Менделеевск яңалыклары
  • Рус Тат
  • Таксистларга ышаныргамы?

    Юл-транспорт һәлакәтләре еш кына исерек шоферлар гаебе белән килеп чыга. Шунлыктан бүгенге көндә теләсә кемнең - җәяүленең, шулай ук машина йөртүче яки аның пассажирының тормышы куркыныч астында булырга мөмкин. Күптән түгел мин дә бу проблема белән очраштым. Мунчадан соң иптәш хатынымда шактый гына утырганнан соң, өемә таксида кайтырга булдым. Машина...

    Юл-транспорт һәлакәтләре еш кына исерек шоферлар гаебе белән килеп чыга. Шунлыктан бүгенге көндә теләсә кемнең - җәяүленең, шулай ук машина йөртүче яки аның пассажирының тормышы куркыныч астында булырга мөмкин.
    Күптән түгел мин дә бу проблема белән очраштым. Мунчадан соң иптәш хатынымда шактый гына утырганнан соң, өемә таксида кайтырга булдым. Машина бик тиз килде, шоферы аз сүзле. Чоловский урамында безне юл патруле туктатты. Инспектор шоферның исерек булуын ачыклады, документларыннан иминият кәгазе генә бар. Машина салонында ароматизатор эленеп торганлыктан, алкоголь исен сизмәдем. Полицейскийлар аны эшеннән читләштерде, миңа өйгә караңгы урамнан җәяү кайтырга туры килде.
    Ни өчен шулай, миңа бу аңлашылмый? Такси службасы эшчәнлеге өчен җаваплылар хезмәткәрләренә карата таләпчәнрәк булсыннар иде. Без аларга тормышыбызны ышанып тапшырабыз, өебезгә исән-имин әйләнеп кайтырга телибез.
    Ж.Хоҗиева
    Редакциядән: Бу очракта газета укучыга такси службасына шалтыратып, вакыйга турында диспетчерга хәбәр итәргә кирәк иде. Диспетчер, заказны үтәү өчен, клиентка икенче машина җибәрергә тиеш.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: