Менделеевск яңалыклары

Менделеевск районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Татарстанда авыл җирлекләрен үстерү өчен федераль бюджеттан 954 млн сум бирелә

2020 елда федераль акчаларны җәлеп итеп тугыз чараны гамәлгә ашыру планлаштырыла. 12 объектта эшләр башкарыла инде, алтысында әзерлек башланган.

«Авыл территорияләрен комплекслы үстерү» дәүләт программасы кысаларында республика федераль бюджеттан 954 млн сум чамасы акча алачак. Бу турыда ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының матбугат хезмәте хәбәр итте.

«Программа чараларын гамәлгә ашыру план буенча һәм билгеләнгән график буенча бара. Барлык максатчан күрсәткечләрне тулысынча үтәү планлаштырыла», — дигән республиканың авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрының беренче урынбасары Наил Залаков.

Торак шартларын яхшырту чаралары кысаларында 137 торак йорт төзелә. Торак яллау шартнамәсе буенча бирелә торган 122 йорт 2020 елның 1 декабренә кадәр сафка бастырылачак.

«Авыл территорияләрен комплекслы үстерү» дәүләт программасы буенча 132 проектны эшләтә башлау планлаштырыла, алар социаль һәм инженерлык инфраструктурасы объектларын төзү, капиталь ремонтлау һәм реконструкцияләү, транспорт чаралары һәм җайланмалары сатып алу буенча 444 чараны үз эченә ала.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев