Менделеевск яңалыклары

Менделеевск районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Татарстан урамында өй туе

Республиканың Премьер-министры Илдар Халиков шулай ук "Социаль ипотека" программасын гамәлгә ашыру кысаларында төзелгән Татарстан урамындагы 84 фатирлы 7 нче йортның икенче чиратын ачуда катнашты. Илдар Шәфкатович тантанага район башлыгы Игорь Привалов озатуында килде. - Йорт төзелеше 2013 елда башланды, - диде сәламләү чыгышында Игорь Анатольевич. - Узган елда без ике...

Республиканың Премьер-министры Илдар Халиков шулай ук "Социаль ипотека" программасын гамәлгә ашыру кысаларында төзелгән Татарстан урамындагы 84 фатирлы 7 нче йортның икенче чиратын ачуда катнашты.

Илдар Шәфкатович тантанага район башлыгы Игорь Привалов озатуында килде.
- Йорт төзелеше 2013 елда башланды, - диде сәламләү чыгышында Игорь Анатольевич. - Узган елда без ике подъездны куллануга тапшырдык. Бүген Бөек Ватан сугышы ветераннары, фронтовикларның толлары, күп балалы гаиләләр, ятим һәм әти-әнисе попечениесеннән калган балалар, бюджет өлкәсендә эшләүчеләр, Карпов исемендәге һәм "Менделеевсказот" химия заводлары хезмәткәрләре яңа фатирдан ачкыч ала.
Илдар Халиков "Мамадышстрой" ЯАҖ төзелеш-монтажлау эшләре мастеры Айрат Әһлиевка һәм шул ук оешманың өченче разрядлы балта остасы Рәмзил Гыйниятуллинга ТР Министрлар Кабинетының Рәхмәт хатларын тапшырды.
- Яңа фатирга күченүчеләрнең шатлыклы йөзләрен күрүе күңелле, - диде Премьер-министр. - Өй туен үткәрүчеләр арасында хөрмәтле ветераннар да бар. Без аларның сугышчан һәм хезмәт батырлыклары нәтиҗәсендә тыныч күк йөзе астында яшибез. Мин сезне истәлекле вакыйга белән котлыйм.
Символик тасманы Илдар Халиков, Игорь Привалов һәм сугыш ветеранының толы Елизавета Богатова кистеләр.
Елизавета Васильевна почётлы кунакларны яңа уңайлыклы фатирына алып керде, торак алуда йогынты күрсәткән республика һәм район җитәкчелегенә рәхмәт белдерде. Район башлыгы аңа телевизор бүләк итте.
- Мин дә үземнең апартаментымда булдым, - дип уртаклаша Бөек Ватан сугышы ветераны Леонид Сорвин. - Анда якты, киң, уңайлы. Озакламый өй туе ясарбыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Менделеевск яцалыклары объектларны ачу