Менделеевск яңалыклары

Менделеевск районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Татарстанда илкүләм проект буенча 44 юл объекты ремонтланачак

2020 елда Татарстанда «Куркынычсыз һәм сыйфатлы автомобиль юллары» илкүләм проекты буенча 44 юл челтәре объектын ремонтлаячаклар.

Әлеге максатларга 4,6 миллиард сумга якын акча юнәлдереләчәк, шуның 2,1 миллиарды – федераль бюджеттан. Бу хакта ТР Транспорт һәм юл хуҗалыгы министрлыгы хәбәр итә. Татарстанда «Куркынычсыз һәм сыйфатлы автомобиль юллары» илкүләм проекты узган елда гамәлгә ашырыла башлады. Аңа кадәр республика хәзерге вакытта илкүләм проект составына керә торган «Куркынычсыз һәм сыйфатлы юллар» өстенлекле федераль проектында катнашты. Узган елда Татарстанда әлеге илкүләм проект буенча гомуми озынлыгы 205,8 чакрым тәшкил иткән 173 юл объекты норматив хәлгә китерелгән. Илкүләм проектның өстенлекле бурычы – тиешле нормативларга туры килә торган юлларның өлешен арттыру. «Куркынычсыз һәм сыйфатлы автомобиль юллары» – илдә 2019 елның гыйнварыннан бирле РФ Президенты Владимир Путин инициативасы белән гамәлгә ашырыла торган 12 илкүләм проектның берсе.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев