Менделеевск яңалыклары

Менделеевск районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Табигатьтә шашлык тыела

26 апрельдән Татарстан территориясендә янгынга каршы режим гамәлгә керде.

Янгын күзәтчелеге буенча республиканың баш дәүләт инспекторы урынбасары Максим Трущин республика халкына тиешле тыюлар турында искә төшерде. Белгеч белдерүенчә, бу чорда коры үлән, чүп-чар һәм торфлы туфракта учак ягу тыела. Шулай ук урманнарда һәм аңа якын урыннарда ачык утта ризык әзерләү рөхсәт ителми. Дачада җилсез көндә генә шашлык кыздырырга мөмкин, мангал йорттан һәм башка төзелеш корылмаларыннан алты метрдан да якын булырга тиеш түгел. Төп шарт – мангал янында бер чиләк су булу.

Янгынга каршы режим тәмамланганчыга – 16 майга кадәр, пиротехника һәм кытай фонарчыкларын кулланырга ярамый.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев