Менделеевские новости
  • Рус Тат
  • Ташу көтмәгәндә килмәсен өчен

    Дүшәмбе көннең эшлекле киңәшмәсе яңа урынга билгеләнүләрдән башланды. Билгеләнүләр "Нептун" идарәче компаниясе директоры итеп Алмаз Фәритович Искаков билгеләнде. Район Советының оештыру бүлеге баш белгече вазифасына Илшат Габделфәтович Кәшипов билгеләнде. Торак - балаларга Әти-әнисез калган балаларны торак белән тәэмин итү программасын гамәлгә ашыру кысаларында Ольга Николаевна Созоновага торак сертификаты тапшырылды. Хәлне...

    Дүшәмбе көннең эшлекле киңәшмәсе яңа урынга билгеләнүләрдән башланды.


    Билгеләнүләр

    "Нептун" идарәче компаниясе директоры итеп Алмаз Фәритович Искаков билгеләнде.
    Район Советының оештыру бүлеге баш белгече вазифасына Илшат Габделфәтович Кәшипов билгеләнде.

    Торак - балаларга

    Әти-әнисез калган балаларны торак белән тәэмин итү программасын гамәлгә ашыру кысаларында Ольга Николаевна Созоновага торак сертификаты тапшырылды.
    Хәлне анализлап, Игорь Привалов мәсьәләнең ятим балалар файдасына хәл ителүеннән канәгатьлеген белдерде һәм болай диде:
    - Бу әлегә районда беренче очрак, ләкин соңгысы булмас дип ышанабыз.

    Балыкчыга тугрылык өчен приз

    Яшьләр эшләре, спорт һәм туризм бүлеге начальнигы Александр Макаров район Башкарма комитеты җитәкчесе призына боз астында балык тоту фестивале нәтиҗәләре белән таныштырды.
    Александр Леонидович сүзләренчә, чарада Россиянең 11 регионыннан 69 кеше катнашты. 12 номинация буенча җиңүчеләр кыйммәтле бүләкләргә ия булды.
    Район җитәкчесеннән 37 мең сумлык суперпризы - мотобур бу кышкы спорт төренә тугрылыгы өчен Рамил Минһаҗевка бирелде.
    Әйтелгәннәрне йомгаклап, район җитәкчесе Игорь Привалов фестивальне оештыручыларга, бәйгенең төп спонсоры - "Ижминводы" санаториена, спортчыларга, территориясендә урын тәкъдим иткән "Ык Тамагы" ял базасына, халык күпләп җыелган урында тәртип саклаган эчке эшләр бүлеге һәм Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы, мәдәният бүлеге, үзәк шифаханә хезмәткәрләренә рәхмәт белдерде.
    - Ярыш кызыклы һәм мавыктыргыч булды. Киләсе елга Россия һәм Татарстан регионнарыннан тагын да күбрәк спортчыларны җәлеп итү өчен фестивальгә әзерлекне алдан ук башларга кирәк, - дип ассызыклады ул.

    Ташуга каршы чаралар турында

    Бу турыда мәгълүмат белән Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының ТР буенча район бүлеге әйдәп баручы консультанты Айдар Әхмәдуллин чыгыш ясады.
    Докладта әйтелгәнчә, Росгидромет мәгълүматы буенча, уртача тәүлеклек температураның күтәрелүе һәм язгы ташуның башлануы 30 мартка фаразлана.
    Тойма елгасындагы Шумный күперендә боз тыгылу нәтиҗәсендә Карпов исмендәге химия заводы, икмәк заводы, мунча һәм музей территориясенең бер өлешен су басу мөмкин. Су биеклеге кинәт күтәрелсә, Бөрешле, Иске Гришкин (Юраш елгасы), Камай (инеш), Татар Актыялы (Ахтыял елгасы), Монай (Монай елгасы) авылларында 15 йортка су килеп җитү куркынычы бар.
    Язгы ташуны контрольдә тоту һәм көтелмәгән хәл килеп чыккан очракта тиз арада чара күрү өчен ташуга каршы комиссия оештырылды, гадәттән тыш хәлләрне кисәтү һәм булдырмау өчен чаралар планы төзелде. Төп бурыч - су басарга мөмкин дип фаразланучы зоналарда су биеклеге дәрәҗәсен күзәтеп тору, транспорт коммуникацияләре, электр энергиясе белән тәэмин итү һәм элемтә линияләренең куркынычсызлыгын тәэмин итү, трансформатор подстанцияләре, йөзү җайланмалары, инженерлык, юл-төзелеш һәм башка аварияләрне торгызу өчен кирәкле техниканы әзерләү, халыкка эчәргә яраклы суның сыйфаты начарланган очрак өчен зарарсызландыру чаралары запасын әзерләү, торак йортлар яныннан карны чистарту буенча халык белән эшләү, кирәк булганда, продуктлар запасын кичектерми алып чыгу һ.б. лар.
    Район җитәкчесе Игорь Привалов авыл җирлекләре башлыкларын, барлык төр милек предприятие җитәкчеләрен, торак-коммуналь службаларны офислар һәм торак йортлар янындагы территорияләрне кардан чистарту буенча эшне активлаштырырга өндәде.
    - Ташуга каршы чараларны тиешле дәрәҗәдә әзерләү зарур, - диде вазифаи җаваплы шәхесләрне кисәтеп Игорь Анатольевич.

    "Ижминводы": кичә, бүген, иртәгә

    "Ижминводы" санаториеның 2011 елдагын финанс-хуҗалык эшчәнлеге нәтиҗәләре һәм 2012 елга үсешен фаразлау турында баш табиб Анатолий Нюхнин сөйләде.
    Анатолий Николаевич сүзләренчә, соңгы ике елда санаторий-курортта дәвалануга кызыксыну артты. 2011 елда юлламалар сатудан 184673 мең сум акча керде. Маркетинг сәясәтен грамоталы үткәрү 2012 елның беренче кварталында курортка килүчеләр санын сизелерлек арттырды. Агымдагы елда 15 меңнән артык кеше сәламәтлеген ныгытыр дип фаразлана һәм табыш 230 миллионга якын булыр дип көтелә. Социаль программаларны гамәлгә ашыру отышлы булмау сәбәпле, 2012 елда алар планлаштырылмый. Санаторий Россиядә генә түгел, аннан читтә дә популярлык казана. Дәвалау-сәламәтләндерү учреждениесе эшчәнлеге Россиянең санаторий-курорт системасы җитәкчелеге тарафыннан югары бәяләнә, күпсанлы бүләкләр шул турыда сөйли.
    Әйтелгәннәрне йомгаклап, Игорь Привалов болай дип билгеләде:
    - Нефтехимия һәм химия продукциясе җитештерү, авыл хуҗалыгы белән беррәттән туристлык һәм халыкның ялын оештыру бизнесы район икътисады үсеше нокталары булырга мөмкин.
    "Ижминводы" санаторие зур суммада салым түли, хезмәт хакы түләү буенча да башка предприятиеләр белән аермалык сизелә.
    Кама елгасы буе яхшы ял урыны булырга мөмкин. Бу төр бизнес турында уйланырга кирәк.

    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: