Менделеевск яңалыклары

Менделеевск районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Тамырлары җиргә береккән

Шушы көннәрдә Флүрә Әхкыямовна һәм Мирсәет Кәшбиевич Кәшбиевлар гаиләсе 50 ел бергә гомер итүләрен билгеләде. Икесе дә Татар Тәкәше авылында дөньяга аваз салган һәм тормышка ныклы адымнарын шунда ясаган юбилярларның тамырлары шушы җирдә. Ишле гаилә мөнәсәбәтендә ныгып үскән Флүрә һәм Мирсәет, гомер юлында очраган җил-давылларга бирешмичә, авырлыкларны җиңеп ныгыганнар. Мирсәетнең...

Шушы көннәрдә Флүрә Әхкыямовна һәм Мирсәет Кәшбиевич Кәшбиевлар гаиләсе 50 ел бергә гомер итүләрен билгеләде.
Икесе дә Татар Тәкәше авылында дөньяга аваз салган һәм тормышка ныклы адымнарын шунда ясаган юбилярларның тамырлары шушы җирдә. Ишле гаилә мөнәсәбәтендә ныгып үскән Флүрә һәм Мирсәет, гомер юлында очраган җил-давылларга бирешмичә, авырлыкларны җиңеп ныгыганнар. Мирсәетнең җиде балалы гаилә оясын авыр чир ятимләтә. Бәхетле йолдыз астында туган апасына һәм аңа язмыш озын гомер бүләк иткән. Мөстәкыйльлек сукмагына иртә баскан малай хуҗалык эшенә алына һәм узган елда гына, хезмәт стажын алтмышка тутырып, лаеклы ялга китә.
- Бу чорда кул нинди генә хезмәткә алынмады: ат та карадым, бозау да тәрбияләдем, иген үстерү нечкәлекләренә дә төшендем, механизатор таныклыгы алып, басулар эшкәрттем. Армия хезмәтенә алынгач кына авылдан өч елга аерылып тордым, - дип хатирәләрен яңарта Мирсәет ага.
Флүрә хезмәт юлын шулай ук колхозда башлый. Соңрак, һөнәр алу теләге белән, Алабуга училищесында ветфельдшерлыкка укый.
- Ул елларда хуҗалыкта 3 меңнән артык сарык исәпләнде. Мәшәкать күп иде. Һөнәремә кырык ел тугрылыклы булдым. Тырышып, бурычыбызны җиренә җиткереп үтәдек һәм күтәренке күңел белән, булганына ризалашып, тормыштан шатлык табып яшәдек, - дип сөйли Флүрә Әхкыямовна.
Кәшбиевлар дуслашып йөргән вакытларын сагынып искә алалар.
- Яшьләрнең очрашу-күрешү урыны авыл клубында булды. Авыр хезмәт көненнән соң көтеп алынган мизгелләр шунда уза: фильмнар карыйбыз, концерт, спектакльләр куябыз. Ул чакта гармунчы бик хөрмәтле кеше иде. Сыздырып уйнап җибәрү белән, бию түгәрәге оеша, капма-каршы такмаклар әйтелә һәм, әлбәттә, авыл урамнары моңлы җыр белән тула. Флүрә апагызны төшемдә күрдем һәм, бу юкка түгелдер, дип якынаерга булдым. Дүрт ел бер-беребезне сынадык һәм менә, ким-хур булмый, юбилей көннәрен дә җиткердек. Яшьләргә үгет-нәсыйхәтебез: гаилә оясын күз карасыдай сакласыннар. Чөнки анда - безнең үткән дә, хәзерге дә һәм киләчәк тә. Ә гаилә көче - сабырлыкта, бердәмлектә, - ди Мирсәет Кәшбиевич.
Чаллыда яшәүче кызлары Нурия белән кияүләре Зөфәр, Бәзәкәдә гомер кичерүче уллары Илшат һәм киленнәре Инзилә икешәр онык бүләк иткәннәр. Кечкенәдән әби-бабай янында буш вакытларын уздырырга яраткан балалар хәзер аларның кайгыртучылары да, булышчылары да. Авыл көнкүрешен, табигатен үз иткән Айгөл тормыш иптәше Рамил белән авылда төпләнеп калган. Хуҗалыкта эшлиләр, әби-бабалары белән аралашып, бер-берләренә терәк булып яшиләр. Аларга беренче оныкчыклы булу шатлыгын татытканнар. Марсель ерак Камчаткада контракт белән хезмәт итә. Уллары Илшат районның алдынгы механизаторы. Оныклары Марат автомеханика техникумы студенты, киләчәген шулай ук авылда күрә, хәзердән үк әтисеннән иген игү нечкәлекләренә өйрәнә. Кечкенә Алмаз дүрт ай элек кенә дөньяга килгән. Тамырлары белән җиргә береккән Кәшбиевлар гаиләсе арта, нәсел дәвам итә. Димәк, авылның киләчәге якты һәм ышанычлы.
Ф.Вахриева
Р.Сәхапов фотосы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Менделеевск Менделеевск яналыклары авыл