Менделеевск яңалыклары
  • Рус Тат
  • Татарстанча төшке аш

    Республикада "Татарстанныкын сатып ал" медиаакциясе дәвам итә. Корреспондентларыбыз "Җирле җитештерүчеләр продукциясеннән генә иртәнге, төшке һәм кичке ашны әзерләп буламы?" дигән сорауга җавап эзләп, якын-тирәдәге кибетләргә юнәлделәр. - Безнең кибеттә Татарстан продукциясе киң ассортиментта куелган, - ди сатучы Лариса. - Болар - икмәк, сөт, казылык, кондитер әйберләре, шикәр, йомырка, сырлар, кетчуп,...

    Республикада "Татарстанныкын сатып ал" медиаакциясе дәвам итә. Корреспондентларыбыз "Җирле җитештерүчеләр продукциясеннән генә иртәнге, төшке һәм кичке ашны әзерләп буламы?" дигән сорауга җавап эзләп, якын-тирәдәге кибетләргә юнәлделәр.
    - Безнең кибеттә Татарстан продукциясе киң ассортиментта куелган, - ди сатучы Лариса. - Болар - икмәк, сөт, казылык, кондитер әйберләре, шикәр, йомырка, сырлар, кетчуп, спиртлы эчемлекләр, балалар өчен ризык.
    Бу кибеттән азык-төлек төяп чыкканда, без баш ваттык: иртәнге ашка нәрсә әзерләргә: эремчекле запеканка, сырниклар, омлет яки сөтле аш?
    Чираттагы кибеттә югарыда атап үтелгән товарлар исемлегенә Татарстан оны, свежий кыяр, помидор, яшел үлән, тавык, ит, фарш, ысланган казылык, кондитер әйберләре, үсемлек мае һәм атланмай, минераль су өстәлде.
    - Ярмалар, макарон - җирле җитештерүчеләрдән, хәтта чәй дә, Яңа ел бүләкләре дә бар, - диләр сатучылар.
    Шулай итеп, төше аш белән дә артык мәшәкать тумады. Тавык шулпасында токмачлы аш, бәлеш яки бишбармак әзерләргә була. Икенчегә - пылау яки төрле гарнир белән кәтлит. Салат өчен дә кирәкле ингредиентлар үзебезнеке: баздагы запаслардан, булмаса - базарда сайлау киң.
    - Продукция җитештерүченең кем булуы сезнең өчен мөһимме? - дип сорадык без менделеевлылардан.
    - Әлбәттә, мөһим, - дип җавап бирә Екатерина Скворцова. - Ничектер бавыр алдым, карасам - Аргентинадан икән. Кире куйдым, андый ерак җирдән килгән продуктларга ышанычым юк. Үзебезнеке ышанычлырак. Кишерне ни өчен Израильдән китерергә кирәк, ул бит үзебездә дә үстерелә.
    - Мин һәрвакыт үзебезнең продукцияне алырга тырышам, - ди Вера Нәбиуллина. - Җирле җитештерүчеләр сыр ясау өчен әзерләнгән савытта коенмыйдыр, дип ышанам. Күптән түгел Омскида шундый хәл булды. Безнең продукция һәрвакыт свежий, иң мөһиме - ул киштәгә кадәр кыска юл үтә.
    Һәм соңгысы: кичке ашка нәрсә әзерләргә? Шунда ахирәтем шалтырата: "Ирем балыктан кайтты. Биш килолы чуртан кирәкме?!"
    Әлбәттә, алам. Ул бит безнеке, Татарстанныкы!

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: