Татарстан эшмәкәрләре акча алачаклар
2021 елда Татарстанда эшмәкәрләргә үз идеяләрен тормышка ашыру өчен субсидияләр бирү башлана.
Үзмәшгуль гражданнар — 100 мең сумга кадәр, ә социаль эшмәкәрләр 500 мең сумга кадәр акча алачак. Бу хакта ТР Икътисад министрлыгының матбугат хезмәте хәбәр итә.
Акча «Кече һәм урта эшмәкәрлек һәм шәхси эшкуарлык инициативасына ярдәм итү» илкүләм проекты буенча бүленәчәк. Моннан тыш, ел башыннан Татарстан бизнесменнары 350 млн сумнан артык суммага микрозаймнар алды.
Шулай ук ТРсы Гарантия фондының поручительлеге белән эшмәкәрләргә 680 млн сум акча бирелгән. Бу бизнеска 4 млрд сумнан артык акча җәлеп иткән.
Татарстанда җитештерелгән продукцияне сатуны киңәйтү өчен республиканың Икътисад министрлыгы һәм ведомствога караган оешмалар бизнес вәкилләренә үз товарларын һәм хезмәтләрен маркетплейсларда теркәргә һәм сатарга ярдәм итә.
Быел Татарстан Республикасы бизнесына ярдәм итүгә 1,2 млрд сум бүлеп бирелгән.
Илкүләм проектлар Россиядә 2019 елдан башлап РФ Президенты Владимир Путин инициативасы буенча гамәлгә ашырыла.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев