, спорттагы һәм җәмәгать тормышындагы уңышлары белән раслыйлар. Җиңел атлетика, волейбол, гер спорты буенча аларга тиңнәр юк. Команда, хәрби җәелдерүләрдә уңышлы катнашып, икенче урын яулаган. Укулар, даими шөгыльләнүләр янгын сүндерү вакытын киметүгә китерә.
Узган елда 11 янгын теркәлгән, биш кеше һәлак булган, коткарылучыларның саны - 27, сигез корылма, ике техника берәмлеге, 752 мең сумга материаль байлыклар саклап калынган. Биш мәртәбә юл һәлакәтенә чакырылган коткаручылар ике кешегә ярдәм күрсәткәннәр. Мондый очраклар өчен бүлек гидравлик авария-коткару инструментлары, тимер кисү җайланмалары белән тәэмин ителгән.
Служба республика күләмендәге акцияләрдә катнаша. Февраль аенда "Торак-2012" дип аталганы буенча шәхси хуҗалыкларда, торак йортларда янгын куркынычсызлыгы торышын тикшерделәр. Халык белән очрашып, инструктажлар үткәрәләр, искәрмәләр өләшәләр. Районда экологик торыш турында да кайгырталар. Бу профилактик чаралар оештыруда чагыла. Янгын чыгу куркынычы янаган чорда күзәтү бүлекчәсе белән берлектә урман полосаларына, торфлы участокларга рейдлар оештырыла. Тәртип бозучыларга штраф каралаган.
Эш күрсәткечләре күп очракта шәхси составның керткән өлешенә бәйле. Начальник урынбасары Юрий Угольников, шоферлар Александр Штенников, Валерий Япаев, янгын сүндерүчеләр Александр Буланов, Владимир Евдокимовның хезмәте аеруча мактауга лаек, каравыл начальниклары Марат Шәйхетдинов, Алексей Богатов, Валерий Кузнецов, Айдар Гыйльметдинов үз эшләренең патриотлары. Бүлекчә командирлары Иван Николаев, Евгений Черемных та вазифаларын зур җаваплылык белән башкаралар. Службада хатын-кызлар да эшли. Агымдагы ел башыннан бердәм дежур-диспетчерлык службасы халыкка хезмәт итә. Биш кешедән торган бүлекчәне Наталья Байтуганова җитәкли.
Янгын сүндерүче һөнәре дөньядагы иң катлаулы һөнәрләрнең берсе һәм башкалар гомерен саклап калу өчен алар һәр мизгелдә үз тормышларын куркыныч астына куялар. Бүлекнең чын янгын сүндерүчеләре ару-талуны белми, һәрвакыт уяу, ут сызыгында торалар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Менделеевск яћалыклары