Менделеевск яңалыклары

Менделеевск районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Татарстанда коронавируска бәйле чикләүләрне бетерүнең икенче этабы башлана

ТР Министрлар Кабинетының шул хактагы карары 24 июньнән соң чыгар дип көтелә.

Якын арада Татарстан коронавирус белән бәйле чикләүләрне бетерүнең икенче этабына күчәчәк. Бу хакта «Татар-информ» агентлыгында матбугат конференциясендә Роспотребнадзор хезмәтенең Татарстан буенча идарәсе җитәкчесе урынбасары Любовь Авдонина сөйләде.

«Коронавирус белән бәйле чикләүләрне бетерүнең икенче этабы күчеш мөмкинлеген федераль хезмәт белән килештерелде. Хәзер чикләү чараларын өлешчә бетерү мәсьәләсе карала. Министрлар Кабинетының бу хакта карары чыгачак», — диде Авдонина.

Хөкүмәт карары 24 июньнән соң чыгуы көтелә. «24 июньдә хәрби техника узу белән бәйле рәвештә, чикләүләрне бетерү буенча карар кабул итү 25 июньгә калдырылды. 24-25 июньнән соң чикләүләрне бетерүнең алдагы этаплары турында ачыграк мәгълүмат булачак», — диде Любовь Авдонина.

Ул җәйге сәламәтләндерү учреждениеләре оешмалары эше кабат башланачагын әйтте. Шулай ук, мәйданы 800 квадрат метрдан артмаган, аерым керү ишеге булган сәүдә объектларына ачылу рөхсәт ителәчәк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X