Менделеевские новости
  • Рус Тат
  • “Татарстан чаңгы юлы-2012”

    Якшәмбе көнне район җитәкчесе призына "Россия чаңгы юлы-2012" кысаларында «Татарстан чаңгы юлы-2012 ярышлары булды. Ярышларны район Башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Алексей Корниенко ачты. Ул спортчыларга күтәренке кәеф һәм җиңүләр теләде. Быел спортның бу төрен яратучылар артты. Чаңгыга 440 кеше чыкты. Беренчеләрдән булып предприятиеләр, оешмалар, учреждениеләр җитәкчеләре старт алды. Алар бер...

    Якшәмбе көнне район җитәкчесе призына "Россия чаңгы юлы-2012" кысаларында «Татарстан чаңгы юлы-2012 ярышлары булды.
    Ярышларны район Башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Алексей Корниенко ачты. Ул спортчыларга күтәренке кәеф һәм җиңүләр теләде.
    Быел спортның бу төрен яратучылар артты. Чаңгыга 440 кеше чыкты. Беренчеләрдән булып предприятиеләр, оешмалар, учреждениеләр җитәкчеләре старт алды. Алар бер километрлы дистанцияне үттеләр. Гөлсинә Әминова (7 нче мәктәп) һәм Игорь Кривилёв (Месеев КФХ) җиңү яуладылар.
    Шәһәр һәм авыл мәктәпләре укучылары арасында төрле яшь категорияләрендә беренче урыннарны Денис Антонов (Яңабирде мәктәбе), Максим Пикулев, Анастасия Гостева (Ижевка мәктәбе), Настя Чугунова (7 нче мәктәп), Алексей Николаев (Монаш мәктәбе), Алексей Угольников (Иске Гришкин мәктәбе) һәм Галина Нетребина (Тат.Чаллы мәктәбе) алдылар.
    Производство коллективлары спортчылары арасыннан Игорь Гаделшин, Павел Степанов, Елена Пигасова, Николай Малков ("Менделеевсказот" ҖЧҖ), Раиф Исхаков (Л.Я.Карпов ис. химзавод), Лидия Панкратова (Ижевка), Лариса Назарова ("Нептун" СК), Гөлсәрия Шәмсетдинова (Пенсия фонды), Тәнзилә Шәйхулова (7 нче мәктәп), Илсөяр Таҗиева (башкарма комитет), Виктор Леонтьев (икмәк заводы), Виктор Елизаров ("Батыр" спорт мәктәбе) беренче килделәр.
    Абрамовлар гаиләсе иң спорт сөюче дип танылды. Тәнзилә Шәйхуловага чаңгы юлы ветераны почетлы титулы тапшырылды, өч яшьлек Никита Назаров - иң яшь катнашучы.
    Финишта барлык теләүчеләр чәй белән сыйландылар.
    Ярышта җиңүчеләр район җитәкчелегенең Мактау грамоталары, акчалата премияләр, шулай ук "Бердәм Россия" партиясеннән махсус призлар белән бүләкләнделәр.

    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: